Министр урынбасары Рөмтәм Шәмеев ITSF XIII Бөтенроссия конференциясендә катнашты. Форум Казанда “Корстон” комплексы мәйданчыгында оештырылган иде. Форумның төп максаты – цифрлы проектларны үстерү, аларны гамәлгә ашыру өчен яңа компанияләр җәлеп итү, ИТ - җитәкчеләр берлеген булдыру. Быел форум эшендә 800 дән артык кеше, шулай ук атом энергетикасы, финанс секторы, нефть-газ комплексы, энергетика, металлургия, сәнәгать өлкәсендә 300 компания вәкилләре катнашты.
31.05.2019 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә видеоконференция режимында зиратларны карап тоту һәм саклау сораулары буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә ТР буенча Росреестр Идарәсе, ТР буенча “Росреестрның Федераль кадастр палатасы” ФДБУ, "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе, ТР муниципаль районнары вәкилләре катнашында күмелгән урыннар урнашкан җирләрне теркәү буенча актуаль проблемалар каралды.
Республика территориясендә 3500 артык зират бар, шуларның 800 е авыл хуҗалыгы өчен билгеләнешле җирләргә урнашкан.
ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә җирле үзидарә органнарына зиратлар урнашкан җирләрне тиешле категорияләргә китерү һәм теркәү бурычы куелган иде.
Киңәшмә барышында кайбер районнарда зиратлар теркәү эшенең югары дәрәҗәдә оештырылуы билгеләнелде. Буа районында җирләрнең категорияләрен үзгәртү эше тулысы белән төгәлләнгән. Минзәлә, Саба, Тукай, Апас районнарында төгәлләнеп килә.
Бүген "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин рәислегендә муниципаль берәмлекләре Советы Президиумы утырышы узды. "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе президиумы утырышында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин. катнаштылар.
Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы Президиумы тарафыннан муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенә кагылышлы актуаль сораулар каралды, шул исәптән, "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясенең XIII Съезды нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының дәүләт хакимияте органнары белән берлектә үткәрелә торган чаралар Планының тормышка ашырылышы, зоналар буенча үткән семинар-киңәшмәләр нәтиҗәләре, Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарының үтәлеше, почта элемтәсе бүлекләре эшчәнлеге сораулары каралды.
ТР Министрлар Кабинетының 22.04.2015 № 275 карары белән расланган ТР Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы һәм ТР муниципаль районнары арасындагы Килешүдәге өстәмә күрсәткечләр кертү соравы буенча министрның беренче урынбасары Артур Галиев чыгыш ясады.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, республика районнары һәм шәһәрләренең Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары һәм идарәләре, ТР Бәяләүчеләр союзы вәкилләре ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы базасында ТР Инвестицияләр үсеше агентлыгы һәм Сбербанк оештырган "Тармаклы концессион карарлар үрнәгендә Дәүләти-шәхси партнерлык проектларына бюджеттан тыш чараларны җәлеп итү" темасына семинар-киңәшмәдә катнаштылар. Семинарны ТР Инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ачты. Чыгышында ул инвестицияләр җәлеп итүнең мөһим юнәлеше үсешендәге югары мөмкинлекләр булуга карамастан дәүләти-шәхси партнерлык проектларында артка калу белән бәйле борчылуны белдерде. Дәүләти-шәхси партнерлык үзәге җитәкчесе, Сбарбанк ГАҖ (Мәскәү шәһ.) Идарәчелеге әгъзасе Виктор Афонин дәүләти-шәхси партнерлык проектларында заемлы финанслау мөмкинлеген азсызыклады, Россия Федерациясендә Сбербанк тарафыннан тормышка ашырыла торган проектлар һәм дәүләти-шәхси партнерлык консорциумы катнашучыларының роле турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 12.04.2017 № 219 “Татарстан Республикасы дәүләт унитар предприятиеләренең Татарстан Республикасы бюджеты Салым түләүдән һәм башка мәҗбүри түләүләрдән калган чиста табыш өлешен Татарстан Республикасы бюджетына күчерү турындагы” карары нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт унитар предприятиеләренең чиста табыш өлешен күчерүдән Татарстан Республикасы бюджеты кереме 29.05.2019 көне торышына 15,02 млн. сум тәшкил итте – план 53,1 % ка үтәлде.
Россия Федерациясенең Җир кодексы нигезендә хәзерге вакытта Россия Федерациясе Җир кодексының 39.11, 39.12 маддәләре нигезендә аукционнар оештыру һәм әзерләү буенча чаралар үткәрелә. Капиталь төзелеш объектларының төзелеш рөхсәтенең тиешле параметрлары, инженер-техник тәэмин итү чараларына ялгануның техник шартлары, максималь йөкләнеше һәм капиталь төзелеш объектларының инженер-техник тәэмин итү чараларына ялгануның сроклары, техник шартларның гамәли сроклары, ялгану бәясе турындагы мәгълүматларны туплау эше башкарыла.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2019 нчы елның 3 һәм 5 июль көннәрне автотранспорт чаралары сату буенча электрон формада аукционнар үткәрелә. Сатуга безнең һәм чит илдә җитештерелгән автомобильләр куелды. Сату турында мәгълматларны Россия Федерациясенең рәсми сайтында www.torgi.gov.ru, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең сайтында www.mzio.tatarstan.ru һәм на электрон мәйдан - sale.zakazrf.ru сайтларында таба аласыз.
Сатуда катнашу өчен претендентлар электрон мәйдан - sale.zakazrf.ru сайтында теркәлергә тиешләр.
Аукционда катнашу өчен гариза бирү, өстәмә мәгълүмат алу өчен эш көннәрдә сәг. 09-17.00 кадәр, җомга көнне 15.45 сәг. кадәр (төш вакыты 11.45-12.30) Казан, Вишневский ур., 26 йорт, 1 кат, 1106 каб. Тел. (843)264-30-81 мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
2019 елның 25 мае көнне республикада “Татарстанның чиста урманнары” дип аталган табигать саклау акциясе үткәрелде. Бу чара кысаларында урман массивларын чистарту кцне ъткщрелде. Катнашучыларның дус һәм бердәм эшенә кояшлы һава торышы да булышты.
“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы карамагындагы Лаеш, Кайбыч һәм Чистай районнарындагы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә хокукында тапшырылган дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану һәм дәүләт милкенең сакланышы буенча 6 тикшерү үткәрелде.
Гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Мамадыш муниципаль районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды.
Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Анна Ханжина җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте. Сораулар җир кишәрлекләрен межалау, шәхси торак йорт өчен җир кишәрлекләре алу, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирүгә кагылышлы иде.
Бирелгән сораулары буенча махсус белемле хокукый консультация бирелде.