ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы сезне чын йөрәктән бәйрәм белән – Халыкара олылар көне белән котлый!

Үзегезнең намуслы хезмәтегез белән сез Татарстан Республикасы һәм безнең министрлык тарихына якты яңа бит яздыгыз, ә безнең – яшь буын өчен,  сез һәрвакыт эш сөючән, җаваплы һәм үз эшенә тугърылык үрнәге булып калачаксыз.

Сезгә һәм Сезнең якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф, озын бәхетле гомер итүегезне телибез. Яныгызда һәрвакыт яраткан һәм кайгыртучан балаларыгыз, оныкларыгыз һәм ышанычлы дусларыгыз булсын. Бәйрәм белән сезне!


30
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген, Халыкара өлкәннәр көне алдыннан, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының хезмәт ветераны Вәлиуллин Рәфхәт Фатыйх улы белән өенә барып очрашты. Вәлиуллин Рәфхәт дәүләт милкен хосусыйлаштыру буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты каршында торучыларның берсе иде.

Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте, шулай ук Министрлык коллективы исеменнән ветеранга сәламләү сүзләрен җиткерде һәм ТАССРның 100 еллыгы истәлекле билгесен, чәчәкләр һәм азык-төлек җыелмалары тапшырды. «Зур канәгатьләнү һәм рәхмәт хисләре белән сезгә ТАССРның 100 еллыгы истәлекле билгесен, Татарстан Республикасы үсешенә, шул исәптән Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгын торгызуга һәм үстерүгә керткән зур өлешегезне тану буларак та тапшырабыз. Без Сезнең казанышларыгызны югары бәялибез һәм хөрмәтлибез", - дип билгеләп үтте министр һәм ветеранга һәм аның тормыш иптәше Нәсимә Газиз кызына нык сәламәтлек, күңел җылысы, озын һәм бәхетле гомер теләде.


28
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев ТР ССПда Татарстан бизнес-бергәлеге белән эшләүче һәм эшкуарларга ярдәм күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре белән очрашты.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы «Матди тәэмин итү идарәсе» дәүләт бюджет учреждениесе янгын куркынычсызлыгы сагында торучыларны укыту максатыннан 24 сентябрь көнне шартлаткыч җайланмага охшаган предметны табып эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үтте. План һәм сценарий нигезендә өйрәнүләр шартлату корылмасына охшаган административ бинада предметны табу турында мәгълүмат килде. Хәбәр итү системалары аша мәгълүмат учреждение хезмәткәрләренә җиткерелде, шуннан соң учреждение хезмәткәрләре оешкан төстә бинадан китте.


26
сентябрь, 2020 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Казан шәһәренең Үзәк стадионында җиңел атлетика буенча спорт ярышлары узды.

Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары һәм Россия Федерациясе дәүләт идарәсе органнарының территориаль структуралары вәкилләре үзләренең спорт осталыкларын, чыдамлылыгын һәм тизлеген күрсәттеләр.

Тэги: ТР дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы

25
сентябрь, 2020 ел
җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы милкендә булган мөлкәтне арендалау килешмәсе төзү хокукына аукцион игълан ителде.
Аренда килешүенең гамәлдә булу срогы-5 ел.
Максатчан билгеләнеше: сәүдә.

 

Тэги: ТР дәүләт милкен сату

24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев видеоконференция режимында юридик затлар милкендә булган зиратларны җир кишәрлекләре белән тәэмин итү сораулары буенча киңәшмә үткәрде.

Тэги: Зиратлар астындагы җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды.

Утырышта 2020 елның сигез ае эчендә компания бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды, октябрь аена һәм агымдагы елның дүртенче кварталына бюджеты расланды.

Утырышта катнашучылар «Татнефть»ГАҖ нефть химиясе комплексы проектын гамәлгә ашыруның барышы белән таныштылар. Директорлар советы нефть-газ химиясе комплексын алга таба үстерү буенча актуаль программаларны хуплады. Проектны гамәлгә ашырганда экологик куркынычсызлыкка аерым игътибар бирелә: иң яхшы технологияләрне кулланудан тыш, җитештерүнең экологик нәтиҗәлелеген тамырдан яхшыртучы проектлар карала.

 

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы шартлы гадәттән тыш хәлләр булган очракта хезмәткәрләрне һәм министрлыкка килгән гражданнарны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр уздырылды. Өйрәнүләр вакытында бинаның беренче катындагы 102 кабинеты янында шартлы шартлаткычка охшаган предмет салынган пакет табылды һәм бинадан кешеләрне чыгару чаралары күрелде.

 

РФ Хөкүмәтенең 18.09.2020 ел, № 1482 карары нигезендә, Россия Федерациясе законнарын бозып, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләрен файдаланмау билгеләре расланды.

 

Тэги: Законнардагы үзгәрешләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International