ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 18 мая Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Казан шәһәренең Үзәк стадионында җиңел атлетика буенча спорт ярышлары узды.

Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары һәм Россия Федерациясе дәүләт идарәсе органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль структуралары командаларының 23 командасы вәкилләре үзләренең спорт осталыгын, чыдамлылыгын һәм тизлеген күрсәттеләр.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы данын Инна Альмукова, Эльвира Муллахметова, Алмаз Мубараков һәм Риназ Камалов якладылар. Үз командасы өчен җан атарга хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары составында ярдәм төркеме килде.

Үткәрелгән җирәбә буенча Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР Дәүләт Советы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты командалары белән 4х100 м эстафетаның беренче йөгерешендә катнашты. Бу йөгерештә безнең команда беренче урынны алды. Гомумән алганда, безнең команда 23 команда арасыннан 10 урынны алды. Афәрин! Шулай тотарга!


18
май, 2019 ел
шимбә

2019 елның 23 маенда Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый белем бирү системасын үстерү чаралары турында» 2010 елның 22 мартындагы ПУ-156 номерлы Указын һәм «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү оештырылачак.

Республика мәгълүмат-консультация төркеме составында чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы һәм Татарстан Республикасының башка ведомстволары вәкилләре катнашачак.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы исеменнән чарада Хокук идарәсенең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Анна Ханжина катнашачак.


17
май, 2019 ел
җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан тармак министрлыклары белән берлектә Татарстан Республикасы территориясендәге файдаланылмый торган күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү буенча чаралар үткәрелде. Үткәрелгән эш нәтиҗәләре буенча 60 күчемсез милек объекты ачыкланды.

Карау, өстәмә мәгълүмат алу мәсьәләләре буенча Казан шәһәре, Вишневский урамы, 26 нчы йорт адресы буенча сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә була.

Элемтә өчен телефоннар: Альмукова Инна Наилевна тел. 221-40-25 (эчке132), Тимергалиева Резеда Фаниловна тел. 221-40-26 (эчке 265).

Файдаланылмый торган күчемсез милек объектлары исемлеге һәм фотосурәтләре


16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 30 апреленә дәүләт мөлкәтен һәм җир кишәрлекләрен файдаланудан һәм реализацияләүдән Татарстан Республикасы бюджетына кергән салым булмаган керемнәр 156,4 млн. сум тәшкил итте. Шулай итеп, 2019 елның 30 апреленә Татарстан Республикасы бюджеты алдындагы йөкләмә 26,7 процентка үтәлгән.

Шул исәптән, статьялар буенча, 2019 елның 30 апреленә Татарстан Республикасы бюджетына кергән:

мөлкәтне арендалаудан – 29,8 млн. сум – план 49 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 25,7 млн. сум – план 36,7 % ка үтәлгән;

сервитуттан – 0,9 млн. сум – план 42,8 % ка үтәлгән;

мөлкәт сатудан – 26,5 миллион сум – план 106 % ка үтәлгән;

ышанычлы идарәдән – 52,5 млн. сум – план 83,6 % ка үтәлгән;

дивидендлар – 1,55 млн. сум – план 1,2 % ка үтәлгән;

дәүләт унитар предприятиеләренең чиста табышының бер өлеше – 14,5 млн. сум – план 51,4 % ка үтәлгән.


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 14 маенда ТР Бәяләүчеләр союзы һәм «СБЕРБАНК» ГАҖ «ТИСБИ» Идарә университеты ярдәмендә республика Бәяләүчеләр союзының Саклык банкының электрон бәяләү юнәлеше җитәкчесе Олег Чернявский (Мәскәү шәһәре) белән семинар-очрашуы үткәрелде. Семинарны "ТИСБИ" университетының өзлексез белем бирү институты директоры Наталья Доронина ачты.

Чара спикеры Олег Чернявский электрон бәяләү системасы үсеше, тоташтыру процедурасы, гаризаларны бүлү алгоритмнары һәм рейтинглар системасы турында сөйләде, бәяләүчеләрнең сорауларына җавап бирде.

Очрашуда Союз Президенты, СРО НКСО җитәкчесе Андрей Лисичкин, Союзның Эксперт-консультация советы җитәкчесе Дмитрий Захматов, Союзның башкарма директоры Олег Булгаков, «Сбербанк» ГАҖ «Татарстан» банкы идарәсе башлыгы Леонид Захаров, «Ак Барс Банк» ГАҖ бүлеге башлыгы Айрат Мазитов, Союз активы катнашты.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгынан семинарда бәяләү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Эльвира Миннеханова катнашты.

2019 елның 24 маенда 10.00 сәгатьтә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан Республикасы милкендәге Акбаш авыл җирлеге һәм Ютазы муниципаль районы Рус Акташы авыл җирлеге территориясендә урнашкан 5 елга җир кишәрлекләрен арендалау килешмәләре төзү хокукына ачык аукцион үткәрәчәк.

Аукционда катнашу өчен гариза бирү, өстәмә мәгълүмат алу мәсьәләсе буенча эш көннәрендә 08.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 15.45 кә кадәр (төшке аш 11.45 тән 12.30 кадәр) мәгълүмат хәбәрләре басылып чыккан көннән 2019 елның 20 маена кадәр түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Казан шәһәре, Вишневский урамы, 26 йорт, 1 кат, каб.110б, тел. 264-30-81 (эчке.2-39). Җаваплы – Прокофьева Елена Александровна. Гаризаларны карау һәм аукционда катнашучыларны билгеләү – 2019 елның 22 маенда түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре, Вишневский урамы, 26 йорт.

Ачык аукцион торгларында катнашу өчен гариза формасы, шәхси мәгълүматларны эшкәртү өчен килешү формасы һәм җир кишәрлекләрен арендалау килешүе проекты Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтында www.mzio.tatarstan.ru, Татарстан Республикасы муниципаль районнары сайтларында, шулай ук сәүдә үткәрү турында мәгълүмат урнаштыру өчен Россия Федерациясенең рәсми сайтында www.torgi.gov.ru урнаштырылган.


14
май, 2019 ел
сишәмбе

«2014 – 2021 елларга Татарстан Республикасында ятим балаларны һәм ата - ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларны торак урыннары белән тәэмин итү» программасын үтәү кысаларында – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 30.04.2019 елгы 289 нчы карары белән расланган – 2019 елның 7 маенда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерцияле булмаган оешмасы белән алга таба ятим балаларга бирү өчен Татарстан Республикасының Чаллы, Әгерҗе, Лаеш, Түбән Кама, Чистай муниципаль районнарында беренче чираттагы 65 торак бина сатып алу хокукына дәүләт контракты төзелде.


13
май, 2019 ел
дүшәмбе

«Акционерлык җәмгыятьләр турында»гы Федераль закон нигезендә 1 марттан 30 июньгә кадәр барлык акционерлык җәмгыятьләре акционерларның еллык гомуми җыелышлары үткәрергә тиеш. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы акцияләре Татарстан Республикасы дәүләт милкендә булган һәм (яки) аларга карата махсус хокуктан («алтын акциядән») файдалану турында карар кабул ителгән акционерлар җәмгыятьләрендә еллык гомуми җыелышларын үткәрүне контрольдә тота. Бу эш Татарстан Республикасы вәкилләре җәмгыятьләрнең директорлар советына һәм ревизия комиссияләренә сайлауны тәэмин итү, шулай ук 2018 ел нәтиҗәләре буенча акцияләрнең дәүләт пакетларына дивидендлар түләүне тәэмин итү максатыннан үткәрелә.

2019 елның мартыннан апреленә кадәр «Зәй икмәк кабул итү предприятиесе» ААҖ, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ, «Яңа Гасыр «ТРК» АҖ, «Татарстан Республикасы җир мөнәсәбәтләрен үстерү үзәге» АҖ, «Мобиль дәүләт элемтәсе» АҖ һәм «Элита «БНП» АҖ акционерларның еллык гомуми җыелышы уздырылды. Татарстан Республикасы бюджетына дивидендлар ике акционерлык җәмгыяте: «Мобиль дәүләт элемтәсе» АҖ, «Элита «БНП» АҖ тарафыннан 1,55 млн. сум күләмендә күчерелде.

Агымдагы ай ахырына кадәр түбәндәге җәмгыятьләрнең еллык гомуми җыелышларын үткәрү планлаштырыла: «Түбән Кама ресурслары» АҖ, «Казан исәпләү системалары җитештерү берләшмәсе» АҖ, «Әлмәт – Водоканал» АҖ, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ.


11
май, 2019 ел
шимбә

2019 елның 9 маенда Казанда традицион «Үлемсез полк» иҗтимагый-патриотик акциясе узды. Бөтенроссия акциясендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре актив катнашты.

Һәркем үз якыннарының - сугышта һәлак булган, хәбәрсез югалган, тылда эшләп фронттагыларга басып тору һәм җиңү мөмкинлеге биргән кешеләрнең фотосурәтләрен алып барды.

«Үлемсез полк» маршында катнашып, без аларга истәлек, хөрмәт һәм рәхмәт белдерәбез.

Казанда «Үлемсез полк» 169 меңнән артык катнашучы җыйды.

«Үлемсез полк» акциясе шулай ук республиканың барлык шәһәр һәм районнарында оештырылган иде.


10
май, 2019 ел
җомга

2019 елның 9 маенда министр Азат Хамаев Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашты.

Анда ул Дан мемориалына һәм Советлар Союзы Герое М.Җәлил һәйкәленә веноклар салу тантанасында катнашты, ветераннар, тантаналы чарада катнашучылар алдында чыгыш ясады һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан бәйрәм мөрәҗәгатен җиткерде. Шулай ук барлык катнашучыларны бәйрәм белән Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Салахов котлады.

Бәйрәм чарасында традицион патриотик акция «Үлемсез полк» һәм театральләштерелгән тамаша булды, Бөек Ватан сугышы чоры җырлары яңгырады, урта мәктәп һәм махсус уку йортлары укучыларын саф әзерләү конкурсы үткәрелде. Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары өчен бәйрәм төшке ашы оештырылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International