ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы административ бинасында янгын чыккан вакытта хезмәткәрләрне эвакуацияләү тәртибе буенча практик күнекмә үткәрелде

2020 елның 19 июне, җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы бинасында янгын чыгу очрагында хезмәткәрләрне һәм министрлыкка килгән гражданнарны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр уздырылды. Өйрәнүләр вакытында бинаның өченче катында шартлы янгын чыгу урыны билгеләнелде һәм бинадан кешеләрне чыгару чаралары күрелде.

Куркынычлык турында хәбәр бирүче сиренадан соң ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре тиз генә бинадан имин урынга чыктылар, хезмәткәрләр арасында социаль дистанция  (1,5 метр) үтәлде.

Эвакуация вакытының 4,5 минут вакыт эчендә төгәлләнүе хезмәткәрләрнең оешканлыгын һәм мондый гадәттән тыш очракларга яхшы әзерлеген күрсәтте.

Өйрәнүләр вакытында хәбәр итү системаларын, винтиляция, хезмәткәрләрнең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге тикшерелде.

Шулай ук  ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы "Матди тәэмин итү идарәсе"дәүләт бюджет учреждениесендә дә янгын яки башка гадәттән тыш хәл килеп туган очракта үз эшчәнлекләрен алып баручы хезмәткәрләрне эвакуацияләү буенча практик күнекмә үткәрелде.

Хезмәткәрләр шартлы гадәттән тыш хәл турында сигнал алган вакытта, шулай ук бинадан эвакуация башлану турында сигнал алган вакытта эш-гамәлләрне уңышлы эшләделәр. Структур бүлекчәләрнең җитәкчеләре тарафыннан ПГС хезмәткәрләре килеп җиткәнче һәм аннан соң, шулай ук тапшырылган структур бүлекчәләрнең хезмәткәрләрен эвакуацияләү тәмамланганнан соң кирәкле гамәлләр эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International