2021 елның 31 августы торышына дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 410,52 миллион сум салым булмаган табыш керде. Бюджет йөкләмәсе Татарстан Республикасы бюджеты каршында 31.08.20021 елга 104,27% ка үтәлгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 11.09.2021 1805-р карары белән Татарстанның дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан чыгарылган норматив-хокукый актлар проектларына кушымта булып торган картографик материалларны рәсмиләштерү буенча Методик киңәшләрне раслады.
Торак пунктларның чикләре турындагы мәгълүматларны Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) кертү буенча эшләрнең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүгенге көндә ЕГРНда 3119 торак пунктның 1030ы (33%) чикләре турында мәгълүматлар бар. Министрлыкның җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 671 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Төрле башкаручыларның эшендә 306 җирлекнең генераль планнары бар, аларның үтәлеше меңнән артык (1051) торак пунктларның чикләрен кадастр исәбенә куюны тәэмин итәчәк. Шулай итеп, 325 муниципаль берәмлекнең генераль планнарын эшләргә һәм, димәк, бер меңнән артык торак пунктның (1038) чикләрен кадастр исәбенә куярга кирәк.
Фәнил Әһлиуллин билгеләп үткәнчә, 2018 елдан җирлекләрнең генераль планнары белән (253 Генплан) 857 торак пунктның чикләре билгеләнгән, әмма 771 торак пункт чикләре кадастр исәбенә куелган.
Министр искәрткәнчә, территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналаштыру документларын раслау буенча эшләрне тәмамлау булып, ЕГРНга торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре турында белешмәләр кертү тора.
2018 елдан алып бүгенге көнгә кадәр 102 авыл җирлеге расланган. Әмма территориаль зоналар кадастр исәбенә аларның 10сы буенча гына куелган.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында муниципаль берәмлекләрнең шәһәр төзелеше документларын эшләү буенча киңәшмәләр сериясе дәвам итә. Бүген Татарстан Республикасының Әтнә, Яшел Үзән һәм Питрәч муниципаль районнары вәкилләре тиешле мәгълүмат белән чыгыш ясады. Әлеге районнар Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2429 номерлы карары нигезендә тормышка ашырыла торган җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмат ресурсын булдыру буенча экспериментта катнашалар.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Алиев 2021 елда ятим балалар өчен торак урыннар сатып алу мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Бу сорауны карауда «ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБО һәм Чүпрәле, Менделеевск, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Тәтеш муниципаль районнары вәкилләре катнашты. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча катнашучылар кыска вакыт эчендә файдалануга тапшырылган торак йортларның дәүләт кадастр исәбенә куелуын тәэмин итү кирәклеге турында карар кабул иттеләр.
“ТР Пространство белешмәләре фонды” рәсми сайтының “Эшчәнлек” бүлегендә рус һәм татар телләрендә Татарстан Республикасы географик объектлары каталогы урнаштырылды.
Әлеге каталог “ТР ПБФ” ДБУ белгечләре тарафыннан географик объектлар атамаларын бертөрле куллану, аларны исәпкә алу һәм саклау максаты белән булдырылды. Нигез итеп РФ Географик атамалар дәүләт каталогы алынды, аңа өстәп ТР Юстиция министрлыгының Татарстанда административ-территориаль берәмлекләр һәм торак пунктлар Реестры мәгълүматлары да кулланылды. Соңыннан Фонд тарафыннан документ структурасын булдыру һәм торак пунктларның татар телендәге атамаларын урнаштыру буенча зур эш башкарылды.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында торак пункт чикләре һәм территориаль зоналар турындагы мәгълүматларны Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү эшләрен тоткарлаучы мәсьәләләр тикшерелде. Министр Фәнил Әһлиуллин җитәкчелеге астында узган киңәшмәдә Татарстанның Лениногорск, Биектау һәм Апас муниципаль районнары вәкилләре шәһәр төзелеше документларының нинди хәлдә булуы турында сөйләде.
Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин “ТР Пространство белешмәләре фонды” хезмәткәрләре белән очрашты.
Министр Фонд өч ел гына эшләвенә карамастан, үз өлкәсендә бик күп хезмәт башкаруын ассызыклады. Регион турында яңартылган картографик-геодезик мәгълүмат белән фонд архивын тулыландыру, татар һәм рус телләрендә географик объектлар атамалары каталогын алып бару, территориаль планлаштыруны тәртипкә салу, ТР чиген билгеләү – болар Фонд эшчәнлегенең бер өлеше генә.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында 2022 елда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан җир кишәрлекләренең дәүләт кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, шулай ук «дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе вәкилләре катнашты. Киңәшмә барышында эшләрне башкаруның агымдагы вәзгыяте, шулай ук булган проблемалы мәсьәләләр тикшерелде.
Территориаль планлаштыру, кадастр исәбе, шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча дәүләт мәгълүмат системасын булдыру, чикләрне билгеләү, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре һәм генераль планнарны эшләү мәсьәләләре буенча КДАТУ студентлары Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин белән фикер алыштылар. Министр студентларга территориаль планлаштыру мәсьәләләре турында сөйләде.