ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

Министрлыкның экономика бүлеге белгечләре мәгълүматы буенча дәүләт милкен һәм җир участокларын файдалану һәм сатудан Татарстан Республикасы бюджетына кергән налог булмаган керем 2019 елның 1 мартына 104,4 миллион сум тәшкил итте.

Татарстан Республикасының Республика бюджеты алдында бюджет йөкләмәсе 2019 елның 1 мартына 17,8% үтәлде.

2019 елның 1 мартына Татарстан Республикасы бюджетына статьялар буенча керем:

милекне арендага бирүдән – 14,4 млн.сум – план 23,7% үтәлде;

җир участокларын арендага бирүдән – 10,9 млн.сум – план 15,6% үтәлде;

сервитуттан – 0,04 млн.сум – план 1,8% утәлде;

милек сатудан – 15,1 млн.сум – план 60,8% үтәлде;

ышанычлы идарә итүдән – 52,1 млн.сум – план 83% үтәлде;

башка керемнәр – 11,8 млн.сум.


1
март, 2019 ел
җомга

2019 елның 1 мартында Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында кадастр инженерлары өчен “Кадастр инженерларының җир участокларын ызанлаганда һәм кадастр эшчәнлеген геодезик тәэмин иткәндә проблемалары” дигән темага семинар булды. Семинарны министрның беренче урынбасары А.И.Галиев һәм СРО АКИ “Поволжье” башкарма директоры В.П.Савельев ачтылар.

Семинарда түбәндәге сораулар яктыртылды: Идел буе федераль округы кадастр инженерлары тәҗрибәсе үрнәгендә кадастр инженерларының геодезия өлкәсендә типовой ялгышлары, гамәлдәге законнар кысасында, кадастр эшчәнлеген гамәлгә ашырганда геодезик үлчәүләрне башкаруның үзенчәлекләре, Татарстан Республикасы кадастр инженерларының ызанлау планнарын әзерләгәндә төп хаталары, төрле ситуацияләрдә чикләрнең урыннарын ачыклау процедураларының үзенчәлекләре һәм күп кенә башкалар. Семинарда катнашучылар, булган сорауларны түгәрәк өстәл формасында тикшерделәр.

Семинарда шулай ук Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары А.Е.Зайдуллина, СРО АКИ “Поволжье” башкарма директоры урынбасары Т.В.Селезнева, КФУ ның астрономия һәм космик геодезия кафедрасы доценты, ГК “Зенит” генераль директоры В.М.Безменов, СРО АКИ “Поволжье” профессиональ эшчәнлеккә контроль һәм яклау бүлеге белгече Е.О.Краснова катнашты.

Cоциаль юнәлешле, сәүдә эшле булмаган оешмаларның (СЮ СЭБО) социаль өлкәдә инновация үзәге (СӨИҮ) социаль эшмәкәрлек (кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары – (КУЭ субъектлары) яклау инфраструктурасының бердәм координация үзәге һәм эшчәнлек активлыгын арттыручы СӨИҮ 2015 елда барлыкка килә һәм Татарстан Республикасының эшмәкәрлекне яклау Фонды структурасына керә. 2017 елдан СӨИҮ Казан экономик зонасының Ресурслы (муниципаль ара) СЮ СЭБО яклау үзәге булып тора. СӨИҮ кече һәм урта эшмәкәрлек СЮ СЭБО субъектларына һәм социаль эшмәкәрлек өлкәсендә эшчәнлек башлау белән кызыксынган гражданнарга хезмәт күрсәтә.

СӨИҮ мәгълүмат, консалтинг, белем бирүне, шулай ук финанс, мөлкәт һәм башка чараларны алуны яклый.

СӨИҮ үз эшчәнлегендә Татарстан Республикасының эшмәкәрлекне яклау Фондының башка үзәкләре һәм бүлекчәләре белән, шулай ук Ресурс үзәкләре, Казан (Идел буе) федераль университеты, бүтән белем бирү оешмалары, министрлыклар, ведомстволар, Иҗтимагый палата, башка яклау оешмалары, институтлары белән хезмәттәшлек итә.

СӨИҮ түбәндәге мәсьәләләрне чишүне тәэмин итә:

  • социаль эшмәкәрлекне популярлаштыру һәм социаль өлкәдәге проектларны этәрү;
  • КУЭ һәм СЮ СЭБО субъектларын, шулай ук социаль эшмәкәрлек өлкәсендәге проектларны этәрү һәм яклау;
  • КУЭ һәм СЮ СЭБО субъектлары һәм социаль эшмәкәрлек өлкәсендә эшчәнлек башлау белән кызыксынган гражданнарны мәгълүмат, консалтинг, аналитик озата бару;
  • КУЭ һәм СЮ СЭБО социаль инициативаларын яклау тәҗрибәсе белән уртаклашу;
  • социаль эшмәкәрлек өлкәсендә компетенцияне үстерү буенча укыту чаралары уздыру;

СӨИҮ түбәндәге функцияләрне тормышка ашыруны тәэмин итә:

  • социаль эшмәкәрлекнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләүдә катнашу һәм Татарстан Республикасында социаль проектларны яклау;
  • КУЭ, СЮ СЭБО субъектларына, шулай ук социаль эшмәкәрлек өлкәсендә эшчәнлек башлау белән кызыксынган гражданнарга хезмәт күрсәтү, консультация бирү, шул исәптән килешү нигезендә махсуслаштырылган оешмаларны, квалификацияле белгечләрне, шулай ук ярдәмчеләре (менторлар, остазлар) белән хезмәттәшлек итүче оешмалар, уңышлы эшмәкәрләр, социаль проектларның лидерларын җәлеп итү;
  • социаль эшмәкәрлек һәм проектлаштыру өлкәсендә эшчәнлекне башкаруда семинарлар, мастер-класслар, тренинглар, эшчән уеннар һ.б. формасында укыту чаралары уздыру;
  • социаль проектлар, уңышлы практиклар, белем, конкурс грант программалары, шулай ук социаль эшмәкәрлек, проектлаштыру өлкәсендә, социаль хезмәткәрләрнең һәм СЮ СЭБО башка мәгълүматларны җыю, гомумиләштерү һәм тарату;
  • социаль эшмәкәрлек, социаль өлкәдә проектлаштыруны, шулай ук КУЭ һәм СЮ СЭБО субъектларын үстерү юнәлешендә чаралар уздыру, чаралар уздыруда ярдәм итү.

http://fpprt.ru/

 


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 28 февраленә күп балалы семьяларның җир участоклары алу турында гаризалары буенча списокка 50 280, шул исәптән Казан шәһәре буенча -12 100, Яр Чаллы шәһәре буенча – 6 706 гариза бирүчеләрне кертү турында карар кабул ителде.

Татарстан Республикасы буенча Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен кертеп барлыгы 36 995 җир участогы кадастр хисабына куелды.

Татарстан Республикасы муниципаль районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә яшәүче өч һәм аннан да күбрәк балалы семьяларга гомуми өлеш милке итеп 32 766 җир участогы бирелде.

22.01.2019 №1-ФЗ “Россия Федерациясе Торак кодексының 171 статьясына үзгәрешләр кертү турындагы” Федераль законны Россия Федерациясе Президенты имзалады.

Закон Россия Федерациясе субъектының башкарма власте органы яки анын вәкиллегендәге учреждениенең күп квартиралы йортының гомуми милкенә капиталь ремонт үткәрү чыгымнарына компенсация бирү максатында гражданнардан айлык взносны түләүне раслаучы документлар һәм мәгълүмат таләп итәргә хокуклы түгеллеген билгели.

Гражданнарның капиталь ремонтка айлык взносларын түләү бурычы турында мәгълүматны орган яки учреждение региональ оператордан яки махсус счет иясеннән сората ала. Региональ оператор, махсус счет иясе мондый мәгълүматны сорау кергән көннән биш эш көне дәвамында бирергә бурычлы.


27
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 27 февралендә Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов рәислегендә Халык акционерлар җәмгыяте (ХАҖ) “Татнефть”нең чираттагы утырышы узды.

Совет утырышында информацион технологияләр өлкәсендәге максатлар һәм проектларның үтәлеше турында мәгълүмат тыңланды, 2019-2020 елларда тормышка ашыру өчен төп IT-проектлар билгеләнде.

Директорлар Советы шулай ук “2030 – Стратегия” нигезендә нефтьнең запас күләмнәре һәм табу күләмнәре нисбәте бәйләнеше үзгәрү динамикасын тикшерде. Утырышта 2018 елның инвестиция программасының үтәлеше тикшерелде, “2030 – Стратегия” сендә билгеләнгән мәсьәләләрне тормышка ашыруга юнәлтеләчәк 2019 ел инвестицион программалары каралды.

ХАҖ “Татнефть” директорлар Советы утырышы эшендә директорлар Советы члены Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев катнашты.


26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

          2019 елның 21 февралендә Арча муниципаль районының Урта Аты авыл җирлегендә һәм Арча шәһәрендә гражданнарга юридик ярдәм итү буенча күчмә кабул итү булды.

Халыкны кабул итү алып барган мәгълүмат-консультацион төркем составында Татарстан Республикасы Президентының гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү Идарәсе, Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы, Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы буенча салым хезмәте Идарәсе белгечләре һәм башкалар катнашты.

        Мәгълүмат - консультацион төркем составына Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгыннан әйдәп баручы консультант Анна Ханжина җәлеп  ителгән иде.

Кабул итүче белгечкә гражданнар күп балалы семьяларга җир участоклары бирү, пай җирләрен рәсмиләштерү, индивидуаль торак төзелеше өчен җир участоклары бирү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр.

Гражданнарга квалификацияле хокук ярдәме күрсәтелде.


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның февралендә күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына 2 муниципаль район һәм 4 авыл җирлеге чикләре турында мәгълүмат кертелде. Шулай итеп республиканың барлык 956 муниципаль берәмлеге чикләре кадастр хисабына куелды.

Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында чикләр турында актуаль мәгълүмат булу кадастр хисабын уздырганда канун таләпләренең үтәлешен, хокуклы хуҗалар арасында җир бәхәсләре санының кыскаруын, шулай ук җирләрне әйләнешкә кертүне тәэмин итә.


22
февраль, 2019 ел
җомга

2019 елның 22 февралендә Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында Ватанны саклаучылар көне бәйрәменә багышланган тантаналы чара узды.

Иртән Армия турында популяр җырлар һәм музыка астында, хатын-кызлар министрлыкның административ бинасына кергәндә, үзләренең хезмәттәш ир-атларын каршы алдылар. Алар ир-атларны шушы зур бәйрәм белән чын куңелдән тәбрик итеп бүләкләр тапшырдылар.

Кич, министрлыкның актлар залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Барлык җыйналган хезмәттәшләрне бәйрәм белән министр Азат Хамаев тәбрик итте. Әлеге чарада катнашучыларга министрлыкның хатын-кызлары концерт бирде.

2019 елның 13 һәм 20 мартында 10.00 сәгаттә Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы Ттарстан Республикасы милке булган Менделеев муниципаль районында урнашкан җир участокларын 5 ел срокка арендага бирү килешүләре төзү өчен түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре, Вишневский урамы, 26 йорт, министрлыкның аукционнар залында ачык аукцион үткәрә.

 

Аукционда катнашу өчен гариза бирү, өстәмә мәгълүмат алу мәьсәләсе буенча, хәбәр басылып чыккан көннән шуңа бәйле рәвештә 11 һәм 18 мартына кадәр түбәндәге адрес белән: Казан шәһәре, Вишневский урамы, 26 йорт, 1 этаж, 110б кабинет, тел.264-30-81 (эчке тел.2-39) эш көннәрендә 8.00-17.00 сәг., җомга көнне 15.45 сәг.кадәр мөрәҗәгать итәргә. Җаваплы – Прокофьева Елена Александровна.

 

Гаризаларны карау һәм катнашучыларны билгеләү – 2019 елның 12 һәм 19 мартында түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре, Вишневский урамы, 26 йорт.

 

Ачык аукцион сатуларда катнашу гаризасы формасы, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирү һәм җир участогын арендага бирү килешүе проекты Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтында www.mzio.tatarstan.ru (эшчәнлек – аукционнар һәм конкурслар – дәүләт җирләрен сату һәм аренда), муниципаль районнар сайтларында, шулай ук Россия Федерациясенең мәгълүматлар урнаштыру, сатулар үткәрү рәсми сайтында www.torgi.gov.ru урнашкан


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International