ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2019 нчы елның 14 һәм 18 март көннәрендә автотранспорт чаралары сату буенча электрон формада аукцион үткәрә. Сатуга безнең һәм чит илдә җитештерелгән автомобильләр куелды. Сату турында мәгълматларны Россия Федерациясенең рәсми сайтында www.torgi.gov.ru, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең сайтында www.mzio.tatarstan.ru һәм на электрон мәйдан - sale.zakazrf.ru сайтларында таба аласыз.
Сатуда катнашу өчен претендентлар электрон мәйдан - sale.zakazrf.ru сайтында теркәлергә тиешләр.
Татарстан Республикасының җирле үзидарәләре мәгълүматлары буенча, 2018 ел нәтиҗәләре буенча 2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре карамагындагы муниципаль милек һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан җирле бюджетка 5 023,8 миллион сум салым булмаган табыш керде. Татарстан Республикасы буенча җирле бюджет каршында бюджет йөкләмәсе 111 % ка үтәлде, ләкин шулай да ике муниципаль районда – Кама Тамагы (бюджет йөкләмәсе 79,2 % ка үтәлде) һәм Тукай районында (бюджет йөкләмәсе 97,9 % ка үтәлде) еллык бюджет йөкләмәсе үтәлмәде.
ТР Бәяләр союзы Идарәчелегенең утырышында тәкъдимнәр исәбе белән Эш планы расланды, әгъзалык өчен түләү һәм ташламалар билгеләнде, 2019 няы елның 21 мартына еллык гомум җыелыш үткәрү көне билгеләнде.
Идарәчелек югары уку йортлары арасында студентларның “Бәяләү эшчәнлеге” юнәлеше буенча иң яхшы чыгарылыш квалификация эшенә конкурс үткәрү турындагы Нигезләмәсен раслады.
Утырыш барышында Хакимият органнары белән хезмәттәшлек буенча комитет рәисе Рамил Ибраһимов мәгълүматы тыңланылды, арйоннарның партнерлык базасын һәм эксперт ярдәме өлкәсендә Комитет эшчәнлеген киңәйтү турында карар кабул ителде. Шулай ук Партнерлыкның бәяләү турында исәп-хисап экспертизалары вакытында Эксперт-консультацияләү советы һәм муниципалитетлар белән хезмәттәшлек буенча Регина Нуреева кандидатурасы расланды.
«Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе 2019 нчы елның 1 гыйнварыннан “авыл хуҗалыгы өчен билгеләнешле җирләр” категориясендәге яңа исәпкә алынган җир кишәрлекәрен, шулай ук Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына мәгълүматлары кергән элек исәпкә алынган һәм характеристикаларына үзгәрешләр кергән җир кишәрлекләренең дә кадастр бәяләвен билгеләү буенча функцияләрен башкаруга кереште.
Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2019 елның 11 март көнне бәясе буенча ачык формада тәкъдимнәр кертү юлы белән дәүләт милкен сату буенча электрон рәвештә 2 ачык аукцион игълан ителде.
Беренче аукционда гомуми мәйданы 248 кв.м лы ТР, Казан, Клара Цеткин ур, 8/27 адресы буенча урнашкан 16:50:090107:207 кадастр номерлы, 2 катта урнашкан торак булмаган бүлмәләр сатыла.
Башлангыч бәясе – НДС исәбе белән 6 841 386,00 сум.
Аукцион адымы - 102 600,00 сум.
Шул ук көнне үткәрелергә тиешле аукционда сатуга:
- гомумии мәйданы 64,9 кв.м лы 1 катлы автогараж, кадастр номеры 16:14:990138:249, адресы: ТР Буа районы, Буа шәһ., Костмонавтлар ур., 31в;
- җир кишәрлеге, җир категориясе: торак пунк җирләре, гараж төзү өчен билгеләнгән, гомуми мәйданы 626 кв.м, кадастр номеры 16:14:990138:277, адресы: ТР Буа районы, Буа шәһ., Ленин ур., 52.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2019 елда акционерлык җәмгыятьләрендә акционерларның еллык гомум җыелышларын үткәрүгә әзерлек эшләре алып барыла.
“Акционерлык җәмгыятьләре турындагы” Федераль закон буенча хәзерге вакытта Татарстан Республикасы катнашкан өлеше булган һәм аларга карата махсус хокук (“Алтын акция”) файдаланылган акционерлык җәмгыятьләренә еллык гомум җыелышларның көн тәртибенә һәм акционерлык җәмгыятьләре контроле һәм идарә органнарына дәүләт вәкилләрен этәрү буенча тәкъдимнәр белән белдерү кәгазьләре җибәрелде. Барлыгыи 141 дәүләт вәкиле һәм 82 АҖ 17 бүйсез директор этәрелде.
Акционерлык җәмгыятьләрендә акционерларның еллык гомум җыелышлары 2 айдан да иртәрәк үткәрелми һәм 6 айдан да соңга калмыйча үткәрелә.
Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы нефть чыгаручы компанияләр өчен җир кишәрлекләре теркәүдә, шул исәптән кирәкле объектлар төзү өчен яраклы категорияләргә күчерүдә ярдәм итә.
Бүгенге көн торышына 2019 нчы елда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар буенча гомуми мәйданы 19 га булган 25 авыл хуҗалыгы җирләрен сәнәгать объектлары төзелеше эшләре алып баруга яраклы категорияләргә күчерелде, шуларның:
- В.Д.Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ өчен – гомуми мәйданы 1 га булган 2 җир кишәрлеге;
- кече нефть компанияләр өчен – – гомуми мәйданы 18 га булган 23 җир кишәрлеге.
29-30 гыйнвар көннәрдә Азат Хамаев үзенә беркетелгән Минзәлә муниципаль районының Юшадин һәм Кәдрәкле авылларында халык белән һәм Минзәлә үзәк хастаханәсенең хезмәт коллективы белән очрашуда катнашты.
Кәдрәкледә “Минзәлә таңнары” агрофирмасы җитәкчесе урынбасары Илдар Әкбәров 2018 нче елда башкарылган эшләр турында исәп-хисап тотты, киләчәк планнарга тукталды. Ике авл очрашуында да вәкаләтле участок полиция лейтенанты Ришат Шайахметов җыелыштагыларны җинаятьчелек торышы белән таныштырды, халыкны закон бозуларсыз һәм сизгерлекне югалтмыйча яшәргә чакырды. Юшадин авылында районның Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев чыгышында райондагы үзгәрешләргә тукталды, кыскача республика программалары белән таныштырды.
Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2018 елда тармаклы министрлыклар белән берлектә Татарстан Республикасы территориясендәге кулланылмый торган күчемсез милек объектларын инвентаризациялә буенча чаралар үткәрелде. Башкарылган эш нәтиҗәсендә 123 кулланышка кермәгән күчемсез милек объекты ачыкланды. Бу исемлек хуҗалык әйләнешенә кертү максаты белән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтына урнаштырылды.
“Дәүләт кадастры бәяләве турындагы” 2016 елның 3 июленнән №237-ФЗ Федераль закон нигезендә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең 26.09.2018 №3173-р боерыгын тормышка ашыру максатыннан агымдагы елда Татарстан Республикасының су фонды урман фонды, махсус сакланышлы объектлар һәм территорияләр җирләренә дәүләт кадастры бәяләве уздырылачак.
2018 нче елда «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан дәүләт кадастры бәяләвен үткәрүгә әзерлек буенча чаралар үткәрелде. Эзерлек этабында хокук ияләреннән күчемсез милек объектлары характеристикалары турында декларацияләр тапшырылмады.