Татарстан Республикасының көндәшлеккә сәләтлелеге күбесенчә республика территориясендә Казан, Кама һәм Әлмәт (Идел-Кама метрополисы) 3 эре агломерациянең үсешенә һәм ролен көчәйтүгә бәйле. Казан агломерациясен үстерү турында 19.06 2020 елда ВКС режимында узган киңәшмә барышында сөйләштеләр, аны Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов үткәрде.
Киңәшмәдә катнашучылар бүгенге көндә булган проблемаларны билгеләделәр. Бу-авыл җирлекләренең социаль-мәдәни һәм ял итү хезмәтләре белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителмәве, Казаннан читтә эш урыннары җитмәү, Казан агломерациясен инженерлык белән тәэмин итүгә комплекслы якын килү булмау, территорияләрнең пространстволы үсешен координацияләүче бердәм орган булмау, муниципаль районнар арасында территориаль планлаштыру схемаларының координацияләнмәве, бердәм ГИС булмау. Әлеге проблемаларны хәл итү өчен, ТР Президенты Аппараты, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, ТР Дәүләт Советы, «ТР пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ һәм Казан Башкарма комитетлары, Биектау, Питрәч, Лаеш, Яшел Үзән, Югары Ослан районнары вәкилләре кергән эш төркеме составы билгеләнде.