ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 26.09.2018 №3173-р боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә  аерым сакланыла торган территорияләр һәм объектларының су һәм урман фонды җирләренә дәүләт кадастры бәяләве үткәрелә. Хәзерге вакытта дәүләт кадастры бәяләве үтәргә тиешле күчемсез милек объектлары исемлеген эшкәртү эшләре тәмамланды.

 

Якшәмбе, 26 май көнне алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча VI нчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларга “Бердәм Россия” партиясеннән депутатлыкка кандидатлар исемлеге формалаштырыла. Татарстан Республикасында барлыгы 225 кандидат теркәлгән. Теләге булган һәрбер сайлаучы кандидатлар өчен үз тавышларын бирә ала.

 

“Бәяләүчеләр союзы” коммерциячел булмаган партнерлык башкарма дирекциясендә Мәскәү өлкәсе риэлторлар Гильдиясе вице-президенты, Россия  риэлторлары гильдиясенең тармаклы партнерлар белән  үзара хезмәттәшлек буенча комитет әгъзасы Александром Шуранов белән эшлекле очрашу булды. Конструктив әңгәмә барышында нәтиҗәле хезмәттәшлек итү, шул исәптән Татарстан һәм Россия территорияләрендә һөнәри эшчәнлек мәълүматларын тапшыру, күчемсез милек базарын мониторинглауның ышанычлы системасын үстерү, һ.б.

 


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 16-17 май көннәрендә Севастопольдә “Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр” Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе узды. Конференция Севастополь  дәүләт университетында РФ субъектларыннан 200 дән артык кунак – Россиянең төрле төбәкләреннән кадастр бәяләве буенча дәүләт  бюджет  учреждениеләре һәм җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә башкарма хакимият вәкилләрен җыйды. Татарстан Республикасыннан конференция эшендә “Дәүләт кадастры бәяләве үзәге” ДБУ баш технологы Вадим Журавлев һәм кадастр бәяләве бүлеге җитәкчесе Игорь Ивановский катнаштылар.

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә уздырды. 

Төп тема - 2019 елның беренче кварталында кече нефтять компанияләре эше нәтиҗәләре. 

Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР Президентының нефть сәнәгате буенча ярдәмчесе, "Татнефть" ГАҖ директорлар советы әгъзасы Шәфәгать Тәхәветдинов, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Россия Энергетика министрылыгы мәгълүматлары буенча беренче кварталда 139 млн. тонна нефть чыгарылды, бу узган елның шул ук чорына караганда 3,4 процентка артык. 

Татарстан нефтьчеләре, узган ел белән чагыштырганда, 102,8 % үсеш тәэмин иттеләр, республикада нефть чыгару күләме 9 млн. 18 мең тонна тәшкил итте, шул исәптән кече нефть компанияләре - 1 млн. 766 мең тонна (гомуми күләмнең 19,6%). 

Дөнья нефть базары беренче кварталда уңай булды, нефтька ихтыяҗ сакланды, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов, нефть 22,5 процентка кыйбатланды һәм уртача баррель 61 доллар бәясеннән сатылды. 

"Беренче квартал нәтиҗәләре буенча нефть сәнәгате үсеше 102,5 проценттәшкил итте, нефтьчеләр лаеклы хезмәт итә, дип саныйм", - дип ассызыклады ТР Президенты. 

 


22
май, 2019 ел
чәршәмбе

22 май көнне Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты Аппаратында Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары В.Г.Шайхразиев рәислегендә Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы ведомстволары һәм министрлыкларының бу юнәлештәге эшләренә нәтиҗәләр ясалды.

Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында һәм аның карамагындагы оешмаларда даими рәвештә дәүләт телләре турындагы законнарны тормышка ашыруны тәэмин итү буенча чаралар күрелә. Сайтка куелган яңалыкларның тулысынча татар телендә дә тәрҗемәсе кабатланып бара. 2019 нчы елның 4 ае нәтиҗәләре буенча Министрлык сайтында ике дәүләт телендә барлыгы 123 яңалык хәбәре урнаштырылды, шул исәптән, апрель аенда – 33 хәбәр. Тулысында норматив-хокукый документларны татар теленә тәрҗемә итү тәэмин ителә. Агымдагы елны 18 норматив-хокукый акт эшләнелде һәм чыгарылды, шуларның 6 сы апрель аенда чыкты, аларның барысы да татар теленә тәрҗемә ителеп, сайтка урнаштырылды.

 

Бүген  Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.  

Утырышта компаниянең 2019 елның дүрт аенда бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды һәм июнь аена бюджеты расланды, 2019 елның беренче кварталындагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге каралды.

 Беренче өч айда «Татнефть» ятмаларында 7 млн. 252 мең тонна нефть чыгарылган. Яңа 130 нефть чыгаручы һәм 88 басым ясаучы скважина файдалануга тапшырылган.

Үткән елның шушы чорына карата төяп җибәрелгән продукцияне реализацияләүдән файда-брутто 44,2 млрд. сумга арткан һәм 240,6 млрд. сум тәшкил итә. Файда-нетто (НДСтан, экспорт пошлинасыннан һәм акцизлардан башка) 39,1 млрд. сумга арткан һәм 205,1 млрд. сум тәшкил итә. Чиста табыш 13 млрд. сумга арткан һәм 50,3 млрд. сум тәшкил итә.  

 

Россия Федерациясенең Икътисад үсеше министры урынбасары Тарасенко О.В. рәислегендә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев, министр урынбасарлары Рөстәм Шәмеев һәм Эдуард Дияров, министрлыкның структур подразделениеләре җитәкчеләре катнашында видеоконференция режимында киңәшмә узды.

 


21
май, 2019 ел
сишәмбе

17.05.2019  көнне ТР Бәяләүчеләр союзының киңәйтелгән утырышында   оештыру һәм перспектив характерлы карарлар кабул ителде.

Союзның Совет һәм Комитетларына яңа составлар расланды (оценщики-рт.рф сайтында урнаштырыла). Бәяләүчеләр берлеге вәкилләреннән башка эш органнары составына (Күчемсез милек базарын мониторинглау буенча комитет) ТР Азнакай районы буенча мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Илдар Хәйдәров керде. Союз Идарәчелеге әгъзаләре фикеренчә, муниципаль районнар вәкилләренең мониторингта катнашуы бастырылачак җыентыкларда чын базар торышын чагылдыруда мөһим.

 


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

Берничә ел дәвамында Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы тарафыннан оештырылган җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре буенча ел саен үткәрелә торган зональ семинар-киңәшмәләрдә актив катнаша.

Агымдагы елда биш зональ семинар уздырылган – Кукмара, Чүпрәле, Лаеш, Тукай һәм Чирмешән муниципаль районнарында, аларда министрның беренче урынбасары А.И.Галиев һәм министр урынбасары Р.Р.Мерзакреев катнаштылар. Үз чыгышларында алар Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен үстерү өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне һәм бурычларны, шул исәптән – законнар өлкәсендәге үзгәрешләр, күчемсез милек объектларын инвентарьлаштыру, территориаль планлаштыру, зират астындагы җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү, гидротехник корылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү һәм башка мәсьәләләрне карадылар.

Йомгаклау семинары агымдагы елның 22 маенда Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International