ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

26.12.2018 көнне ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев республиканың барлык муниципаль районнары вәкилләре белән видеоэлемтә режимында гидротехник корылмаларның җыелма исемлеге мәгълүматларының ТР Гадәттән тыш ситуацияләр һәм гражданлык оборонасы буенча министрлык һәм Ростехнадзорның Идел буе идарәсе  мәгълүмат базасы белән туры килмәүне бетерү соравы буенча чираттагы киңәшмәне үткәрде.

Киңәшмәдә Ростехнадзор һәм ТР Гадәттән тыш ситуацияләр һәм гражданлык оборонасы буенча министрлык контролендә булган гидротехник корылмаларның халык иминлеге өчен куркыныч булу сәбәпле аерым игътибар таләп ителүләре азсызыкланды.

Гидротехник корылмаларны инвентаризацияләүнең башлангыч этабы нәтиҗәләре буенча 01.08.2018 көнгә муниципаль берәмлекләр милкендә буоган 704 гидротехник корылма барлыгы ачыкланды. Шуның белән районнарда әле дә исәпкә алынмаган гидротехник корылмалар булуы ачыклана. ТР Гадәттән тыш ситуацияләр һәм гражданлык оборонасы буенча министрлык мәгълүматлары буенча районнар милкендә булган 56 гидротехник корылма исемлектә юк, Ростехнадзор базасында 832 күзәтү астындагы гидротехник корылманың районнар милкендә 736 сы гына исәпләнә.

 


26
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды.

Утырышта катнашучылар инвестицион тәвәкәллекләргә идарә итү системасы турында фикер алыштылар. Бу система кысаларында инвестицион проектлар буенча тәвәкәллекләр реестрын формалаштыру эше алып барыла, тармактагы икътисадый вәзгыятьне исәпкә алып, берләштерелгән тәвәкәллек методикалары эшләнә.

Скважиналарны җир астында ремонтлау цехларын үзәкләштерү исәбенә скважиналарны ремонтлау нәтиҗәлелеген арттыру проектын гамәлгә ашыруның барышы каралды. Төп оештыру чарлары арасында – скважиналарга үз көчләре белән ясалган капиталь ремонт күләмнәрен арттыру, шартнамәчел кампания уздыру алымнарын һәм тендер процедураларын үзгәртү, структур берәмлекләрне эреләштерү һәм специальләштерү. 

«Татнефть» төркеменең социаль проектларына һәм программаларына бердәм идарә системасы турында мәгълүмат тыңланылды. Социаль сәясәтнең ике векторы билгеләнде – корпоратив программалар лаеклы хезмәт шартларын тәэмин итүгә һәм үз персоналының  тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлә, тышкы программалар – бизнес тотрыклы үссен өчен Компания тирәсендә уңайлы мохит булдыруга. «Татнефть»нең киләчәктә социаль сәясәтен үстерү, Компаниянең стратегик максатларын исәпкә алып, социаль программаларны планлаштыруга бәйле. 

 


25
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

25.12.2018 көнне министр урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе таләпләрен саклау һәм конфликтларны җайга салу буенча комиссиясе утырышы узды.

Комиссия утырышында коррупциягә каршы политика сораулары буенча ТР Президенты Идарәсенең  коррупциягә каршы мониторинг бүлегенең баш киңәшчесе Динар Усманов, Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасе, ТР Бәяләүчеләр союзының башкарма директоры Олег Булгаков, В.Г.Тимирясов ис. Казан инновацияләр университетының юридик факультеты деканы Андрей Никитин һәм “Татарстан Республикаының икътисади җәмгыять” иҗтимагый оешмасының вице-президенты Роза Шагеева катнаштылар.

 


24
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Фатир, җир кишәрлеге, гараж яки башка объект сатып алу турында сорау сорау килеп туа икән, гариза бирүче хокук теркәү өчен тиешле документлар турында Росреестр порталына "Тормыш ситуацияләре" сервисына мөрәҗәгать итә ала.

Бу сервис Росреестрның рәсми сайтында “Физик затлар” һәм “Юридик затлар” бүлекләренең “Файдалы мәгълүмат” бүлекчәсендә. "Тормыш ситуацияләре" сервисы ярдәмендә тулы документлар исемлеге һәм кыласы гамәлләр тәртибе белән танышырга мөмкин.  Гаризачыга төгәл мәгълүмат алу өчен башта анкета тутырырга кирәк булачак.


21
декабрь, 2018 ел
җомга

2018 нче елның 21 декабре көнне министр урынбасары Рөстәм Шәмеев җитәкчелегендәТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры каршындагы коррупциягә каршы гамәлләр буенча комиссия утырышы узды. утырыш барышында 2018 елда РФ Федераль салым инспекциясе базасы һәм шәхси эшкәкәрләрнең бердәм дәүләт реестры базасы мәгълүматларына таянып, Министрлыкның дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең эшмәкәрлек эшчәнлегендә катнашуы турындагы Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе таләпләрен саклау һәм конфликтларны җайга салу  тикшерү нәтиҗәләре, норматив хлокук актлары проектларын һәм норматив хокук актларына коррупциялелеккә каршы экспертиза үткәрү, Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе таләпләрен саклау һәм конфликтларны җайга салу буенча комиссиясе эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм башка күп төрле сораулар каралды. 

2018 елның 20 нче декабре көнне  гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Саба муниципаль районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды.

Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Александр Паймухин җиргә шәхси милек хокукы теркәү, җир кишәрлекләре чикләрен салу  сораулары буенча ярдәм күрсәтте.


20
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

ТР Бәяләүчеләр союзының квалификация күтәрү һәм белем бирү буенча комитетының чираттагы  утырышында  бәяләү сыйфатын күтәрү һәм бәяләү эшчәнлеге кадрларын әзерләү сораулары каралды.

Тәнзилә Удод һәм Ләйлә Идиятуллина утырышны ачып, катнашучыларга “Бәяләү эшчәнлеге” юнәлеше буенча иң яхшы студентның чыгарылыш квалификация эшенә уку йотрлары арасындагы конкурс турында нигезләмәне презентацияләделәр.

Проект чыгарылыш эшләрен ике этапта бәяләүне күздә тота. Шулай ук бәяләү эшчәнлеге практикасы критерияләре буенча билгеләнелә.

 


19
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 44 нче утырышында катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан барлыгы  22 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 10 республика закон проекты һәм 7 федераль закон проекты. Фикер алышу барырышында депутатлар тагын 20 мәсьәлә керттеләр.

Утырышта беренче һәм өченче укылышларда 2018 елга һәм 2019, 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджетына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде. Парламентарийлар өстәмә кергән акчаларны  федераль максатчан программаларны финанслашуга һәм республика максатчан программаларын гамәлгә ашыруга, бюджет учреждениеләренең  кредитор бурычларын каплауга, социаль әһәмиятле мәдәни-спорт чараларын уздыруга җибәрәчәкләр. 

 

2018 елның 20 декабре көнне гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Саба муниципаль районында  халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барачак.

Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Александр Паймухин җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтәчәк. 


18
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 18 декабрендә Корстон кунакханә комплексында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы ассоциациясенең XIII съезды узды.

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы ассоциациясенең XIII съездында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР  Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гөбәйдуллин, Федерация Советы һәм Дәүләт Думасының Татарстан Республикасыннан депутатлары, ТР Хөкүмәте әгъзаләре, ТР Президнты Аппараты хезмәткәрләре катнашты. Съезд эшендә шулай ук ТР муниципаль берәмлекләрнең башлыклары урынбасарлары һәм Башкарма комитетлар җитәкчеләре катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International