2019 елның 31 июленә дәүләт мөлкәтен һәм җир кишәрлекләрен файдаланудан һәм сатудан Татарстан Республикасы бюджетына кергән салым булмаган керемнәр 268,58 млн. сум тәшкил итте. 31.07.2019 көненә Татарстан Республикасы бюджеты алдындагы бюджет йөкләмәсе 45,9 % ка үтәлде.
Шул исәптән, статьялар буенча, 2019 елның 31 июленә Татарстан Республикасы бюджетына керде:
мөлкәтне арендалаудан-54,9 млн. сум – план 90,3% ка үтәлгән;
җир арендасыннан -48,1 млн. сум – план 68,8% ка үтәлгән;
сервитуттан-1,85 млн. сум – план 83,3% ка үтәлгә;
мөлкәтне сатудан-33,4 млн. сум – план 133,8% ка үтәлгә;
ышанычлы идарәдән-56,4 млн. сум–план 89,8% ка үтәлгә;
дивидендлар – 35,5 млн. сум - план 26,4% ка үтәлгә;
дәүләт унитар предприятиеләренең чиста табышы өлешеннән – 36,5 млн. сум - план 129,1 % ка үтәлгән.
2019 елның 2 августында Россия Федерациясе Президенты «дача амнистиясен» 2021 елның 1 мартына кадәр озайтучы һәм аның гамәлен киңәйтә торган федераль законга кул куйды. Әлеге документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.
Күрсәтелгән датага кадәр бакча участокларында төзелгән йортларга хокукларны рәсмиләштерү элеккеге гадиләштерелгән тәртиптә башкарылачак - җир кишәрлегенә хокук булган очракта бары тик техник план гына кирәк булачак. Барлык кирәкле документларны хуҗасы хокукларны теркәү органнарына мөстәкыйль тапшыра ала.
РФ субъектлары тарафыннан кадастр эшләре өчен максималь дәрәҗәдә чик бәяләрне билгеләү мөмкинлеге турында сроксыз норма кертелә. Гамәви милектә булган җир кишәрлекләрен, шул исәптән гомуми файдаланудагы җирләрне бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре (СНТ) әгъзаларына милеккә ташламалы түләүсез бирү срогы 2022 елның 1 мартына кадәр озайтыла.
Әлеге закон алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә эшмәкәрлек һәм инвестиция эшчәнлеге алып бару шартларын камилләштерүгә юнәлдерелгән.
Федераль закон нигезендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләр чикләренә су объектлары акваториясе кертелергә мөмкин. Шулай ук закон белән су объекты акваториясен кертү күздә тотыла торган алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләр чикләрен, шул исәптән мондый чикләрне билгеләү тәртибен булдыру яки үзгәртү тәртибе билгеләнә. Шул ук вакытта алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләр резидентларының Россия Федерациясе Су кодексы һәм башка федераль законнар нигезендә су объектларыннан яки аларның өлешләреннән файдалану хокукын алуы күздә тотыла.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең “Күп функцияле үзәге» ДБУ җитәкчесе Ленара Мозафарова катнашында министрлык тарафыннан күп функцияле үзәкләр аша күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен күрсәтүне оештыру сораулары буенча киңәшмә үтте. Беренче этапта күп функцияле үзәкләр аша 19 дәүләт хезмәтенең бишесен тәкъдим итүне оештыру планлаштырыла, ә киләчәктә бу исемлек киңәйтеләчәк.
Бүген СРО мөрәҗәгатьләренә сыйфатсыз бәя бирү нәтиҗәләренә шикаять бирү өчен бердәнбер органнар булып бәяләүчеләрнең үз-үзләрен җайга салучы оешмалары (СРО) яки суд тора. Шул ук вакытта, кайбер вак-төяк СРОларның тикшерү үткәрү һәм үз әгъзаларына карата дисциплинар йогынты чараларын куллану алымнары һәрвакытта да объектив түгел. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан СРО шикаятьләрен карау нәтиҗәсенә карата бәхәсләрне судтан тыш җайга салу мөмкинлеген билгеләүгә юнәлдерелгән закон проекты әзерләнде. Алар бәяләү эшчәнлеге буенча совет каршында апелляция органы булдыру юлы белән карала. РФ Икътисад үсеше министрлыгы фикеренчә, тәкъдим ителгән механизмны кертү апелляцияләрне компетентлы тикшерүне тәэмин итәргә генә түгел, ә иң яхшы тәҗрибәләрне берләштерү базасында мөрәҗәгать итүчеләрнең шикаятьләрен карау сыйфатын да күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2019 нчы елның 18 сентябрь көнне автотранспорт чаралары сату буенча электрон формада аукцион үткәрелә. Сатуга безнең илдә җитештерелгән 4 ВАЗ-21140 автомобиле куелды. Сатуга куелган 4 автомбиль дә 2008 елда чыгарылган, сатуга куелган башлангыч бәясе – 60 000, аукцион адымы – 1 800 сум. Сату турында мәгълүматларны Россия Федерациясенең рәсми сайтында www.torgi.gov.ru, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең сайтында www.mzio.tatarstan.ru һәм на электрон мәйдан - sale.zakazrf.ru сайтларында таба аласыз.
Сатуда катнашу өчен претендентлар электрон мәйдан - sale.zakazrf.ru сайтында теркәлергә тиешләр.
Аукционда катнашу өчен гариза бирү, өстәмә мәгълүмат алу өчен эш көннәрдә сәг. 09-17.00 сәг. кадәр, җомга көнне 15.45 сәг. кадәр (төш вакыты 11.45-12.30) Казан, Вишневский ур., 26 йорт, 1 кат, 1106 каб. Тел. (843)264-30-81 мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2019 нчы елның 18 сентябрь көнне автотранспорт чаралары сату буенча электрон формада аукцион үткәрелә. Сатуга чит илдә җитештерелгән автомобильләр куелды. Сату турында мәгълүматларны Россия Федерациясенең рәсми сайтында www.torgi.gov.ru, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең сайтында www.mzio.tatarstan.ru һәм на электрон мәйдан - sale.zakazrf.ru сайтларында таба аласыз.
Сатуда катнашу өчен претендентлар электрон мәйдан - sale.zakazrf.ru сайтында теркәлергә тиешләр.
Аукционда катнашу өчен гариза бирү, өстәмә мәгълүмат алу өчен эш көннәрдә сәг. 09-17.00 кадәр, җомга көнне 15.45 сәг. кадәр (төш вакыты 11.45-12.30) Казан, Вишневский ур., 26 йорт, 1 кат, 1106 каб. Тел. (843)264-30-81 мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
ТР Бәяләүчеләр союзының чираттагы Эксперт-консультацион советы утырышында гражданнарның, юридик затларның, хакимиятнең заказ бирүче органнарының мөрәҗәгатьләре буенча унҗиде эксперт бәяләмәсе каралды һәм расланды. Экспертизаларның төп өлеше республиканың Түбән Кама, Бөгелмә, Нурлат, Питрәч, Апас һәм башка муниципаль районнарының җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре Палаталары һәм идарәләренә җибәрелгән материаллар буенча үткәрелде. Моннан тыш, "Алабуга" МИЗ, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы запрослары буенча эксперт бәяләмәләре расланды. Фикер алышуда Россиянең үз - үзен көйләүче төп оешмалары экспертлары – Дмитрий Захматов, Андрей Лисичкин, Резидә Бетретдинова, Марат Сөләйманов, Юрий Чеботарев, Ләйлә Идиятуллина катнашты. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының бәяләү бүлегеннән Зөлфия Камалова катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 29.07.2019 ел, № 629 карары белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы һәм муниципаль районнар (шәһәр округлары) арасында Татарстан Республикасы муниципаль районнарының (шәһәр округларының) җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеге күрсәткечләренең планлаштырылган күрсәткечләренә ирешү турында килешүләр төзү тәртибенә үзгәрешләр кертелде.
Дүрт яңа күрсәткеч өстәлде, алар буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты шәһәр һәм районнарда җирле хакимиятләр эшенең нәтиҗәлелеген бәяли: хәерчелек дәрәҗәсен киметү, sale.zakazrf.ru электрон сәүдә мәйданчыгын кулланып милеккә сатылган яки арендага бирелгән муниципаль мөлкәт өлеше, бушлай җир кишәрлекләре алган күп балалы гаиләләр өлеше һәм муниципаль милек хокукы дип танылган ихтяҗ булмаган җир кишәрлекләре мәйданы өлеше.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2019 нчы елның 24 июль көнне дәүләт милкен сату буенча электрон формада аукционнар үткәрелә.
Сатулар уздыру датасы, 2019 елның 12 сентябре, 9.00 сәгатьтә.
Сатуга ТР Казан шәһ., Социалистик ур., 7 йорт, пом.1009 адресы буенча урнашкан 16:50:220206:1591кадастр номерлы, гомуми мәйданы 282,4 кв.м булган бина куелды.
Башлангыч бәясе-9 000 042,00 (Тугыз миллион кырык ике) сум НДС белән.
Аукцион адымы-135 000,00 (йөз утыз биш мең) сум.
Сату турында мәгълүматларны Россия Федерациясенең рәсми сайтында www.torgi.gov.ru, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең сайтында www.mzio.tatarstan.ru һәм на электрон мәйдан - sale.zakazrf.ru сайтларында таба аласыз.
Сатуда катнашу өчен претендентлар электрон мәйдан - sale.zakazrf.ru сайтында теркәлергә тиешләр.