ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2021 ел
җомга

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин рәислегендә видеоконференция режимында  Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыклары белән шәһәр төзелеше документларын эшләү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылды. Алга таба һәр муниципалитет белән киңәшмә булачак, аның барышында муниципаль районда шәһәр төзелеше документациясенең хәзерге торышы, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең генераль планнарын һәм кагыйдәләрен эшләгәндә барлыкка килә торган проблемалы мәсьәләләр, шулай ук торак пунктларның һәм территориаль зоналарның чикләрен кадастр исәбенә куюның йөз процентлы күрсәткеченә ирешү өчен гамәлләр тәртибе билгеләнәчәк.

Бүген ТР Финанс министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган бурычларны киметүгә һәм салымнар буенча җитешсезлекләргә бәйле чираттагы атналык киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты) вәкилләре катнашты.

 

Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБО вәкилләре катнашында видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.

Бүген Татарстан пространство мәгълүматлары фондында региональ фондлар вәкилләре – Башкортстанның “Дәүләт кадастр бәяләү һәм техник инвентаризация” учреждениесенең пространство мәгълүматларын җыю һәм фондны алып бару бүлеге җитәкчесе Альберт Гыйләҗетдинов һәм Санкт-Петербургтагы “Шәһәр төзелеше эшчәнлеген мәгълүмати тәэмин итү үзәге” оешмасының Пространство мәгълүматлары һәм инженер эзләнүләре фондын алып бару идарәсе вәкилләре кунак булды. 

 

Видеоконференция режимында икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары Россия Федерациясе Президенты А.Ю. Иванов Россия Федерациясе субъектларында яңа инвестицион проектларга ярдәм итү системасын эшләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

Сораулар буенча йикер алышуда видеоконференцэлемтә режимында министрның беренче урынбасары Артур Галиев һәм җир ресурслары идарәсе башлыгы Нина Захарова катнаштылар.


2
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет вәкиле, «ТР Бәяләүчеләр союзы» Коммерциясез партнерлыгы башкарма директоры Олег Булгаков катнашында коррупциягә каршы көрәш сораулары буенча чираттагы ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы комиссия утырышы киңәшмә үтте.

Утырышны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин үткәрде.


1
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген илнең барлык мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узды. 

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Олы Кайбыч һәм Кошман урта мәктәпләрендә Белем көненә багышланган чараларда катнашты.

Ул педагогик коллективны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын уку елы башлану белән котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Белем көне уңаеннан мөрәҗәгатен җиткерде, укучыларга яңа ачышлар, уңышлы шөгыльләр һәм яхшы бәяләр теләде.

Казанда «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстанның нефтегазохимик форумы ачылды. Бөтен дөньядан килгән 150 оешма вәкилләре биредә замана таләпләренә туры килгән нефтехимик тармакның перспективалары хакында аралашачак.

Фән һәм технологияләр елына багышланган форумда геодезия, энергетика, химия һәм нефть сәнагәтенә бәйле унлап күргәзмә, конференция һәм түгәрәк өстәл оештырылды. Шулай, «Геодезия һәм геомәгълүмат буенча актуаль сораулар» Х Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә «ТР Пространство берләшмәләре фонды» директоры Руслан Комаров та чыгыш ясады.

 


27
август, 2021 ел
җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы республика халкын Татарстан Республикасы көне белән котлый!

Бүген ТР Финанс министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган бурычларны киметүгә һәм салымнар буенча җитешсезлекләргә бәйле чираттагы атналык киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты) вәкилләре катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International