ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2021 ел
дүшәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы милкендәге мөлкәтне озын срокка һәм льготалы шартларда кече һәм урта эшмәкәрле субъектларына тапшыру өчен аренда килешмәсе төзү хокукына аукцион игълан ителде.

Арендага тапшыру срогы – 6 ел

Аренда түләве:

Арендалауның беренче елында – 0 процен;

Арендалауның икенче елында – 0;

Арендалауның өченче елында – 25 процент;

Арендалауның дүртенче елында – 50 процентов;

Арендалауның бишенче елында – 75 процентов;

Арендалауның алтынчы һәм аннан соңгы елларында – мөлкәтнең базар бәясе нәтиҗәләре буенча билгеләнгән аренда бәясенең 100 проценты күләмендә.


13
август, 2021 ел
җомга

Бүген Марий Элда узган киңәшмәдә Татарстан һәм Марий Эл Республикалары арасында административ чикне билгеләүче эшлекле проект килешенде.

Бүген ТР Финанс министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган бурычларны киметүгә һәм салымнар буенча җитешсезлекләргә бәйле чираттагы атналык киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты) вәкилләре катнашты.


12
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

"Татарстан Республикасының бәяләүчеләр Союзы" Коммерцияле булмаган партнерлыгының Мүгариф буенча комитетының уртак утырышында  киләсе елның 12 августында узачак Союзның 10-еллыгына багышланган мәсьәләләр хакында фикер алышынды.


9
август, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин рәислегендә Татарстан Республикасының шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча дәүләт мәгълүмат системасын  булдыру һәм алып бару сораулары буенча киңәшмә үтте.

2021 елның 31 июленә дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 267,99  млн сум салым булмаган табыш керде. Татарстан Республикасы бюджеты каршында бурыч йөкләмәсе 31.07.2021 көн торышына 95,95% ка үтәлде.


7
август, 2021 ел
шимбә

Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР җир һәм мөлкәт мәнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

 


6
август, 2021 ел
җомга

ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы  Татарстан Республикасы финанс Министрлыгы тарафыннан видеоконференцэлемтә режимында үткәрелүче атналык киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәдә Федераль салым хезмәте Идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Идарәсе, суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча палаталары (идарәсе, комитеты), Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашты.


5
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Ике республика арасындагы чиктәш чикләрне урнаштыру мәсьәләсен хәл итү максаты белән "ТР Пространство белешмәләре фонды" ДБУ геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин кабат Удмуртия Республикасы вәкилләре белән очрашты.

 


4
август, 2021 ел
чәршәмбе

«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 02.07.2001 ел, № 360-ФЗ Федераль закон (алга таба – 360-ФЗ Закон) «дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законга (алга таба – 44-ФЗ номерлы Федераль Закон) үзгәрешләр кертә. Аерым алганда, тәэминатчыны (подрядчыны, башкаручыны) билгеләү тәртибен камилләштерү һәм сатып алуның барлык тормыш циклында электрон документ әйләнеше кертү, шул исәптән электрон актлау күздә тотыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International