РФ Хөкүмәтенең 31.12.2021 ел, № 2608 карары белән, гамәлдәге линия объектларын реконструкцияләгәндә һәм капиталь төзекләндергәндә, архитектура-төзелеш проектында мәҗбүри үтәлергә тиешле техник таләпләр һәм шартлар расланды.
Карарда шулай ук мәҗбүри үтәлергә тиешле техник таләпләрне һәм шартларны бирү кагыйдәләре һәм гамәлдәге линия объекты хокукына ия булучыга кире кайтарылырга тиешле чыгымнар күләмен билгеләү кагыйдәләре дә бар.
Бүген “ТР Пространство белешмәләре фонды”нда Әгерҗе муниципаль районы белән берлектә территориаль планлаштыру схемасына (алга таба – СТП) төзәтмәләр кертү юлы белән торак пунктлар чикләрен билгеләү сораулары буенча киңәшмә узды. Аңа кадәр Фонд тарафыннан, генераль план кирәксезлеге турында карар кабул итү һәм СТП аша чикне билгеләү мөмкинлеге булган торак пунктлар анализланып, җирлекләр исемлеге әзерләнде.
Бүген Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең кадастр эшләре һәм җир төзелеше идарәсе башлыгы М.Д. Харитов җитәкчелегендә Россия Федерациясе субъектлары арасында чикләр турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү сораулары буенча киңәшмә үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Ярышлар Яшел Үзән шәһәрендә «МАЯК»спорт комплексы базасында узды. Ир-атлар өчен – 3 километр, хатын – кызлар өчен 1 километр дистанция урнаштырылды.
Хөрмәтле хатын-кызлар!
Сезне 8 Март - наз, яз, мәхәббәт һәм игелек бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
4 мартта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин җитәкчелегендә РФ субъектлары – Татарстан һәм Самара өлкәсе арасындагы чикне билгеләү өчен оештырылган эш төркеме утырышы узды.
Бүген Татарстан һәм Чуваш Республикалары арасындагы чикне билгеләү буенча эш төркеме утырышында ике як вәкилләре РФ субъектлары арасындагы Килешү төзеп, аны имзаларга килешенде.
Бүген ТР Финанс министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган бурычларны киметүгә һәм салымнар буенча җитешсезлекләргә бәйле чираттагы атналык киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты) вәкилләре катнашты.
Министр урынбасары Максим Рогожкин Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эш төркеменең чираттагы атналык утырышын уздырды, анда ДБУ «ТР пространство мәгълүматлары фонды» директоры Айрат Усманов катнашты. Киңәшмәгә видеоэлемтә аша ТР Президенты Аппараты, «ТР пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Кадастр палатасы һәм ТР буенча Росреестр идарәсе вәкилләре дә кушылды.
Татарстан Республикасы Бәяләүчеләр союзы эксперт оешмалары белән хезмәттәшлектә, күчемсез милек бәяләренә мониторинг җыентыгында күчемсез милек объектларын, җир кишәрлекләрен һәм аренда ставкалары анализланды