15-16 гыйнвар көннәрдә Азат Хамаев үзенә беркетелгән Минзәлә муниципаль районының Әтрәкле һәм Югары Тәкермән авылларында халык һәм хезмәт коллективлары җыелышларында катнашты.
Чарада 2018 нче елда территорияләр үсеше буенча эшләнелгән эш турында исәп-хисап белән авыл башлыклары чыгышлары тыңланылды.
Татарстан Республиксының социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләре һәм актуаль сораулары турында ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев чыгыш ясады. Шулай ук ул файдаланылмый торган җир кишәрлекләре һәм объектларны кече эшмәкәрлек һәм фермерлык белән шөгыльләнергә теләүче инициативалы гражданнарга ярдәм итү өчен билгеләнгән льготалы шартларда алу турында аңлатмалар һәм рекомендацияләр бирде.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрлык җитәкчеләре Астрахань өлкәсенең дәүләт милке белән идарә итү буенча агентлыгы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Наталья Москвитина белән очраштылар.
Кунакларга ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча презентация күрсәтелде. Тәҗрибә уртаклашу барышында җир ресурслары белән идарә итү, эшмәкәрлеккә ярдәм итү, дәүләти-шәхси партнерлыкны үстерү, муниципаль берәмлекләр һәм федераль структуралар белән хезмәттәшлек итү, күчемсез милек объектларына дәүләт кадастры бәясен билгеләү, чикләрне билгеләү һәм дәүләт милке һәм мөлкәте белән идарә итү өлкәсендәге башка сораулар каралды.
2018 нче елның 27 декабре көнне Россия Федерациясе Президенты тарафыннан “Россия Федерациясенең Торак кодексының күпфатирлы йортта фатирларны үзгәртеп кору һәм планын үзгәртүне үткәрүне җайга салучы нормаларны тәртипкә салу өлешенә үзгәрешләр кертү турындагы” №558-ФЗ Федераль законны имзалады. Федераль законны кабул итү күпфатирлы йортта фатирларны үзгәртеп кору һәм планын үзгәртү сорауларында хокукый җитешсезлекләрне бетерү мөмкинлеге бирде. Кабул ителгән Федераль закон нигезендә күпфатирлы йортта фатирларны үзгәртеп кору һәм планын үзгәртүне оештыруның бердәм тәртибе билгеләнелә.
“Минималь хезмәт хакы турындагы” Федераль законның 1нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы” 25.12.2018 № 481-ФЗ Федераль закон кабул ителү сәбәпле 2019 нче елның 1 нче гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакы күләме айга 11 280 сум булды.
Россия Федерациясенең Хезмәт кодексының 129, 133 маддәләре нигезендә хезмәт нормаларын һәм эш сәгатьләрен тулысынча үтәгән хезмәткәргә айлык хезмәт хакы минималь хезмәт хакы күләменнән дә ким түләнелмәскә тиеш.
Татарстан Республикасы карарын тормыш ашыру максатыннан Татарстан Республикасының киңлекләр мәгълүматлары фонды” дәүләт бюджет учреждениесе булдырылды. Учреждение эшчәнлегенең төп максаты – Татарстан Республикасының бердәм региональ электрон картографик нигезен һәм географичек объектлар атамаларын, киңлекләр мәгълүматлары фондын алып бару.
Хәзерге вакытта ДБУ тәэмин итү буенча смета һәм штат расписаниесен әзерләү эшләре алып барыла. Алар расланганнан сон ДБУ эшкә керешәчәк.
27.12.2018 Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин тарафыннан “Дәүләт һәм муниципаль милектә булган һәм ерак Көнчыгыш федераль округы составына керүче Россия Федерациясе субъектлары территориясендә урнашкан җир кишәрлекләрен гражданнарга бирү үзенчәлекләре турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы” Федераль законга үзгәрешләр кертү турындагы” № 503-ФЗ Федераль закон һәм “Авыл хуҗалыгы өчен билгеләнешле җирләр әйләнеше турындагы” Федераль законның 3 нче маддәсе имзаланды.
Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2018 елның 31 нче декабрь торышына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 1 967,4 миллион сум акча керде. Шулай итеп, татарстан Республикасы бюджеты каршындагы йөкләмә 107,2 % ка үтәлде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
Килешмәләр киң спектрда үзара хезмәттәшлекне, шул исәптән мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сату-алу эшләре карарлары проектларының законга тәңгәлеген анализлауны камилләштерү буенча эшне күздә тота.
2018 елда гомуми мәйданы 128 га булган 103 җир кишәрлеген башка категориягә күчерү өчен ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы әзерләгән проектлар буенча зиратлар урнаштыру өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 54 карар кабул ителде:
- Баулы муниципаль районында – 2 җир кишәрлеге;
- Буа муниципаль районында – 49 җир кишәрлеге;
- Югары Ослан муниципаль районында – 3 җир кишәрлеге;
- Кукмора муниципаль районында – 6 җир кишәрлеге;
- Минзәлә муниципаль районында – 12 җир кишәрлеге;
- Мөслим муниципаль районында – 2 җир кишәрлеге;
- Саба муниципаль районында – 14 җир кишәрлеге;
- Спасс муниципаль районында – 13 җир кишәрлеге;
- Чирмешән муниципаль районында – 2 җир кишәрлеге.
Бүген КФУ ның Дәүләт һәм муниципаль идарәнең югары мәктәбендә ТР Президенты каршындагы Кадрлар һәм дәүләт хезмәте хезмәте департаменты җитәкчесе Александр Белов рәислегендә кадрлар подразделениеләре җитәкчеләре белән 2018 нче ел нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрелде.
Бу чарада шулай ук Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарәнең югары мәктәбе директоры Игорь Привалов та катнашты.