Коммерциячел булмаган партнерчылык (КБП) “ТР бәяләүчеләр союзының” киңәйтелгән утырышында булачак еллык җыелышта катнашучылар өчен мәгълүмат материалы расланды. Аның өчендә – 2018 ел еллык финанс отчеты проекты, 2019 елга сметалар (финанс планына). Элекечә үк җыелышта раслануга фаразланучы төп чыгымнар статьялары – бәяләү турында отчетлар экспертизасы, базарны аналитик тикшеренү, бәяләүнең сыйфатын күтәрү өчен укыту эшчәнлеге. Тикшерү барышында ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдуард Дияров милек һәм җир мөнәсәбәтләре палаталарын (МҖМП) эксперт яклауның усеше, районнарда күчмә һәм зона семинарлары үткәрүнең кирәклеген ассызыклады.
2019 елның мартында партнерчылыкның башкарма органнарын сайлау буенча, Идарә членнарын кергән тәгъдимнәр белән таныштырып Андрей Лисичкин чыгыш ясады. Идарә гомуми җыелышның Счет комиссиясенә кандидатуралар раслады: Ольга Грипась (СРО НКСО), Марат Сулейманов (СРО РОО), Дамир Тимершин (СРО ДСО).
Конкуренцияне һәм демпингка каршы сәясәтне җәелдерү сорауы җанлы дискуссия уятты. Партнерчылык әгъзалары һәм власть органнары белән хезмәттәшлек Комитеты вәкиле Регина Нуреева тәгъдим иткән муниципаль мөлкәтне бәяләү хокукы өчен сату материалларында Идарә членнары, конкуренцияне, закончылыкны бозу, контрактларда алдан ук үтәп булмаслык шартларны чикләүнең күп кенә килешенгән гамәлләргә юнәлтү билгесе булуын билгеләп үттеләр. Мөмкин булган бозулар буенча тиешле контроль, күзәтчелек, ТР хезмәт, социаль яклау министрлыгы, ТР Счет палатасы “Бизнес – коррупциягә каршы” Ассоцияциясенә мөрәҗәгать әзерләү турында карар кабул ителде. Утырышта сорауларны тикшерүдә Дмитрий Захматов, Алсу Гилязова, Неля Мухаметханова, Ольга Грипась, Марат Сулейманов, Ляйля Идиятуллина, Людмила Аитова, Резеда Бетретдинова, Танзиля Удод, Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының бәяләү бүлеге хезмәткәрләре Лариса Швецова һәм Зульфия Камалова актив катнаштылар.
Идарә утырышы төгәлләнгәч, эш группасы бәяләүчеләр, экспертлар, ТР муниципаль район властьлары, шәһәр округлары тәгъдимнәре буенча әзерләнгән 2019 елның 1 мартына бәяләр мониторингы Җыентыгы проектын тикшерде. Яңа басмада башкалардан тыш республиканың районнарында һәм шәһәрләрендә күп квартиралы торакка һәм шәһси торак төзелешенә уртача базар бәяләре диапазоны тәгъдим ителәчәк.
№20 Федераль закон белән түләүсез алынган һәм конфисковать ителгән суднолар һәм законсыз табу (балык тоту) коралларына, су биологик ресурсларына кагылышлы мөнәсәбәтләрне җайга салына.
№ 20-ФЗ һәм түбәндәге законнар “Дәүләт һәм муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру турында”, “Балыкчылык һәм су биологик ресурсларын саклау турында” кабул ителү белән үзгәрешләр керде.
№ 20-ФЗ 3 статьясы “Дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру турындагы” Федераль законның 2 пункты 3 статьясы (әлеге федераль закон редакциясендә) йогынтысы дәүләт мөлкәтенә әйләндерелгән һәм аларга карата “Дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру турындагы” законда билгеләнгән тәртиптә сату процедурасы үткәрелүче судноларга таралмый.
“Дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру турындагы” Федераль закон, аның нигезендә Федераль законның йогынтысы судноларны читләштерү вакытында дәүләт мөлкәтенә әйләндерелгән, шулай ук аларны үтилләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән мөлкәт мөнәсәбәтләренә таралмау турындагы 22 подпункт белән тулыландырылган.
Хәзерге закон 2019 елның 17 мартында көченә керә.
2019 елның 12 мартында Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев рәислегендә коррупциягә каршы көрәш буенча Комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Комиссия утырышында товарлар белән тәэмин итү сферасында эшчәнлек, Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы кирәкләре өчен эш башкару (хезмәт күрсәтү), бюджет кануннарын саклауга контроль сферасы, гражданлык хезмәткәрләренең әйләнә-тирәдәгеләр ришвәт бирүгә вәгъдә итү яки тәгъдим итү, яки ришвәт алуга килешү, яки ришвәт бирүне сорау тәртипләре булдырмауның комплекслы оештыру, аңлату һәм башка чараларның эшләнү һәм гамәлгә ашыру, шулай ук Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча Комиссиянең 2018 ел 21 декабрь №4-18 утырышы беркетмәсенең 1.2, 2.2, 6.2, 10.2 һәм 11.2 пунктларының үтәлеше турындагы сораулар каралды
2019 елның 11 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Җир кодексы төп фикерләренең өч һәм артыгырак балалы гражданнарга бушлай җир участогы бирү турындагы өлешен гамәлгә ашыруның барышы турындагы” мәсьәләне караган экология, табигатьтән файдалану, агросәнгать һәм азык-төлек сәясәте Комитеты утырышы булды.
Артур Галиев җирле үзидарә органнары мәгълүматы буенча 2019 елның 1 мартына җир участоклары алу исемлегенә 50 меңнән артыгырак гаилә кертелүе, 33 меңгә якын гаиләнең җир участокларын милек итеп алуы, узган елны 3830 җир участогы бирелүе турында хәбәр итте.
Агымдагы елда муниципаль районнар җирле үзидарә органнарының күп балалы гаиләләрне җир участоклары белән тәэмин итү эшчәнлегенең аерым индикаторын кую планлаштырыла.
Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең күп балалы семъялыларына җир участоклары бирү бигерәк тә кискен тора (гомуми дефицит 9 меңнән артыгырак).
Казан шәһәре күп балалы семъялыларын участоклар белән тәэмин итү өчен Лаеш районы (Сокуры пос.) һәм Биектау районы (Каймар пос.) эш алып барыла.
Проблеманы алга таба чишү өчен Россия Федерациясе хөкүмәте Татарстанга 2500 участок формалаштырырлык гомуми мәйданы 639 га (521,5 га Казан шәһәре янында һәм Биектау районында, 117,8 га Константиновка пос.) федераль җирләрне идарә итү, эш алып бару вакәләте бирде.
Моннан тыш хәзерге вакытта федераль органнар тарафыннан Биектау районы Дачный авыл җирлегендә 966 га өстәмә территорияне үзләштерү буенча эш алып барыла.
Яр Чаллы күп балалы семъяларын участоклар белән тәэмин итү эше Каламаш һәм Кече Шильнә җирле үзидарәләрендә алып барыла.
Тулаем, күп балалы семъяларның санын исәпкә алып, Татарстан Республикасы Идел буе федераль округында алдынгы позицияләрне алып тора
2019 елның 11 мартында Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шамеев рәислегендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләре белән Россия Федерациясе Президентының 2018 ел 5 апрель № Пр-817 ГС Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышы йомгаклары буенча поручениеләр исемлегенең 2 пункты “г” подпунктының үтәлешен тәэмин итү, шулай ук өченче затларның хокукыннан азат булган, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына файдалануга бирүгә билгеләнгән муниципаль мөлкәт исемлеген бастырып чыгару буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә муниципаль берәмлекләр сайтында мөлкәт объектлары турында мәгълүматларны урнаштыруның проблемалары һәм җитешсезлекләре каралды. Басмаларга төзәтмәләр кертүнең, республиканың эшмәкәрлек субъектларын яклауда позициясе рейтингысын киметмәү максатында тиешле норматив актлар кабул итү кирәклеге билгеләп утелде.
2019 елның 9 мартында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы узышлары спорт ярышлары булды. Ярышлар Яшел Үзән шәһәренең “Маяк” спорт комплексы базасында узды. Ирләр өчен дистанция - 3 километр, хатын-кызлар өчен - 1 километр итеп билгеләнгән иде.
Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре спорт чарасында һәрвакыттагыча актив катнаштылар. Безнең министрлыкны, ярышның шартлары таләп иткәнчә, 4 кешедән торган команда тәгъдим итте: Альмукова И.Н., Зиннурова Р.Ш., Минуллин М.Г., Мубараков А.Г. Безнең спортчыларны якларга җанатарлар һәм команданың семья членнары килде.
Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре үзләренең командалары белән горурланалар! Булдырасыз! Шулай тотыгыз!
2019 елның 7 мартында Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында 8 март Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды.
Иртән популяр җырлар һәм музыка астында ир-атлар министрлыкның административ бинасына кергәндә үзләренең хезмәттәш хатын-кызларын каршы алдылар. Алар хатын-кызларны шушы язгы искиткеч бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итеп чәчәкләр тапшырдылар.
Тантаналы чарада министр Азат Хамаев министрлыкның хатын-кызларын язгы бәйрәм белән җылы котлады, аларга намуслы хезмәтләре, министрлык алдында куелган бурычларны уңышлы үтәгәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Әлеге чарада канашучыларга министрлыкның ир-атлары концерт куйды.
26.02.2019 Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы салым базалары 2017 елгы кадастр бәясе кебек билгеләнгән күчемсез милек исемлеген тулыландыручы Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 04.02.2019 №224-р боерыгын төркәде.
Күрсәтелгән боерык Татарстан Республикасы рәсми хокук мәгълүматы сайтында pravo.tatarstan.ru 2019 елның 26 февралендә бастырылды һәм 2017 елның 01 январеннән 31 декабренә кадәр хасыйл булган хокук мөнәсәбәтләренә тарала.
Күрсәтелгән боерык белән “Салым базалары кадастр бәясе кебек билгеләнүче күчемсез милек объектлары” – “2017 елга күчемсез милек объектлары исемлеге” бүлегендә танышып була.
Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 04.02.2019 № 226-р боерыгы белән, кадастр бәяләре Росреестр Идарәсе каршындагы Комиссиясе тарафыннан, дәүләт кадастр бәяләрен билгеләгәндә дөрес булмаган мәгълүматлар кулланылган дигән нигездә 3 капиталь төзелеш объектына карата дәүләт кадастр бәяләре нәтиҗәләренә үзгәрешләр кертелде.
Күрсәтелгән боерык юстиция министрлыгы тарафыннан 26.02.2019 төркәлде, Татарстан Республикасы хокук мәгълүматы сайтында pravo.tatarstan.ru 2019 елның 26 февралендә бастырылды һәм рәсми бастырылганнан соң 10 көн узгач көченә керә.
Күрсәтелгән боерык белән “Татарстан Республикасы дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләре” – дәүләт кадастр бәясенең гамәлдәге нәтиҗәләре – капиталь төзелеш объектлары” бүлегендә танышырга мөмкин.
Бүген Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан Республикасы экономика министрлыгы белән бергә 2011 ел 18 июль № 223-ФЗ “Юридик затларның аерым төрләренең товар, эшләр, хезмәт күрсәтүне күмәртәләп сатып алу” турындагы Федераль кануның, соңгы үзгәрешләр уңаеннан, практик куллану” дигән темага семинар үткәрелде.
Семинарда канунда соңгы үзгәрешләр һәм иң киң таралган бозулар, шулай ук Россия Федерациясенең административ хокук бозулар кодексы нигезендә шул бозулар өчен җавапчылык каралды. Шуның белән бергә күмәртәләп сатып алу эшчәнлеген алып баруда Татарстан Республикасы өлеше 50% артыгырак булган акционерлар җәмгыяте вәкилләренә сатып алу эшчәнлеген Россия Федерациясенең гамәлдәге законнарына туры китереп алып бару тәкъдим ителде.
Чарада заказ бирүче оешмаларның җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы экономика министрлыгының структура бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.