ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2020 ел
җомга

ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Тахир Хөснетдинов рәислегендә үткән киңәшмәдә сүз шул хакта узды. «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ ТР муниципаль берәмлекләрендә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең генераль планнарын, инструкцияләрен эшләү һәм мондый документларны эшләү һәм килештерү процедурасының бердәмлегенә китерү буенча эш алып бара. Киңәшмә барышында Фонд, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм «Росреестрның ФКП " ФДБУ вәкилләре «Росреестрның ФКП» ФДБУ белгечләре тарафыннан бердәм дәүләт реестрына кертү алдыннан территориаль зоналарга карата куелган таләпләр буенча фикер алыштылар.

Тэги: Генерраль планнарны эшләү

13
март, 2020 ел
җомга

Кичә "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе президиумының агымдагы елда беренче утырышы булды.

Президиум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләре, республика министрлыклары һәм муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре һ. б. катнашты.

Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр буларак, территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелеше зоналаштыру, ТР торак пунктлары чикләре турында күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертү, муниципаль милектә булган гидротехник корылмаларны тоту мәсьәләләре каралды.

Тэги: Шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм генераль планнарны эшәү

5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин рәислегендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе, Татарстан Республикасы буенча «Кадастр палатасы» ФДБУ, «Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ һәм «Рослесинфорг»ФДБУ филиалы вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшче төркем утырышы узды.

 

Тэги: Шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм генераль планнарны эшәү

2
март, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы чиге турындагы белешмәләрне Бердәм күчемсез мөлкәт реестрына кертү эшләре барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

Фәнил Әһлиуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары белән чик буенча бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү өчен эш төркеме төзелгән.  

Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү эшен «Татарстан Республикасы киңлекләре белешмәләре фонды» дәүләт учреждениесе алып бара.

Республика чикләренең гомуми озынлыгы 3400 километрдан артык. Эш барышында 573 проблемалы чик өлеше ачыкланган. Күрше субъектлар  белән сөйләшүләрдә 202 чик өлеше буенча мәсьәлә хәл ителгән. Аерым алганда, Удмурт  Республикасы белән – 31 участок буенча, Чуваш Республикасы белән – 110 участок буенча һәм Самара өлкәсе белән – 61 участок буенча.

Татарстан белән Киров өлкәсе чикләре 250 километрга якын. Бу – Балтач һәм Кукмара районнары чикләре. Хәзерге вакытта 57 проблемалы участок калган.

Удмурт Республикасы белән чик буенча 54 проблемалы участок калган. Ижевскта Удмурт Республикасы эш төркеме белән киңәшмә уздырылган, кирәкле материалларны алмашканнар. Чикләрне килештерүне икенче кварталда тәмамларга җыеналар.

Башкортостан Республикасы белән чик озынлыгы 500 километр тәшкил итә. Хәзерге вакытта 66 проблемалы участок калган. Килештерү эшләре дәвам итә.

Оренбург өлкәсе белән чик 200 километрлап. Хәзергә 55 проблемалы участок бар. Чикләрне килештерүне икенче кварталда тәмамларга җыеналар.

Самара өлкәсе белән чик 400 километр чамасы. Хәзергә 26 проблемалы участок бар. Чикләрне килештерүне икенче кварталда тәмамларга җыеналар.

Ульяновск өлкәсе белән чик 400 километр тәшкил итә. Хәзергә 57 проблемалы участок бар. Материаллар алмашынган.

Чуваш Республикасы белән чик 500 километрдан артык. Хәзергә 12 проблемалы участок бар. Чикләрне килештерүне беренче кварталда тәмамларга җыеналар.   

Марий Эл Республикасы белән чик 300 километрдан артык. Хәзергә 44 проблемалы участок бар. Башлангыч картографик материаллар алмашынган.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы чикләрне билгеләү эшен 2020 елда – ТАССР төзелүнең 100 еллыгына  тәмамларга җыена, диде министр

Тэги: Шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм генераль планнарны эшләү

27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, «Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды» "ДБУ белән берлектә  архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә муниципаль берәмлекләрнең генераль планнарын әзреләүгә җаваплы муниципаль хезмәткәрләре  өчен белем бирү семинарлары әзерләде. Укыту генераль планнарны, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен эшләү сыйфатын арттыру һәм процессны тизләтү максатыннан үткәрелә.

Тэги: Шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм генераль планнарны эшләү

26
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча дәүләт мәгълүмат системасын булдыру сораулары буенча киңәшмә булды. 

Тэги: Шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм генераль планнарны эшәү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International