ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

ТР буенча кадастр палатасы Татарстанда урнашкан 106 мәдәни мирас объектлары территорияләре чикләре күчемсез милек реестрына кертте. Шулардан 3 объект  федераль статуста, калганнары – муниципаль һәм региональ әһәмияттә. Алар арасында йортлар, чиркәү һәм мәчетләр, рухи училище, тарихи һәм мәдәни кыйммәткә ия мәдәният сарае.

Мисал өчен, хәзер кадастр картасында танылган россия физигы, метеорологы һәм педагогы Константин Котелов йортын күреп була. 1833 нче елда ул архитектор Петр Пятницки тарафыннан төзелгән. Объект Казан шәһәрендә, Гладилов ур., 53 йорт адресы буенча урнашкан. Шулай ук реестрга Тихомирнов йорты һәм XIX гасыр ахырында төзелгән Офицер собраниесы бинасы да кертелгән.

Хәзер күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында 306 мәдәни мирас объекты территорияләре чикләре турында мәгълүмат бар. Республикада барлыгы шундый 1600 объект санала.


14
декабрь, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасының дәү органнары җитәкчеләре урынбасарларының һөнәри үстерү максатыннан 2018 нче елның 7-22 декабре көннәрендә Иннополис университетында урынбасарлары “Цифрлы трансформация” укыту программасы буенча уку үткәрелә. Бу укыту программасында катнашучылар исемлегендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасарлары да уку үтәләр.

Укытуның төп бурычы – дәүләт хезмәткәрләрен цифрлы трансформация проектларына җәлеп итү һәм илнең барлыкка килгән цифрлы икътисады белән идарә итүгә әзерләү, үсеш векторларын билгеләү, базар мөнәсәбәтләрендәге технология перспективалары турында сөйләшү, цифровизациянең иң яхшы практикаларын карау.

2018 елның 13 декабрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Эдуард Дияров җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең Исәпләү, мониторинг һәм мәгълүмати хезмәттәшлек идарәсе  Татарстан Республикасының дәүләт милке реестры бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе вазифасына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча 5 претендент арасында җиңүче итеп Лилия Вахитова билгеләнде.

Моннан тыш һөнәри хезмәт эшчәнлеге дәрәҗәсен бәяләү нигезендә 8 дәүләт гражданлык хезмәткәрләрен аттестацияләү дә узды.

Аттестация әгъзаларының гомуми фикере буенча, барлык хезмәткәрләр дә норматив документларны, вазифа регламентларын яхшы беләләр һәм барлык сорауларга да төгәл, ышандырырлык җаваплар бирделәр.

Аттестация әгъзаларының бердәм тавышы нәтиҗәләре буенча, аттестация үтүче хезмәткәрләрнең барысы да үз вазифаларына тәңгәл киләләр дигән карар кабул ителде.


13
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетында  җир ресурсларын  рациональ файдалану һәм туфракны саклау өлкәсендәге законнарның башкарылуы каралды.

Утырышта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Мерзакреев республиканың туфрак картасын яңарту мөһимлегенә игътибар итәрләргә кирәклеген әйтте.

«Татарстанда һәрвакыт туфракны тишерүгә зур игътибар бирелде. 2000 елга кадәр без ел саен бер-ике районның туфрак картасын яңарта идек.  2000 елдан башлап,  Россия Федерацясендә иң яхшы карталарыбыз булуга да карамастан, кыр тикшеренүләре үткәрелми Алар акрынлап искерә баралар», – диде ул.

Фикер алышуда республиканың авыл хуҗалыгын формалаштыру, министрлык, ведомстволар, Иҗтимагый палата вәкилләре катнаштылар.

Татарстан Премьер-министр урынбасары, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җирдән файдалану проекты булдыруны мәҗбүри итә торган документлар пакетын эшләргә кирәклеге турында әйтте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Милләтләр Оешмасының Европа икътисадый комиссиясе делегациясе белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Анда БМОның Европа икътисадый комиссиясе Дәүләт-шәхси партнерлыгы бюросы рәисе урынбасары – Россия Федерациясе вәкиле Хафиз Салихов та катнашты.

Яклар хезмәттәшлек перспективалары, Татарстанның БМОның Европа икътисади комиссиясе проектларында катнашуы турында фикер алышты.

Кичә, агымдагы елның 12 декабре көнне, сәгать 12.00 дән 20.00 кадәр Россия Федерациясе Конституциясе көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне үтте.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре төрле иде: авыл хуҗалыгы өчен билгәнешле җирләрдән җир өлеше алу, бакчаылык ширкәтләрендәге җирләрне теркәү, закон буенча консультацияләр һәм Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы башка төрле сораулар.

Кабул итү барышында барлык мөрәҗәгатьләр буенча да Министрлыкның вәкаләтле вәкилләре тиешле аңлатмалар бирделәр. Мөрәҗәгатьчеләр барысы да җылы кабул итүгә һәм сорауларына канәгатьләнерлек җаваплар алуларына сөнеп, Министрлык тарафына рәхмәтле булып киттеләр.


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән хезмәттәшлек буенча комитетның чираттагы утырышында ТР Бәяләүчеләр союзы һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы арасындагы үзара хезмәттәшлек перспективалары каралды. Киңәшмә катнашучылар Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчелегенә Палата структурасында бәяләү эшчәнлеге буенча Комитет булдыру турында мөрәҗәгать проектын расладылар.

Расланылган документ проектларына шәхси милек объектларын бәяләү сораулары буенча предприятиеләргә методик ярдәм күрсәтүгә, исәп-хисапларны экспертизалау, бәяләү сыйфатын күтәоү, һ.б. юнәлтелгән сораулар кертелде.

Утырышта ТР Бәяләүчеләр союзы Президенты Андрей Лисичкин һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы Рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев катнаштылар.


11
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 нче елның 1 декабреннән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 27.11.2018 № 3173-р боерыгы нигезендә республикада Халыкара инвалидлар көне кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның проблемаларын чишү буенча чаралар үткәрелде.

 Бу чараларда Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре актив катнаштылар. Чаралар планы нигезендә хезмәткәрләрнең инвалидларга һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларга социаль ярдәм күрсәтү өчен хәйрия эшчәнлектә катнашуы оештырылды.   

Ункөнлек вакытта (1-10 декабрь көннәрендә) Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан 4000 сум күләмендә акча җыелды һәм инвалид балаларга ярдәм күрсәтү максатыннан “Сабыйлар дөньясы хәйрия фонды” коммерциячел булмаган оешмага күчерелде. Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының инвалид хезмәт ветераннарына һәм министрлык карамагындагы учреждениеләрдәге инвалидларга матди ярдәм күрсәтелде.

 

10.12.2018 җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдуард Дияров рәислегендә  акцияләре Татарстан Республика милкендә булган Дәүләт унитар оешмалар  һәм акционерлык җәмгыятьләрнең устав капиталлары хуҗалык идарәчелегенә тапшырылган дәүләт милкенең сакланышын контрольдә тоту буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Утырышта « Татарстан Республикасының фәнни-техник мәгълүматлар Татарстан үзәге » ДУП, «Татар китап нәшрияты» ДУП, «КАИ-Лазер» АҖ, “Мәгълүмати-нәшрият үзәге” АҖ, “Татарстан Республикасының инженерлык челтәрләренең капиталь төзелеше һәм энергия саклагыч технологияләр үсеше идарәсе” АҖ финанс-хуҗалык эшчәнлекләре анализланды.

 


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Узган шимбә көнне, 08.12.2018, Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында “Баскет-холл” спорт комплексында баскетбол буенча ярыш үткәрелде. Ярышларда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы да актив катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International