Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев видеоконференцэлемтә режимында "Файдалануга тапшырылган объектка милек хокукын рәсмиләштерү" юнәлеше буенча эшче төркем утырышында катнашты. Утырыш барышында катнашучылар дәүләт кадастр исәбен алу һәм файдалануга тапшырылган күчемсез милек объектын дәүләт теркәве алгоритмы турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Кичә Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин җитәкчелеге астында Татарстан чикләрен билгеләү буенча эш төркеме утырышы узды.
Киңәшмәдә “Пространство белешмәләре фонды” учреждениесе директоры Руслан Комаров белән гедезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин да катнашты. Видеоконференциягә шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Росреестр идарәсе, Әгерҗе районының башкарма комитеты, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Палатасы, “Волго-Вятскуправтодор” ФКУ вәкилләре дә кушылды.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин җитәкселегендә «Таткоммунэнерго «РПО» АҖ, «Электр челтәрләре» ТР ДУП, «Теплоэнергосети»ТР ДУП вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәдә элеккеге «Спартак» фабрикасы һәм якын - тирә территориядәге күчемсез милек объектларын электр һәм җылылык белән тәэмин итү, шулай ук эксплуатацияләнүче оешмаларга Электр челтәре һәм котельныйны тапшыру сораулары каралды.
Бүген мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Хөкүмәт делегациясе составында эш визиты белән Кайбыч муниципаль районында булды.
Делегация составында шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина да бар иде.
Россия Банкы вакытны файдалы кулланырга һәм үзенең финанс грамоталылыгын арттырырга тәкъдим итә, моның өчен ул махсус сайт булдырды fincult.info. Сайтта экспертлар гади сүзләр белән катлаулы темаларны аңлаталар. Мәсәлән, анда сорауларга җавап табарга була:
Нәрсә ул кредит каникуллары, һәм кем хокуклы аларга? Өйдән чыкмыйча гына финанс мәсьәләләрен ничек хәл итәргә? Нәрсә ул фишинг, һәм мошенниклар кармагына ничек эләкмәскә? Кем ул кара кредиторлар, һәм ничек аларның корбаны булмаска? Нәрсә ул финанс планлаштыру, һәм ничек аның ярдәмендә миллион тупларга?
«Грабли» бүлегендә финанс мошенниклары белән очрашкан кешеләрнең тарихлары тупланган. Финанс культурасы редакциясе мондый хәлләрдә үзеңне тоту һәм акчаларны югалтмау йчен киңәшләр бирә.
Бүген ТР Финанс министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган бурычларны киметүгә һәм салымнар буенча җитешсезлекләргә бәйле чираттагы атналык киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты) вәкилләре катнашты.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2021 елның 1 яртыеллыгында эш нәтиҗәләренә һәм Министрлык оешуга 30 ел тулуга багышланган коллегия утырышы узды, анда Коллегия әгъзалары, ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, министрлыклар һәм ведомстволар, территориаль федераль хакимият органнары, төрле профильле оешмалар, шулай ук Министрлык ветераннары катнашты.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин җитәкчелегендә татарстан Республикасының Әтнә һәм Питрәч муниципаль районнары вәкилләре белән «Җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмат ресурсы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы кысаларында шәһәр төзелеше документларын эшләү сораулары буенча киңәшмә үтте.
Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе старт алды, ул республикада 2007 елдан бирле хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы инициативасы һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән үткәрелә.