ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

2019 нчы елның 28 гыйнвары көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә Татарстан Республикасы Президенты боерыклары нигезендә масштаблы инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен җир кишәрлекләрен бирү сораулары каралды.

Киңәшмә барышында арендага бирелгән җир кишәрлекләренең инвестицион проектларны тормышка ашмавы куркынычы, намуссыз инвесторлар белән җир кишәрлеге арендасы килешмәсен гамәлдән чыгару һәм җир кишәрлекләрен кире кайтару механизмнары турында, җир кишәрлегендә объект төзелеше белән бәйле дәгъваларга юл куймау механизмы һәм инвесторның банкротлыгы турында,проектны тормышка ашыруны контрольдә тоту һәм контрольдә тотучы органнар турындагы сораулар каралды.

 


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан РФ Җир кодексының 39.11 һәм 39.12 маддәләре нигезендә ТР Менделеевск, Әлмәт һәм Ютазы  муниципаль районнары территориясендәге Татарстан Республикасы милкендәге җир кишәрлекләренә арендалау килешмәләре төзү хокукына ачык аукционнар үткәрү турында боерыклар кабул итте.

Ачык аукционнарда катнашу өчен гаризалар формасы,  персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык формасы һәм җир кишәрлеген арендалау килешмәсе проекты www.mzio.tatarstan.ru ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтында, Татарстан Республикасының муниципаль районнары сайтларында, Россия Федерациясенең аукционнар үткәрү турындагы мәгълүматлар www.torgi.gov.ru сайтларында урнаштырылган.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды (Казан).

«Татнефть» компаниясенең энергетика өлкәсендә үсеше стратегиясе турындагы мәгълүмат тыңланылды. Якындагы ун елда компаниянең энергосистемасы үзәкләштереләчәк һәм ул асылда традицион чыганакларны файдаланачак. Шул ук вакытта берничә альтернатив хәл ителеш тә гамәлгә ашырылачак, шулардан: иярчен нефть газындагы электростанцияләр, мини гидроэлектростанцияләр, энергия ресурсларыннан нәтиҗәле файдалануга һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлгән перспектив проектлар башлап җибәрелгән: җылылык һәм электр энергиясен агач йомычкасыннан алу, электр энергиясен чыгарып ташланучы газдан эшләү. Өстенлекле юнәлешләр арасында биоягулык җитештерү билгеләп үтелде - проектны гамәлгә ашырудан нәтиҗәлелек «Нефть эшкәртү» бизнес-юнәлеше табышлылыгы һәм компаниянең мотор ягулыкларының Европа һәм бөтендөнья базарларында конкуренциягә сәләтен арттыру исәбенә фаразлана.

2018 елда эчке аудитка идарә эшенә дә йомгак ясалды. Аудитлар йомгаклары буенча шиннар комплексы заводлары ихтыяҗлары өчен монополия сатып алулары өлешен киметү һәм җитештерүчеләр белән турыдан-туры шартнамәләргә күчү зарурлыгы билгеләп үтелде.

 

25 гыйнвар көнне министр урынбасары Артур Галиев рәислегендә Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама җирле үзидарәләре һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, шулай ук проект оешмалары вәкилләре катнашында видеоконференция режимында киңәшмә үтте. Бу районнарда күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү проценты түбән - Әлмәттә – 62,6%, Бөгелмәдә – 63,5%, Түбән Камада – 58,1%.

Киңәшмәдә күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү, җир дефицитлыгы һәм аларны чишү вариантлары, шул исәптән торак пункт чикләрен киңәйтү һәм территориаль планлаштыру документларына үзгәрешләр кертү сораулары каралды.

 


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы милкендәге мөлкәтне озын срокка һәм льготалы шартларда кече һәм урта эшмәкәрле субъектларына тапшыру өчен аренда килешмәсе төзү хокукына аукцион игълан ителде.

Арендага тапшыру срогы – 6 ел

Аренда түләве:

Арендалауның беренче елында – 0 процен;

Арендалауның икенче елында – 0;

Арендалауның өченче елында – 25 процент;

Арендалауның дүртенче елында – 50 процентов;

Арендалауның бишенче елында – 75 процентов;

Арендалауның алтынчы һәм аннан соңгы елларында – мөлкәтнең базар бәясе нәтиҗәләре буенча билгеләнгән аренда бәясенең 100 проценты күләмендә.

Максатчан билгеләнеше:

– авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү яки сату өчен;

– Россия Федерациясенең дәүләт программалары,  Россия Федерациясе субъектлары, программалары, муниципаль берәмлекләр программалары билгеләгән социаль әһәмияткә ия эшчәнлек төрләре өчен;

– ашамлык һәм сәнәгать җитештерүчәнлек товарларын, халык куллану товарларын, дару һәм медицина өчен билгеләнеше булган эшләнмәләр җитештерү өчен;

– халыкка коммуналь һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү;

– халык сәнгать һөнәрен үстерү өчен;

– социаль билгеләнештәге объектларны реконструкцияләү һәм төзү өчен.

Аукцион үткәрү турындагы мәгълүмат https://torgi.gov.ru/, сайтында урнаштырылган, белдерү номеры  240119/0050700/01.

Аукцион үткәрү көне һәм вакыты25.02.2019 10.00 сәг. Казан шәһ., Вишневский ур., 26 адресы буенча. (аукционнар залы).

         

2019 елның 24 нче гыйнвар көнне  гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Тәтеш муниципаль районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды.

       Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Анна Ханжина җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте. Сораулар җир кишәрлекләренеж категорияләрен үзгәртү,  җир чикләренә төгәллек кертү, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү, пай җирләрен теркәүгә кагылышлы иде.

 


24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Министр Азат Хамаев үзенә беркетелгән Минзәлә муниципаль районының авылларында халык белән очрашуда катнашуны дәвам итә. 22-23 гыйнвар көннәрне ул Иске Матвеевка һәм Кузембетьево авылларында халык һәм хезмәт коллективлары җыелышларында катнашты.

Чараларда   авыл башлыкларының 2018 нче елда территорияләр үсеше буенча эшләнелгән эш турында исәп-хисап турындагы традицион чыгышларыннан тыш  Кузембетьево авылында бүгенге көндәге актуаль тема булып торган авыл хуҗалыгы үсеше перспективалары турындагы доклад та тыңланылды.

 


23
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

22.01.2019 кызыксынучы оешмалар катнашында “Җылылы энерго челтәрләре” ТР ДУП карамагына тапшыру максатыннан Татарастан Республикасы, Казан шәһәре, Короленко ур., 52Ф, 54, 58А йортлары адреслары буенча урнашкан җылылык челтәрләре участокларының баланс кирәк-яракларын билгеләү соравын карадылар. Киңәшмә барышында “Җылылы энерго челтәрләре” ТР ДУП Казан шәһәренең Короленко урамындагы җылылык челтәренең аерым өлешләрен инвентаризацияләү буенча чаралар үткәрү тәкъдим ителде.

22-23 гыйнвар көннәрдә Татарстан Республикасы делегациясе Төмән өлкәсендә эшли. Визитның максаты – шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүдә төбәк мәгълүмат системасын тормышка ашыру буенча Төмән тәҗрибәсен өйрәнү. Шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү системасында Төмән белгечләре эшләгән программа аеруча кызыксынучанлык уятты. Анда территорияләр үсеше, алардагы төзелешләр, җир кишәрлекләре, капиталь төзелеш объектлары, һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеген башкару өчен башка мөһим мәгълүматлар турында документлаштырылган мәгълүматлар җыелган. Шуның өстенә, ул бердәм дәүләт хезмәте порталы аша һәркемгә ачык, һәм төзелеш өчен рөхсәт алганда вакытна күпкә тизләтә, дип хәбәр итә “Төмән вакыты” телеканалы.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ел саен ТР дәүләт милке реестрын актуализацияләү үткәрә. Татарстан Республикасы милке белән төрле хокукларда идарә итүче юридик затлар 2019 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча ТР ҖИр һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына ТР дәүләт милке реестры турындагы Нигезләмәнең 2.3 п. нигезендә программа продуктының тиешле форматында мөлкәт составы турындагы мәгълүматларны тапшырырга тиеш.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International