ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 26 мартында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе, «Татарстан Республикасының киңлекләр мәгълүматлары фонды» ДБУ вәкилләре катнашында торак пункт чикләренә кертелә торган җир кишәрлеге милекчесенең инфраструктура булдыруда катнашу тәртибен эшләү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан инвесторның торак пунктлар чикләренә кертелә торган җир кишәрлекләрендә инфраструктура булдыруда катнашу тәртибен эшләү йөкләнде. Инфраструктураны үстерүгә акча җибәрү өчен участоклардан файдалану төрләрен үзгәртү өчен түләү алу буенча Мәскәү өлкәсе тәҗрибәсен карап тикшерү тәкъдим ителә.

Участокларда рөхсәт ителгән файдалану төрләрен үзгәртү өчен түләү алу буенча Мәскәү өлкәсе тәҗрибәсен карап тикшерү тәкъдим ителә. Алынган түләү инфраструктураны үстерүгә җибәреләчәк.

Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- территорияне комплекслы үстерү өчен шәһәр төзелеше документларын эшләү буенча барлык процедураларны берләштерү;

- авыл хуҗалыгы җирләрен нигезсез киметүне кэчәйтү мәсьәләсе;

- шәһәр төзелеше сәясәте өлкәсендә бердәм коллегиаль орган кысаларында җирләрне торак пунктлар чикләренә кертүне алдан килештерү.


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының сөйләшүләр залында В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Совет утырышында 2019 елның ике ае эчендә Җәмгыять бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды: «Татнефть» ГАҖнең тышкы төбәкләрдәге үсеш стратегиясе турында: җитештерү һәм финанс максатлары, проектлар һәм чаралар; Инновацион-технологик Стратегия максатларының һәм проектларының үтәлеше турында: 2018 ел факты, уртача сроклы һәм озак сроклы проектлар; башка җитештерү мәсьәләләре. Утырышта 2019 елның апрель аена һәм икенче кварталына Җәмгыять бюджеты расланды.

«Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы эшендә Директорлар советы әгъзасы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев катнашты.


22
март, 2019 ел
җомга

2019 елның 19 апрелендә 10.00 сәгатьтә аукцион залында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Питрәч муниципаль районының Крәш-Сердино авыл җирлеге территориясендә мәҗбүри рәвештә алынган җир кишәрлекләрен сату буенча ачык аукцион үткәрә.

Аукционда катнашу өчен гариза бирү мәсьәләләре буенча һәм өстәмә мәгълүмат алу өчен эш көннәрендә 08.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 15.45 кә кадәр (төшке аш 11.45 тән 12.30 га кадәр) мәгълүмат хәбәрләре басылып чыккан көннән башлап 2019 елның 17 апреленә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк. Түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре, Вишневский урамы, 26 йорт, 1 кат, каб.110б, тел. 264-30-81 (эчке номеры 2-39). Җаваплы – Прокофьева Елена Александровна. Гаризаларны карау һәм аукционда катнашучыларны билгеләү 2019 елның 18 апрелендә үткәреләчәк.

Ачык аукцион торгларында катнашу өчен гариза формасы, шәхси мәгълүматларны эшкәртү өчен килешү формасы, җир кишәрлекләрен арендалау килешүе проекты Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтында урнаштырылган www.mzio.tatarstan.ru (Эшчәнлек – Аукционнар һәм конкурслар – Дәүләт җирләрен арендалау һәм сату), Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы сайтында, шулай ук торглар турында мәгълүмат Россия Федерациясенең рәсми сайтында www.torgi.gov.ru урнаштырылган

2019 елның 21 мартында министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә республиканың муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция форматында 14 муниципаль берәмлек буенча аерым гидротехник корылмаларга хокукларны рәсмиләштерү һәм халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында гидротехник корылмаларның әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә барышында билгеләп үтелгәнчә, районнарда хуҗасыз гидротехник корылмаларны ачыклау дәвам итә. 2019 елның 1 мартына муниципаль берәмлекләр тарафыннан муниципаль милектә булган 712 гидротехник корылма турында мәгълүматлар тәкъдим ителгән, шулардан 678 гидротехник корылма (96%) дәүләт кадастр исәбенә куелган.

Республиканың 14 муниципаль берәмлегендә: Аксубай, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Нурлат, Питрәч, Сарман, Спас, Чистай һәм башка районнарда дәүләт кадастр исәбенә куелуны һәм 34 гидротехник корылмада милек хокукын рәсмиләштерүне тәмамлау эшләре бара (бу гомуми күләмнең 4% ы). Әлеге эшләрне Әлки, Яңа Чишмә һәм башка районнарда төгәлләделәр. Кукмара муниципаль берәмлегендә гидротехник корылмалар белән актив эш алып барыла.

Гидротехник корылмаларны инвентарьлаштыруның төп максаты - корылмаларның авария хәлендәге техник торышы аркасында халыкның тормыш куркынычсызлыгын һәм сәламәтлеген тәэмин итү.

Проект-сметалы документация беренчел тикшерү әзерләү һәм мөмкин булган зыянны исәпләү нигезе булып тора.  Шуның белән бәйле рәвештә районнарда «Татмелиорация»акционерлык җәмгыятендә булган проект-смета документлары исемлеген чагыштыру буенча эшләрнең барышы тыңланды.

Районнарда үткәрелгән гидротехник корылмаларның декларация алды тикшерүләре саны турында Ростехнадзорның Идел буе идарәсе бүлеге башлыгы М. М. Зарипов мәгълүмат бирде. Шулай ук «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм «Татмелиорация»акционерлык җәмгыяте вәкилләре чыгыш ясады. Гидротехник корылмаларны тикшерү алдыннан булган чараларга ихтыяҗны билгеләү буенча тәкъдимнәр каралды.

Муниципаль берәмлекләргә 2019 елның 1 апреленә кадәр «Татмелиорация» акционерлык җәмгыятенә үзләренең гидротехник корылмалары белән проект-смета документларының исемлеген чагыштыру һәм ачыкланган кисәтүләргә төзәтмәләр кертү турында хәбәр итәргә тәкъдим ителде.

Ростехнадзор һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре белән берлектә декларация алды тикшерүе һәм куркынычсызлык декларациясе таләп ителгән гидротехник корылмалар билгеләргә, тикшерүләр үткәрү графигын үтәү буенча эшне оештырырга тәкъдим ителде.

Киңәшмә эшендә Ростехнадзорның Идел буе идарәсе вәкилләре, Татарстан Республикасы Экология министрлыгы, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре катнашты, аларда бу эшкә контроль һәм күзәтчелек йөкләнгән, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе, «Татмелиорация» акционерлык җәмгыяте, министрлык белгечләре катнашты.

 


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының утырышлар залында Коммерцияле булмаган партнерлык (КБП) «ТР бәяләүчеләр союзы» (Партнерлык) әгъзаларының гомуми еллык җыелышы узды. Җыелышта катнаштылар: 40тан артык оешма-Партнерлык әгъзалары, Партнерлык комитетлары һәм Советлары, профильле хакимият органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре, шул исәптән, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдуард Дияров, идарә әгъзасы Фарит Мусин, Лариса Швецова һәм Зульфия Камалова.

Идарә һәм Башкарма Дирекция эше турында хисаплар тыңланды, 2018 ел өчен бухгалтер хисабы һәм 2019 елга финанс планы расланды. КБП «ТР бәяләүчеләр союзының» башкарма директоры итеп чираттагы срокка бердәм фикер белән Олег Булгаков сайланды.

Хисап докладында Партнерлык президенты Андрей Лисичкин партнерлык эшчәнлегенең төп нәтиҗәләрен һәм юнәлешләрен чагылдырды.

Тулырак мәгълүмат - оценщики-рф.рт сайтында.

2018 елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан авыр тормыш ситуациясен җиңеп чыгарга ярдәм итү кирәклеген раслаучы шартларның булмавы турында карар нигезендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2013 елда алынган 265 торак йортның 112 се махсус торак фонды составыннан төшереп калдырылды һәм оператив идарә итү хокукында дәүләт бюджет учреждениесе «Торак фонды белән идарә итү департаменты» (алга таба – Учреждение) артына беркетелде.

Бүгенге көндә Учреждение һәм күрсәтелгән биналарны яллаучылар арасында 112 социаль найм килешүе төзелгән. Шуларның 19ы ятим балалар арасыннан хосусыйлаштырылды.


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 20 мартында министр урынбасары Рустем Шамеев рәислегендә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимында мөлкәт һәм җир кишәрлекләре өчен аренда түләве бурычларын киметү буенча киңәшмә узды.

2019 елның 1 мартына Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре бюджетлары алдында мөлкәт һәм җир кишәрлекләре өчен аренда түләве бурычларының гомуми суммасы 409,8 млн. сум тәшкил итте.

Киңәшмәдә Казан, Яр Чаллы, Азнакай, Апас, Арча, Баулы, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лениногорск, Түбән Кама, Теләче һәм Чистай муниципаль районнарының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары (комитеты) җитәкчеләре катнашты.

Республиканың югарыда телгә алынган барлык муниципаль берәмлекләрендә бурычларны киметү буенча чаралар үткәрелә, әмма бу эш бурычлыларның имин булмаган финанс яки бөлгенлеккә төшүе, милекнең юклыгы белән бәйле.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләренә бурычларны киметү буенча тулы чаралар күрергә, кирәкле очракларда аны исәптән чыгару өчен, җирле бюджетларның үз керемнәрен арттыру буенча ведомствоара комиссияләр потенциалын тулысынча файдаланырга кирәк.

Мөлкәт һәм җир кишәрлекләре өчен Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре бюджетлары алдында аренда түләүләре буенча бурычлар суммасын үзгәртү динамикасын анализлау һәм аны киметү буенча алып барыла торган эш Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ай саен башкарыла.

 


19
март, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 6 мартында Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан 06.03.2019 №22-ФЗ “Кадастр эшчәнлеге турындагы” Федераль законның 45 маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы” Федераль законга кул куелды.

2007 елның 24 июль №221-ФЗ “Кадастр эшчәнлеге турындагы” Федераль законның (аннары №221-ФЗ Федераль законы) 45 маддәсе нигезендә 2013 елның 1 январенә дәүләт техник исәпләү һәм (яки) техник инвентаризация органнары һәм оешмаларында сакланган дәүләт техник исәпләү һәм техник инвентаризация документлары (теркәү кенәгәләре, реестрлар, хокук билгеләү документлары һәм шуңа охшашлар) аннары исәп-техник документация) Россия Федерациясе субъектлары милке булып торалар.

Күрсәтелгән документларны саклау һәм файдалану шулай ук Россия Федерациясе субъектына карый.

Шуның белән бергә №221-ФЗ Федераль законның 45 маддәсе 2 пункты белән исәп-техник документларның күчермәсен һәм аларда булган мәгълүматларны тәкъдим иткән өчен, федераль законнар белән билгеләнгән очраклардан кала, түләү алу билгеләнгән.

Яңа кабул ителгән Федераль закон Россия Федерациясе субъектларына исәп-техник документларны һәм аларда булган мәгълүматларның күчермәсен түләүсез  тәкъдим итүнең өстәмә очракларын билгеләү хокукы бирә.

Кадастр эшчәнлеге сферасындагы документларның күчермәсе түләүсез  хокук теркәү органнары соравына гына түгел, ә дәүләт власте яки җирле үзидарә органнары соравына да тәкъдим ителәчәк.


18
март, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 16 мартында Татарстан Республикасы “Зөя калкулыклары” курорт шәһәре базасында тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча “Татарстан Республикасы Президенты Кубогына” II Фестиваль үтте.

Ярышларда  Татарстан Республикасы дәүләт власте органнары, Татарстан Республикасы органнары, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре власте органнары, Татарстан Республикасы предприятияләре һәм оешмалары, банклар, иминият компанияләре, массакүләм мәгълүмат чаралары, туристик компанияләр командалары катнашты.

Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы спорт чараларында актив катнашты. Безнең министрлыкны, Фестивальне үткәрү турында нигезләмә таләп иткәнчә, 4 кеше тәгъдим итте: Селимханова Э.Ш., Аминов И.А., Галяутдинов З.З., Мубараков А.Г.

Каты көрәштән соң безнең команда почетлы III урынны алды. Безнең барлык Фестивальдә катнашучыларыбыз III урын өчен Дипломнар, “Татарстан Республикасы Президенты Кубогы” на тау чаңгысы һәм сноуборд буенча II Фестивальдә катнашучы медальләре һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.

Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хкзмәткәрләре үз командалары белән горурланалар. Булдырасыз! Шулай тотыгыз!


15
март, 2019 ел
җомга

2019 елның 14 мартында Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдуард Дияров рәислегендә Татарстан Республикасының 16.01.2003 № 3-3РТ “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” законының 11 ст. нигезендә дәүләт граждан хезмәткәрләренә квалификация имтиханы үткәрү буенча Аттестация комиссиясе утырышы булды.

 

 Квалификация имтиханы Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Аттестация комиссиясе тарафыннан, бәйсез экспертлар һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар Департаменты вәкиле катнашында, дәүләт граждан хезмәткәрләренә дәрәҗә чиннары бирү максатында уздырыла.

 

Аттестация комиссиясе утырышы йомгаклары буенча барлык дәүләт граждан хезмәткәрләренең квалификация имтиханын тапшыру һәм аларга тиешле дәрәҗә чиннары бирү турында карар кабул ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International