ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2019 елның 19 июнендә 10.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Вишневский урамы, 26 йорт адресы буенча Татарстан Республикасы милкендә булган Менделеевск муниципаль районы, Енабердино авыл җирлеге һәм Камай авыл җирлеге территориясендә урнашкан 10 җир кишәрлеген 5 елга арендалау килешүләрен төзү хокукына ачык аукцион үткәрү турында игълан ителде.
Аукционда катнашу өчен гариза бирү, өстәмә мәгълүмат алу мәсьәләсе буенча эш көннәрендә 08.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 15.45 кә кадәр (төшке аш 11.45 тән 12.30 кадәр) мәгълүмат хәбәрләре басылып чыккан көннән 2019 елның 17 июненә кадәр түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Казан шәһәре, Вишневский урамы, 26 йорт, 1 кат, каб.110б, тел. 264-30-81 (внут.2-39). Җаваплы – Прокофьева Елена Александр кызы.
Гаризаларны карау һәм аукционда катнашучыларны билгеләү-2019 елның 18 июнендә түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре, Вишневский ур., 26 йорт.
Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 06.05.2010 елдагы 1394-р номерлы боерыгы нигезендә салым базасы 2019 елга кадастр бәясе буларак билгеләнә торган күчемсез милек объектлары исемлегенә үзгәрешләр кертелде.
Күрсәтелгән исемлектән ЕГРН мәгълүматларында ачыкланган реестр хатасы белән бәйле рәвештә 2 күчемсез милек объекты төшереп калдырылды.
Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы мәйданында 6 июнь көнне ТР Бәяләүчеләр союзында тупланган республиканың бәяләү берлеге профильле хакимият – антимонополь хезмәт, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР Икътисад министрлыгы җитәкчелеге белән очрашу үтте. “Бәяләү өлкәсендә намуслы көндәшлек” темасына түгәрәк өстәл бәяләүчеләр мәнфәгатьләрен генә түгел, эшмәкәрлек берлекләрен, бәяләүдә дәүләт заказчылары проблемаларына да кагылды. Очрашу кысаларында шулай ук бәяләүчеләрне сатуда катнашуга җәлеп итү, дөрес булмаган реклама урнаштыру, намуссыз көндәшлек белән бәйле сораулар да каралды.
Татарстан Республикасында Көндәшлекне үстерү стандартын гамәлгә кертү тәҗрибәсе турында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының көндәшлекне һәм эшкуарлыкны анализлау бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Долгов сөйләде. Ул катнашучыларга Министрлык сайтында көндәшлекле мохит мониторингын формалаштыруга кушылырга тәкъдим итте, бәяләү эшчәнлеге индикаторларын федераль трендларга кертү мөмкинлекләрен билгеләде.
ергә куштылар.
2019 елның 1 гыйнварында 29.07.2017 №217-ФЗ “Гражданнарның шәхси ихтыяҗлары өчен яшелчә үстерү һәм бакчачылык алып бару турындагы һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы” Федераль закон гамәлгә керде. Шул сәбәпле массакүләм мәгълүмат чараларында теплицаларны мәҗбүри теркәү турында хәбәрләр чыга башлады. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы бакча җирендә күчемсез милек һәм капиталь төзелеш объектлары, шулай ук хуҗалык корылмалары, гаражлар урнаштыру мөмкинлеге хакында хәбәр итә. Теплицалар хуҗалык корылмаларына керә, һәм алар вакытлыча гына яки капиталь булмаган корылмаларга керә. Яшелчә бакчаларында капиталь төзелеш объекты төзү тыела. Теплицаларга дәүләт теркәве үткәрү аны төзүче теләге белән башкарыла, ләкин ул объектта күчемсез милек билгесе булу шарт. Шул рәвешле, Россия Федерациясе законнары теплицаларга дәүләт теркәве үткәрүне мәҗбүри итеп куймый һәм аны үтәмәгән өчен җаваплылык каралмый.
Кичә министр урынбасары Эдуард Дияров рәислегендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында һөнәри хезмәт эшчәнлеге дәрәҗәсен бәяләү нигезендә 8 дәүләт гражданлык хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булды.
Аттестация әгъзаларының гомуми фикере буенча, барлык хезмәткәрләр дә норматив документларны, вазифа регламентларын яхшы беләләр һәм барлык сорауларга да төгәл, ышандырырлык җаваплар бирделәр.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин йөкләмәсен башкару максатыннан 2019 елның 5 июне көнне министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитет, Татарстан Республикасының Инвестицияләр үсеше агентлыгы һәм инвестор вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы, Казан, Киров районы, 25 Октябрь, 5 йорт адресы буенча урнашкан, 16:50:090513:94 кадастр номерлы, гомуми мәйданы 914,3 кв.м административ бинаны киләчәктә файдалану соравы буенча киңәшмә үтте.
Объект Татарстан Республикасы милкендә һәм мәдәни мирас объекты булып тора. Хәзерге вакытта бина халәте начар хәлдә һәм ныклы төзекләндерү таләп итә.
2019 елның 3 июне көнне ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдуард Дияров рәислегендә 2019 елның 1 кварталы һәи 2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының муниципаль унитар предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлекләрен карау сораулары буенча ТР муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән видеоконференция режимында киңәшмә үткәрелде.
2018 ел ахырына республикада 162 МУП теркәлде, аларның 115 е гамәлдә; 2019 елның 1 кварталы ахырына 160 МУП теркәлде, аларның 115 е гамәлдә.
Бухгалтерлык (финас) исәп-хисапларын анализлау мәгълүматлары буенча 2018 ел ахырына зыянга эшләүче 47 МУП ачыкланды, бу гамәлдәге МУПларның 41% тәшкил итә, 2019 елның 1 кварталы ахырына зыянга эшләүче 62 МУП (54%) ачыкланды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан тармак министрлыклары белән берлектә Татарстан Республикасы территориясендәге файдаланылмый торган күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү буенча чаралар үткәрелде. Үткәрелгән эш нәтиҗәләре буенча 60 күчемсез милек объекты ачыкланды.
Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2019 елның 31 нче май торышына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 188,9 миллион сум акча керде. Татарстан Республикасы бюджеты каршында бюджет йөкләмәсе 32,3 % ка үтәлде.
01.06.2019 “Буревестник” спорт сараенда Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында йөзү буенча ярышлары үтте.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасын Олег Масленков (режимлы-яшерен хезмәт), Зөлфәт Галәүтдинов (Хокук идарәсе), Равил Хәсәншин (кадастр мөнәсәбәтләрендә хокукый тәэмин итү бүлеге) һәм Алмаз Мөбәрәкшин (җирләрнең категориясен үзгәртү һәм җир кишәрлекләрен торак пунктларның чикләренә кертү бүлеге) якладылар.