ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2019 нчы елның 24 июль көнне дәүләт милкен сату буенча электрон формада аукционнар үткәрелә.

1.Сатулар уздыру датасы, 2019 елның 24 июле, 9.00 сәгатьтә.

Сатуга  ТР Казан шәһ., Социалистик ур., 7 йорт, пом.1009 адресы буенча урнашкан 16:50:220206:1591кадастр номерлы, гомуми мәйданы 282,4 кв.м булган бина куелды.

Башлангыч бәясе-9 000 042,00 (Тугыз миллион кырык ике) сум НДС белән.

Аукцион адымы-135 000,00  (йөз утыз биш мең) сум.

2. Сатулар уздыру датасы, 2019 елның 24 июле, 9.00 сәгатьтә.

Сатуга ТР, Яшел Үзән шәһә., Чапаев ур., адресы буенча урнашкан, кадастр номеры 16:49:010614:292, гомуми мәйданы  461,3 кв.м, бина куелды. 

Башлангыч бәясе –  13 772 573 сум, НДС белән.

Аукциона адымы – 206 600 сум.

Сату турында мәгълматларны   Россия Федерациясенең рәсми сайтында  www.torgi.gov.ru, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең сайтында www.mzio.tatarstan.ru һәм на электрон  мәйдан - sale.zakazrf.ru сайтларында таба аласыз.

Сатуда катнашу өчен претендентлар электрон  мәйдан - sale.zakazrf.ru сайтында теркәлергә тиешләр.

 


19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан тармак министрлыклары белән берлектә Татарстан Республикасы территориясендәге файдаланылмый торган күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү буенча чаралар үткәрелде. Үткәрелгән эш нәтиҗәләре буенча 60 күчемсез милек объекты ачыкланды.

Карау, өстәмә мәгълүмат алу мәсьәләләре буенча Казан шәһәре, Вишневский урамы, 26 нчы йорт адресы буенча сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә була.

 


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2019 нчы елның 27 июль көнне дәүләт милкен сату буенча электрон формада аукцион үткәрелә. Сатуга  ТР Сарман муниципаль районы, Җәлил  бистәсе, Ленин ур., 4 йорт, пом.1000 адресы буенча урнашкан 16:36:200106:1599 кадастр номерлы, гомуми мәйданы 39,6 кв.м булган бина куелды..

Башлангыч бәясе-672 646,00 (алты йөз җитмеш ике мең алты йөз кырык алты) сум НДС белән.

Аукцион адымы-16 800,00 (уналты мең сигез йөз) сум.

Сату турында мәгълматларны   Россия Федерациясенең рәсми сайтында  www.torgi.gov.ru, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең сайтында www.mzio.tatarstan.ru һәм на электрон  мәйдан - sale.zakazrf.ru сайтларында таба аласыз.

 


17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы (ДБУ «Республика мөлкәт казнасы») ТР, Питрәч муниципаль районы, Крәш - Сәрдә авыл җирлеге адресы буенча урнашкан, гомуми мәйданы 25 га булган, мәҗбүри тартып алынган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләрен сату буенча 17.06.2010 көненә билгеләнгән аукционның  катнагуга гаризалар булмавы сәбәпле аукционның үткәрелмәгән дип танылуы хакында хәбәр итә.

 


14
июнь, 2019 ел
җомга

Россия Федерациясенең Җир кодексы нигезендә хәзерге вакытта Россия Федерациясе  Җир кодексының 39.11, 39.12 маддәләре нигезендә аукционнар оештыру һәм әзерләү буенча чаралар үткәрелә. Капиталь төзелеш объектларының төзелеш рөхсәтенең  тиешле параметрлары, инженер-техник тәэмин итү чараларына ялгануның техник шартлары, максималь йөкләнеше һәм капиталь төзелеш объектларының инженер-техник тәэмин итү чараларына ялгануның сроклары, техник шартларның гамәли сроклары, ялгану бәясе турындагы мәгълүматларны туплау эше башкарыла.

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган 30.04.2014 № 289 боерыгы белән “2014-2021 нче елларга Татарстан Республикасында ятим балаларның, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның һәм ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар исәбендәге затларны торак урыннар белән тәэмин итү” программасын тормышка ашыру максатыннан ятим балаларга тапшыру өчен 120 фатир сатып алуга аукцион игълан ителде.

 


13
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы бинасында янгын чыгу очрагында хезмәткәрләрне һәм министрлыкка килгән гражданнарны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр уздырылды. Өйрәнүләр вакытында бинаның бишенче катында шартлы янгын чыгу урыны билгеләнелде һәм бинадан кешеләрне чыгару чаралары күрелде.

Куркынычлык турында хәбәр бирүче сиренадан соң ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре тиз генә бинадан имин урынга чыктылар.

 


11
июнь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы Ринат Газизов "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалының "Коррупциясез Татарстан"программасында туры эфирында катнашты.

Тапшыруны алып баручы Гөлнара Тимуршина, Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы көрәш турындагы законнар үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы Роберт Вәлиев, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлеге баш киңәшчесе Рөстәм Гаязов, Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Валентина Урысова, дәүләт органнары эшчәнлегенә бәйле коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аерым алганда, халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемалар, пенсия белән тәэмин итү турында һәм башкалар турында.

Тапшыру барышында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы Ринат Газизовка турыдан-туры телефон элемтәсе буенча " Хокук бозулар ачыклаган очракта  Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында нинди алымнар кулланалар?" дигщн сорау бирелде. Ринат Газизов үз чыгышында «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында» 2004 елның 79-ФЗ номерлы Федераль законында санап үтелгән чикләүләр һәм тыюлар, мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу таләпләрен үтәмәгән очракта дәүләт хезмәткәренә йогынты алымнары турында сөйләде. 

 

2019 елның 29 маенда Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин «Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр кертү турында " Федераль законга кул куйды.

Федераль закон нигезендә торак бинаны күпфатирлы йортта торак булмаган бинага күчерү тәртибе тәгаенләнә.

Аерым алганда, федераль законда торак бинаны торак булмаган бинага күчерү өчен биналарны күчерүне гамәлгә ашыручы органга, торак бинаны торак булмаган бинага күчерүгә ризалык турындагы карарны үз эченә алган күпфатирлы йорттагы биналарның милекчеләренең гомуми җыелышы беркетмәсен, шулай ук торак бинаны торак булмаган бинага күчерү өчен кулланыла торган барлык биналарның милекчесенең ризалыгын тәкъдим итү таләп ителә.

 

«Ипотека турында (күчемсез милек залогы)»1998 елның 16 июлендәге 102-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертелә торган федераль закон кабул ителде. Әлеге Федераль закон нигезендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән җир кишәрлекләрен залог белән тәэмин итү үзенчәлекләре билгеләнә.

Федераль закон нигезендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән салынган җир кишәрлегенә түләтүләр мөрәҗәгать иткәндә авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегенең сезонлы булуы һәм аның табигый-климат шартларына бәйле булуы, шулай ук авыл хуҗалыгы эшләренең тиешле чоры тәмамланганнан соң, мондый җир участогын кулланучы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүченең керемнәрен алу мөмкинлеге исәпкә алыначак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International