ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 13 февралендә Татарстан җир hәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев председательлегендә, гидротехник корылмаларың (ГТК) җыелма исемлегенә төзәтмәләр кертү буенча видеоконференция тәртибендә киңәшмә узды.

        Инвентаризациянең чираттагы этаплары йомгаклары буенча 2019 елның  

1 январенә муниципаль берәмлекләрнең милке булган 709 ГТК тора.

        Киңәшмәдә шулай ук республиканың 14 районында гидротехник корылмалар белән эшләү, шул исәптән җибәрелгән җитешсезлекләр турындагы мәсьәлә дә каралды. Эшләрне төгәлләүнең якынча срокларын күрсәтмичә, рәсмиләштерү чорында торучы ГТКлар булу, кайбер районнарда муниципаль милекнең хокук раслау документлары рәсмиләштерелмәве, ГТКлар исемлегенә нигезсез рәвештә буалар, плотиналар кертелүе билгеләп узылды.

        Муниципаль берәмлекләргә ачыкланган кисәтүләргә төзәтмәләрне 2019 ел-ның 1 мартыннан да соңга калмыйча үткәрергә киңәш ителде.

        Шулай ук “ТР муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциясенең 13 съезды йомгакларыннан чыгып кабул ителгән “Татарстан Республикасы дәүләт власте органнары hәм җирле үзидарә власте органнарының уртак чаралар планының” ГТКларны декларация алды тикшерүләренә башкару өчен акчага ихтыяҗын билгеләү өлеше буенча тәкъдимләр каралды.

        Урыннарга Росстехнадзор ТР гадәттән тыш эшләр министырлыгы вәкилләре белән берлектә куркынычсызлык декларациясе кирәк булган ГТКларны hәм декларация алды тикшерүләрен уздыру графигын 2019 елның 1 мартыннан да соңга калмыйча ачыкларга тәкъдим итәргә.

        Киңәшмә эшендә Ростехнадзорның Приволжское идарәсе, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмләр Советы” Ассоциясе, «Татмелиорация ТК», АҖ вәкилләре, Министырлык белгечләре катнашты.


11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 9 февралендә Казанда XXXVII Бөтенроссия массакүләм “Чаңгы узышлары -2019” hәм республиканың “Татарстан-Чангы юлы – 2019” чангы ярышлары старт алды. Массакүләм чаңгыда йөгерү өч мәйданда: Горкино-Ометьево урман паркы, Юдино бистәсе «Локомотив» стадионы  hәм Казансу елгасы тугаенда (Гаврилов– Чуйков урамнары) узды.

     Татарстан Республикасы Җир hәм Милек министрлыгы хезмәткәрләре, Юдино бистәсе «Локомотив» стадионында чаңгы йөгерешендә  hәрвакттагыча актив катнаштылар.

    hэрбер йөгерештән соң номинация буенча җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

     Спортчылар hәм җанатарлар өчен күңел ачу программасы тәкъдим ителде.


8
февраль, 2019 ел
җомга

Бүген Азат Хамаев Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Василь  Шайхразиев белән бергә яшь ҖЧШ “Техносервис” предприятиесендә җитештерү шартлары, Муса Җәлил исемендәге педагогик көллиятенең инновацияле проектлары белән танышты.

     Аннан соң ул Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Советы Сессиясендә катнашты.

     Район Советы Сессиясендә “Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының 2018 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары  hәм 2019 елга бурычлар турындагы” мәсьәлә тикшерелде. Отчет белән муниципаль район башлыгы Айдар Салахов чыгыш ясады.

     Совет Сессиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Василь  Шайхразиев катнашты hәм чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31.12.2013 ел №1140 “Татарстан Республикасы дәүләт милке белән идарә итүнең 2014-2020 елларга дәүләт программасын раслау” турындагы карарын үтәү йөзеннән Татарстан Республикасың җир hәм милек министрлыгы 29.12.2018 № 4717-Р боерык кабул итте.

Шушы боерыкка бәйле рәвештә 2019 елда Татарстан Республикасың 88 учреждениесенең дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану, дәүләт милкен саклау буенча тикшерүләр үткәреләчәк.

Элек үткәрелгән тикшерүләрдә байтак бозулар ачыкланды.

“2018 елда Республика милек казнасы” дәүләт бюджет учреждениеләре Татарстан Республикасың дәүләт милкен түләүсез куллану килешүе буенча файдаланучы 50 учреждение hәм 13 оешмасында тикшерүләр уздырды.

2018 елда үткәрелген тикшерүләр нәтиҗәләре ачыклаганча дәүләт милкеннән файдалануның төп бозулары булып түбәндәгеләр тора:

1. Хуҗасы белән килешмичә милекне башка оешмаларга бирү (10 учреждение).

2. Җир участокларында башка оешмаларның күчемсез милке булу (7 учреждение).

3. Файдаланмый торган  дәүләт милке (мәйданы 20 000 кв.м. булган 44 объект).

4. Файдаланылмаучы җир участоклары булу (мәйданы 110 000кв.м. булган 14 җир участогы).

Татарстан Республикасы җир hәм милек министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт милке хуҗаларының игътибарын милектән нәтиҗәле файдалану кирәклегенә юнәлтә.


7
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы милкендәге мөлкәтне озын срокка һәм льготалы шартларда кече һәм урта эшмәкәрле субъектларына тапшыру өчен аренда килешмәсе төзү хокукына аукцион игълан ителде.

Арендага тапшыру срогы – 6 ел

Аренда түләве:

Арендалауның беренче елында – 0 процен;

Арендалауның икенче елында – 0;

Арендалауның өченче елында – 25 процент;

Арендалауның дүртенче елында – 50 процентов;

Арендалауның бишенче елында – 75 процентов;

Арендалауның алтынчы һәм аннан соңгы елларында – мөлкәтнең базар бәясе нәтиҗәләре буенча билгеләнгән аренда бәясенең 100 проценты күләмендә.

Максатчан билгеләнеше:

– авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү яки сату өчен;

– Россия Федерациясенең дәүләт программалары,  Россия Федерациясе субъектлары, программалары, муниципаль берәмлекләр программалары билгеләгән социаль әһәмияткә ия эшчәнлек төрләре өчен;

– ашамлык һәм сәнәгать җитештерүчәнлек товарларын, халык куллану товарларын, дару һәм медицина өчен билгеләнеше булган эшләнмәләр җитештерү өчен;

– халыкка коммуналь һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү;

– халык сәнгать һөнәрен үстерү өчен;

– социаль билгеләнештәге объектларны реконструкцияләү һәм төзү өчен.

Аукцион үткәрү турындагы мәгълүмат https://torgi.gov.ru/, сайтында урнаштырылган, белдерү номеры  240119/0050700/01.

Аукцион үткәрү көне һәм вакыты25.02.2019 10.00 сәг. Казан шәһ., Вишневский ур., 26 адресы буенча. (аукционнар залы).

         Аукционда катнашу өчен гаризаларны кабул итү төгәлләнү көне: 14.02.2019 17.00 сәг.

Тулырак мәгълүмат - 264-30-81 телефоны аша.  Җаваплы – Прокофьева Елена Александровна. 

Игътибар! Аукционда бары тик Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган кече һәм урта эшмәкәрле субъектларының Бердәм реестрына кертелгән кече һәм урта эшмәкәрле субъектлары гына катнаша ала.  Арендага килешмәсе төзү хокукы бирелергә тиешле дәүләт милке исемлеге, мәйданы, башлангыч бәясе, килешмә срогы һәм фотоматериаллар тупланган мәгълүмат министрлыкның рәсми сайтының «Аукционнар и конкурслар» бүлегенең “Татарстан Республикасы милкендәге мөлкәтне озын срокка һәм льготалы шартларда кече һәм урта эшмәкәрле субъектларына тапшыру өчен арендага бирү” бүлекчәсендә.

Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 2018 елның 28 ноябре, № 451-ФЗ Федераль законы (соңрак – Закон) хөкем системасын камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Закон Дәүләт Думасы тарафыннан 2018 елның 20 ноябрендә кабул ителгән hәм 2018 елның 23 ноябрендә Федерация Советы тарафыннан хупланган.

“Арбитраж процессуаль кодексы”, “Гражданнар процессуаль кодексы”, “Административ суд эшчәнлеге кодексы”, “Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында”, “Россия Федерациясендә өченче суд турында”гы, “Башкарма җитештерү турында”гы hәм кайбер башка федераль законнарга комплекслы үзгәрешләр кертелде.

Закон актларына үзгәрешләр 29 июль 2018 ел  № 1-ФКЗ  “Федераль конституцион законга үзгәрешләр кертү”, “Россия Федерациясе хөкем системасы” hәм аерым федераль конституцион законнарга үзгәрешләр кертү гомуми юрисдикция кассацион судлар, гомуми юрисдикция аппеляцион судлар оештырылу сәбәпле кертелде (соңрак - №1 ФКЗ)

Бу үзгәрешләр гомуми юрисдикция судларының апелляция инстанцияләре гомуми юрисдикцияле кассация hәм аппеляция судларының эшләрне карау hәм обжалования процедуралары, югары судта кассацион hәм күзәтү сыйфатында эшләрне карауга кагыла.

Гражданлык hәм арбитраж эшләрне башкарганда якларның представительләренә югары юридик белемле булу таләп ителү кертелә. Бу таләп җәмәгать судьялары hәм район судларының гражданлык эшләрен карауга кагылмый.

№1-ФКЗ Законы нигезендә гомуми юрисдикция кассацион судлары, гомуми юрисдикция апелляция судлары вазыйфага билгеләнгән саннан кимендэ икедән бере билгеләнгәндә оешкан дип санала.

Күрсәтелгән судларның эшчәнлеген башлау көне турындагы карарны Россия Федерациясенең Югары Суды Пленумы кабул итә hәм бу турыда 2019 елның 1 октябреннән дә соңга калмыйча рәсми рәвештә хәбәр итә.

 


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген, ягъни 2019 елның 6 февралендә министр Азат Хамаев Зәй муниципаль районының яңа Агросәнәгать паркы эше белән танышты hәм Татарстан Республикасының Зәй муниципаль район Советы утырышында катнашты. Совет утырышында Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районының 2018 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары hәм 2019 елга бурычлар турындагы” мәсьәлә тикшерелде. Доклад белән муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясады. Өстәмә докладлар белән “Аккурайд-Уилз Руссия” ҖЧШ башкарма директоры Илья Давыдов hәм “Зәй” агрофирмасы директоры Ирек Хөснетдинов чыгыш ясады.

Зәй муниципаль район Советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты hәм чыгыш ясады.

 


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

       Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2019 елның 31 нче гыйнвар торышына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 59,5 миллион сум акча керде.  Татарстан Республикасы бюджеты каршында бюджет йөкләмәсе 10,2 % ка үтәлде.

Шул исәптән, статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 7,44  миллион сум - план 12,2 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 5,19 миллион сум – план 7,4 % ка үтәлгән;

сервитуттан – 0,04 миллион сум – план 1,8 % ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 14,74 миллион сум – план 59 % ка үтәлгән;

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 20,3 миллион сум – план 32,4 % ка үтәлгән;

башка табышлардан – 11,8 миллион сум табыш кергән.

Россия Федерациясе Президенты тарафыннан 27.12.2018 №580-ФЗ « Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексына һәм Россия Федерациясенең Җинаять-процессуаль кодексына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон имзаланды. Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексына кергән үзгәрешләр финанс-банк өлкәсендә коррупциягә каршы гамәлләр һәм Россия Федерациясе законнарын бозган өчен җаваплылыкны көчәйтүгә юнәлтелде. Өлешчә, җинаятьчелек җаваплылык кыйммәтле кәгазьләр хуҗалары реестрына яки депозитлар исәбе системасына ялган  һәм тулы булмаган мәгълүмат кертү, бер төркем затлар яки оешкан төркем тарафыннан алдан сөйләшенеп финанс документлары исәбе һәм финанс оешмаларының исәп-хисапларын фальсификацияләү, күрсәтелгән документларга физик затлар яки шәхси эшмәкәрләр керткән матди чаралар турындагы мәгълүматларны кертмәү кебек гамәлләр башкаруга кагыла.

28.01.19 көнне Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең  Салым базасы кадастр бәясе кебек билгеләнә торган күчемсез милек объектларының 2019 елга билгеләнгән исемлегенә өстәмәләр керткән 28.12.2018 № 4696-р боерыгы теркәлде. Бу боерык 2019 нчы елның 29 гыйнварыннан Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат сайтында pravo.tatarstan.ru урнаштырылды һәм 2019 нчы елның 01 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә таратыла.

Боерык белән шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының рәсми сайтында “Салым базасы кадастр бәясе кебек билгеләнә торган күчемсез милек объектлары” бүлегенең “2019 елга күчемсез милек объектлары исемлеге” бүлекчәсендә таныша аласыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International