ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 1 сентябреннән 13 сентябренә кадәр «Республика мөлкәт казнасы» ДБУ тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карамагындагы Кама һәм Алабуга муниципаль  районнарындагы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә хокукында беркетелгән дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану һәм дәүләт милкенең сакланышы буенча алты тикшерү үткәрелде.

 


14
сентябрь, 2019 ел
шимбә

13.09.2019 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә зиратлар урнашкан җир кишәрлекләрен карап тоту, саклау һәм аларны рәсмиләштерү сораулары буенча видеоконференция режимында киңәшмә үтте. Киңәшмә эшендә ТР Президенты ярдәмчесе Рөстәм Мерзакреев һәм ТР буенча Росреестр идарәсе, «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБУнең ТР буенча филиалы, «ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе, ТР муниципаль районнары вәкилләре катнашты.


13
сентябрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 19 сентябрендә Аксубай муниципаль районында Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый агарту системасын үстерү чаралары турында» 2010 елның 22 мартындагы 156-УП номерлы Указын һәм «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында»2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру кысаларында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара узачак.
 


12
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ТР Министрлар Кабинетының 21.11.2005 № 543 «Татарстан Республикасының бөлгенлек турындагы эшләрдә һәм банкротлык процедураларында вәкаләтле вәкиле турында» карары нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ТР бюджеты алдында бурычлары булган оешмалар кредиторларының таләпләре реестрына кертү буенча эш дәвам итә.

26.10.2002 № 127-ФЗ «Бөлгенлек (банкротлык) турындагы» Федераль закон кысаларында Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан арбитраж идарәчеләр таләпләре буенча бөлгенлек (банкротлык)  процедурасындагы дәүләт оешма һәм предприятиеләре карамагында дәүләт милке булуы (булмавы) турында анализ ясала.

 


11
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 17 июлендәге 499 номерлы карары белән расланган (алга таба-17.07.2017 ел, № 499 карары белән расланган) Мәгълүмат технологияләре, цифрлы икътисад һәм (яки) робототехника өлкәсендә семинарлар, конференцияләр, форумнар, олимпиадалар, интеллектуаль конкурслар һәм башка чаралар оештыру һәм үткәрү белән бәйле, шулай ук Татарстан Республикасы командаларының әлеге чараларда катнашуын тәэмин итүгә бәйле чыгымнарны финанс белән тәэмин итүгә (каплауга) Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибе нигезендә – Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының (алга таба - Министрлык) 11.09.2009 ел, № 471-пр боерыгы нигезендә, 2019 елның 27-29 сентябрендә «Цифрлы алга китеш» Бөтенроссия конкурсының финалын оештыру һәм үткәрү белән бәйле чыгымнарны финанс белән тәэмин итү өчен коммерциягә карамаган оешмаларга (дәүләт (муниципаль) учреждениеләрдән тыш) Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алуга гаризалар бирү сроклары билгеләнде.

 

Гаризалар кабул итү башлана - 2019 елның 19 сентябрендә 9.00 сәгатьтә.

Гаризалар кабул итү тәмамлана - 2019 елның 20 сентябрендә 16.00 сәгатьтә.

Субсидияләрнең максималь суммасы - 57 600 000 (илле җиде миллион алты йөз мең) сум.

Субсидияләр түбәндәге таләпләргә ярашлы рәвештә субсидия бирү турында Килешү (алга таба - килешү) төзү планлаштырылган айның беренче числосына (дәүләт (муниципаль) учреждениеләреннән тыш) туры килә торган коммерциячел булмаган оешмаларга (дәүләт (муниципаль) учреждениеләрдән тыш) бирелә:

- Россия Федерациясенең Салымнар һәм җыемнар турындагы законнары нигезендә түләнергә тиешле салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, штрафлар, процентлар түләү буенча бурычлары булмау;

- Татарстан Республикасы бюджетына субсидияләр, бюджет инвестицияләрен, шул исәптән башка хокукый актлар нигезендә бирелгән субсидияләрне һәм Татарстан Республикасы бюджеты алдында срогы чыккан башка бурычларны кире кайтару буенча кичектерелгән бурычлары булмау;

- үзгәртеп кору, бетерү, банкротлык процессында булмау.

Субсидияләр алу өчен коммерцияле булмаган оешмаларны сайлап алу критерияләре булып торалар:

- Татарстан Республикасы территориясендә коммерцияле булмаган оешма эшчәнлеген башкару;

- коммерцияле булмаган оешманың мәгълүмати технологияләр, цифрлы икътисад һәм (яки) робототехника үсешенә устав эшчәнлеге юнәлеше булу.

 

 

11.09.2019 елга Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары мәгълүматлары буенча 52 меңнән артык гаилә җир кишәрлекләре алу исемлегенә кертелгән, 34 меңнән артык күп балалы гаилә җир кишәрлекләрен үз милекләренә алган.

2019 елның 11 сентябрендә министрның беренче урынбасары Артур Галиев тарафыннан күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү буенча индикатор билгеләнгән дәрәҗәгә җитмәгән Татарстан Республикасы муниципаль районнарының башкарма комитетлары җитәкчеләре, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары рәисләре катнашында киңәшмә уздырылды.

 


10
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев җитәкчелегендә ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, «Яшел Үзән индустриаль паркы «идарә компаниясе» ҖЧҖ вәкилләре белән киңәшмә үтте. 

2019 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе, «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ вәкилләре катнашында торак пункт чикләренә кертелә торган җир кишәрлеге милекчесенең катнашу тәртибен эшләү, инфраструктура булдыруда катнашу мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан торак пунктлар чикләренә кертелә торган җир кишәрлекләрендә инфраструктура булдыруда инвесторның катнашу тәртибен эшләү йөкләнде.

 

02.09.2014 "ТР Бәяләүчеләр союзы" КП идарәчелегенең чираттагы утырышында Партнерлык әгъзаләренә яңа оешма кабул ителде, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән уртак чаралар үткәрү, Россия төбәкләрендә дәүләт-шәхси партнерлык практикасын популярлаштыру турында мәгълүмат тыңланылды.

Утырышта «ТР Бәяләүчеләр союзы»КП әгъзасы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде.Документны үзгәртү, нигездә, бәяләү базарында «шәхси практикалаучы бәяләүче» статусы барлыкка килү белән бәйле.Яңа редакциядә шулай ук бәяләү эшчәнлеге турындагы закон нормаларын һәм бәяләү буенча федераль стандартларны бозучы бәяләүчеләргә һәм бәяләүчеләргә карата тәэмин итү чаралары чагылдырылды. Документның тулы текстын бәяләүчеләр-ТР.рф сайтында карарга була.

Идарә тарафыннан семинарларны ел ахырына кадәр үткәрү форматы, активның киңәйтелгән утырышы, Бәяләүчеләр көне 27.11.2019 расланды.

 

2019 елның 30 августына Татарстан Республикасы бюджетына дәүләт мөлкәтеннән һәм җир кишәрлекләреннән файдалану һәм сатудан кергән салым булмаган керемнәр 374,79 млн. сум тәшкил иткән. 30.08.2019 көнне Татарстан Республикасы бюджеты каршында бюджет йөкләмәсе 64,0 % ка үтәлде. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International