2019 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Анда оештыру мәсьәләсе каралды.
Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаевның 12.02.2019 ел № 47-пр приказы белән министрлык каршындагы Иҗтимагый советның Яңа составы расланды. Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы бирүе буенча аңа Иҗтимагый Палатасы членнары Асия Тимирясова, Артур Мустаев, Роза Ахмадиева керде. Совет составына шулай ук гражданлык җәмгыяте һәм НКО вәкилләре кандидатуралары – Рашид Абашев (бертавыштан Совет рәисе итеп сайланды), Нагзат Магрифатуллин (Совет рәисе урынбасары) һәм Олег Булгаков расланды.
Министрлыкның идарә начальнигы Илдар Рахматуллин Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының 2018 ел эш йомгаклары һәм уздырылган Коллегия һәм Ассоциация утырышларын исәпкә алып ПФО да дәүләт милке белән идарә итүнең 2019 елда эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде.
Иҗтимагый совет членнары, Совет рәисе Рашид Абашев биргән, 2019 елга эш Планына тәкъдимнәрне тикшерделәр һәм расладылар. Министерствода 2019 елда коррупциягә каршы эш юнәлешләре турында мәгълүмат белән Дарья Проценко чыгыш ясады.
Утырышта Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгын министр урынбасары Эдуард Дияров, министрлык һәм министрлык карамагындагы оешма хезмәткәрләре вәкиллек иттеләр.
Утырышта катнашучылар тыңланган мәсьәләләр буенча, министрлык сайтының “Иҗтимагый совет” бүлегендә бастырып чыгарылачак, карарлар кабул иттеләр.
2019 елның 21 февралендә Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында, министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә, ТР юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе вәкилләре катнашында, федераль закончылыкның аерым шартлар белән файдаланучы зоналар билгеләү өлешенә үзгәрешләр кертелү уңаеннан, саклану зоналарын раслау тәртибе буенча киңәшмә узды
Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары мәгълүматы буенча, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре карамагында булган муниципаль милек һәм җир участокларыннан файдалану һәм сатудан Татарстан Республикасы җирле бюджетына кергән налог булмаган керем 2019 елның январендә 302,7 млн.сум тәшкил итте. Татарстан Республикасы буенча җирле бюджетларга тулаем бюджет йөкләмәсе 2019 елга 3 816,3 млн.сум күләмендә билгеләнде.
2019 елның 1 февраленә Татарстан Республикасы җирле бюджетларына статьялар буенча керем:
милекне арендага бирүдән – 18,0 млн.сум;
җир участокларын арендага бирүдән - 179,9 млн.сум;
ышанычлы идарә итүдән - 0,1 млн.сум;
милек сатудан - 60,2 млн.сум;
җир участоклары сатудан - 31,5 млн.сум;
милекне файдаланудан башка керемнәр - 13,0 млн.сум.
Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы бәясен күтәрүгә, сату бәясе буенча тәкъдимнәр ачык формада бирелуче, түбәндәге адрес буенча урнашкан дәүләт милкен сатуга электрон формасындагы ачык аукцион сатулары игълан итте: Татарстан Республикасы, Тәтеш муниципаль районы, Тәтеш шәһәре, Свердлов урамы, 75А йорты: биналар, билгеләнеше: торак булмаган бина, катлар саны – 1, гомуми мәйданы 117,9 кв.м, кадарстр номеры 16:38:190101:732, җир участогы белән, җир категориясе, торак пункт җирләре, рөхсәт ителгән куллану төре: административ бина, мәйданы 164 кв.м., какдастр номеры 16:38:011001:98.
Башлангыч бәя – 911407,00 (тугыз йөз унбер мең дурт йөз җиде) сум НДС белән.
Аукцион адымы – 23000 (егерме өч мең) сум.
Сатуларны уздыру датасы 2019 елның 11 апреле 9.00 сәгать.
Аукционда катнашу, гаризаларны рәсмиләштерү, өстәмә мәгълүмат алу өчен эш көннәрендә мәскәү вакыты белән 9.00-17.00 сәгать, җомга көнне 15.45 кадәр (төшке аш 11.45-12.30 сәг.) (843) 264-30-81 телефоны белән мөрәҗәгать итәргә.
Җаваплы – Прокофьева Елена Александровна.
Электрон мәйданда уздырылачак сатуларда катнашу мөкинлеге буенча өстәмә мәгълүмат алу өчен душәмбедән җомгага кадәр мәскәү вакыты белән 8.30 дан 16.00 кадәр техник ярдәм Хезмәтенә (843) 212-24-25, sale@mail.zakazrf.ru мөрәҗәгать итәргә.
Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы бәясен күтәрүгә, сату бәясе буенча тәкъдимнәр ачык формада бирелуче, электрон формасында 2008-2010 елларда чыккан Fiat 178CYN1A Albea маркалы автотранспорт сатуга ачык аукцион сатулары игълан итте.
Сатуларны уздыру датасы: 8 апрель, 2019 ел 9.00 сәгать.
Гаризаларны рәсмиләштерү, өстәмә мәгълүмат алу өчен эш көннәрендә мәскәү вакыты белән 9.00-17.00 сәгать, җомга көнне 15.45 кадәр (843) 264-30-81 тел. белән мөрәҗәгать итәргә. Җаваплы – Прокофьева Елена Александровна.
Электрон мәйданда уздырылачак сатуларда катнашу мөкинлеге буенча өстәмә мәгълүмат алу өчен душәмбедән җомгага кадәр мәскәү вакыты белән 8.30 дан 16.00 кадәр техник ярдәм Хезмәтенә (843) 212-24-25, sale@mail.zakazrf.ru мөрәҗәгать итәргә.
ГБУ “Дәүләт кадастр бәяләү үзәге” хезмәткәрләре ФГБОУ ВО “Г.В. Плеханов исемендәге Россия экономика университетында” һөнәри кабат әзерлек программасы буенча уңышлы рәвештә уку һәм йомгаклау аттестациясе уздылар.
Бу программаны узуның актуальлелеге дәүләт кадастр бәяләүе институтын норматив-хокукый җайга салуда кардиналь үзгәрешләр барлыкка килү, аның практик юнәлештә булуында.
Укуның нәтиҗәсе булып белем алу һәм түбәндәге өлкәләрдә компетенция арту тора:
Диплом “Россия Федерациясендә белем бирү турындагы” федераль закон нигезендә кадастр бәясен билгеләү эшчәнлеген башкару хокукы бирә.
Россия Федерациясе субъектларында квалификация имтиханнары үткәрүне оештыру өчен ФБУ “Федераль ресурс үзәге” алдан гаризалар кабул итә.
Дәгъвачылар төркеме җыйналгач Россия Федерациясенең әлеге субъектында квалификация имтиханын кабул итү оштырылачак.
Җентекле мәгълумат – НП “ТР бәяләүчеләр берлеге” тр.рф – бәяләүчеләре сайтында.
2019 елның 6 мартында 10.00 сәгаттә Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан Республикасы милке булып Ютазы муниципаль районының Акбаш авыл җирлеге һәм Әлмәт муниципаль районының Рус-Акташы авыл җирлегендә урнашкан җир участокларын 5 ел срокка арендага бирү килешүләрен төзү хокукы өчен ачык аукцион үткәрә.
Аукционда катнашу өчен гариза бирү, өстәмә мәгълумат алу мәсьәләсе буенча хәбәр басылып чыккан көннән 2019 елның 4 мартына кадәр түбәндәге адрес белән: Казан шәһәре, Вишневский урамы, 26 йорт, 1 этаж, 110б кабинет, тел.264-30-81 (өчке тел.2-39), эш көннәрендә 8.00-17.00 сәг., җомга көнне 15.45сәг. кадәр мөрәҗәгать итәргә. Җаваплы - Прокофьева Елена Александровна.
Гаризаларны карау һәм катнашучыларны билгеләү 2019 елның 5 мартында түбәндәге адрес буенча булачак: Казан шәһәре, Вишневский урамы, 26 йорт.
Ачык аукционда, сатуларда катнашу гаризасы формасы, шәһси мәгълуматләрне эшкәртүгә ризалык бирү һәм җир участогын арендага бирү килешүе поекты Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтында www.mzio.tatarstan.ru, муниципаль районнар сайтында, шулай ук Россия Федерациясенең мәгълуматләр урнаштыру, сатулар үткәрү рәсми сайтында урнашкан www.torgi.gov.ru.
2019 елның 21 февралендә Арча муниципаль районында Татарстан Республикасы Президентының 2010 елның 22 март № УП-156 номерлы “Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү тәртибенең үсешен һәм хокукый белемен күтәрү чаралары турындагы” Указы һәм 2012 елның 02 ноябре №73 ТРЗ номерлы “Татарстан Республикасы гражданнарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы” законы кысаларында чаралар булачак.
Республика мәгълүмат-консультатив төркеме составында бу чарада дәүләтнең җир һәм милек мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтлэре министрлыгының хокукны тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ханжина Анна Викторовна катнашачак.
Татарстан Җир hәм Милек мөнәсәбәтләре министрлыгы 2019 елда акционерларның еллык гомуми җыелышларын үткәрүгә хәзерлек эшләре кысаларында акцияләре Татарстан Республикасы дәүләт милке булган hәм (яки) аларга карата махсус хокук (алтын акциядән) файдалану турында карар кабул ителгән акционерлар җәмгыятьләре үткәргән корпоратив чараларга мониторинг уздыра.
Җәмгыятьләрнең директорлар Советы “Акционерлар җәмгыяте турындагы” федераль закон нигезендә акционерлардан кергән тәкъдимнәрне карарга hәм аларны акционерларның гомуми җыелышы көн тәртибенә кертү яки күрсәтелгән көн тәртибенә кертүне кире кагу турында, законда каралган срокта, карар кабул итергә бурычлы.
Акционерлар җәмгыятьләрендә Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрен тәэмин итү максатында, акцияләре Татарстан Республикасы милке булган акционерлар җәмгыятьләренә, акционерлар җәмгыятьләренең Татарстан Республикасы дәүләт вәкилләренә 2019 елда акционерларның еллык гомуми җыелышларын хәзерләү hәм үткәрү буенча директивалар hәм акционерлар җәмгыятьләре белән идарә итү мәсьәләләре буенча карар проектларына килешү кирәклеге турында инструктив хатлар җибәрелде.
Югарыда күрсәтелгән директивалар hәм инструктив хатлар Татарстан Республикасы Җир hәм Милек мөнәсәбәтләре министрлыгының сайтында Белешмә хәбәрләр/Дәүләт вакилләренә белешмәләр бүлегендә урнаштырылган.