Лаеш районында Нармонка авыл җирлеге генераль планы буенча гавами тыңлаулар узды

2024 елның 6 сентябре, җомга

ТР Пространство белешмәләре фондының җитештерү идарәсе җитәкчесе Владимир Кандалинцев Лаеш районының Нармонка авыл җирлеге генераль планы буенча гавами тыңлауларында катнашты.

Искәртеп үтик, әлеге генераль план, җирле халык һәм район администрациясе теләкләрен исәпкә алып, Фонд белгечләре тарафыннан эшләнелде. Җирле администрация вәкилләре В.Кандалинцев белән бергәлектә гавами тыңлаулар катнашучыларының сорауларына җавап биреп, генераль планга кертелә торган үзгәртүләргә аңлатма бирде.

Гавами тыңлаулар нәтиҗәләре буенча протокол төзелеп, катнашучыларның барлык тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен кертеп, нәтиҗә әзерләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International