ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

12 декабрьдә РФ Президенты кушуы буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Бердәм гражданнарны кабул итү көне узачак.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында кабул итү Вишнеский ур., 26 адресы буенча үтәчәк. Кабул итүгә алдан язылу кирәкми.

Министрлык түбәндәге төп функцияләрне гамәлгә ашыра:

  • җир ресурсларыннан файдалану белән идарә итү;
  • дәүләт милкендә булган күчемсез мөлкәттән (биналар, корылмалар), транспорттан, җиһаздан файдалану белән идарә итү;
  • акцияләрнең дәүләт портфеленнән файдалану белән идарә итү;
  • хосусыйлаштыру белән идарә итү;
  • эшчәнлекнең беркетелгән төрләрен лицензияләү

03.07.2016 №237-ФЗ  “Дәүләт кадастры бәяләве турындагы”  Федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләрен раслау турындагы ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 30.10.2018 №3647-р боерыгы белән Татарстан Республикасы территориясендәге авыл хуҗалыгы җирләренә дәүләт кадастры бәяләве үткәрү нәтиҗәләре расланды.

 


20
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

2019 нчы елның 1 нче гыйнварыннан “Гражданнар тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен  бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” N 217-ФЗ Федераль закон гамәлгә керә.

Федераль закон гражданнар тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен  бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару белән бәйле мәнфәгатьләрне хокукый җайга салуга юнәлтелгән.

Федераль  закон нигезендә ике оештыру-хокукый форма кулланылачак: коммерциячел булмаган бакчачылык иптәшлеге һәм коммерциячел булмаган яшелчәчелек иптәшлеге.

Бакчачылык һәм яшелчәчелек территорияләрен планлаштыру буенча әзерләнгән документлар расланганчыга кадәр иптәшлекләр әгъзаләренең гомуми җыелышы карары белән хупланылган булырга тиеш.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы милкендәге мөлкәтне озын срокка һәм льготалы шартларда кече һәм урта эшмәкәрле субъектларына тапшыру өчен аренда килешмәсе төзү хокукына аукцион игълан ителде.

Арендага тапшыру срогы – 6 ел

Аренда түләве:

Арендалауның беренче елында – 0 процен;

Арендалауның икенче елында – 0;

Арендалауның өченче елында – 25 процент;

Арендалауның дүртенче елында – 50 процентов;

Арендалауның бишенче елында – 75 процентов;

Арендалауның алтынчы һәм аннан соңгы елларында – мөлкәтнең базар бәясе нәтиҗәләре буенча билгеләнгән аренда бәясенең 100 проценты күләмендә.

Максатчан билгеләнеше:

– авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү яки сату өчен;

– Россия Федерациясенең дәүләт программалары,  Россия Федерациясе субъектлары, программалары, муниципаль берәмлекләр программалары билгеләгән социаль әһәмияткә ия эшчәнлек төрләре өчен;

– ашамлык һәм сәнәгать җитештерүчәнлек товарларын, халык куллану товарларын, дару һәм медицина өчен билгеләнеше булган эшләнмәләр җитештерү өчен;

– халыкка коммуналь һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү;

– халык сәнгать һөнәрен үстерү өчен;

– социаль билгеләнештәге объектларны реконструкцияләү һәм төзү өчен.

Аукцион үткәрү турындагы мәгълүмат https://torgi.gov.ru/, сайтында урнаштырылган, белдерү номеры  201118/0050700/01.

Аукцион үткәрү көне һәм вакыты21.12.2018 10.00 сәг. Казан шәһ., Вишневский ур., 26 адресы буенча. (аукционнар залы).

         Аукционда катнашу өчен гаризаларны кабул итү төгәлләнү көне: 19.12.2018 17.00 сәг.

 


19
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Узган шимбә көнне, 17.11.2018, ТР Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында “Бадминтон үзәге” спорт комплексында  бадминтон буенча ярыш үткәрелде.

Республика министрлыклары һәм ведомстволарының 30 командасы арасында ярышта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре дә актив катнаштылар. Министрлык данын кадастр мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Равил Хәсәншин, җирләрнең категориясен үзгәртү һәм җир кишәрлекләрен торак пунктларның чикләренә кертү бүлеге җитәкчесе Алмаз Мөбарәков, дүләт мөлкәтеннән файдалану бүлеге җитәкчесе Инна Альмукова, корпоратив идарә итү бүлеге җитәкчесе Вероника Тюрикова һәм кадастр мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе Тимур Хәбибуллин якладылар.

3


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

Татарстанның  муниципаль районнары биргән мәгълүматлар буенча, гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 32,2 меңнән артык җир кишәрлеге бирелгән.

Күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тулысы белән диярлек түбәндәге муниципаль районнарда тәэмин ителде: Спас  һәм Чирмешән (100%), Мамадыш , Менделеевск , Мөслим (99%), Азнакай, Аксубай, Актаныш , Әлки, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Тәтеш, Теләче, Чистай, Ютазы (90% артык).

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең, аның барлык туганнары һәм якыннарының, Сәкинә Шакир кызы Шәймиеваның вафат булу сәбәпле, кайгыларын уртаклаша.

Бу авыр минутларда сезнең белән бергә кайгырабыз һәм югалту ачысын уртаклашабыз.

“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ  тарафыннан  Чистай  муниципаль районында урнашкан ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының оператив идарә хокукында беркетелгән  дәүләт милкенең сакланышы һәм аннан  файдалану буенча тикшерү үткәрелде.

Тикшерү вакытында түбәндәге кимчелекләр ачыкланды:

1.            гомуми мәйданы 200 кв.м җир кишәрлеге башка оешмага файдаланышка тапшырылган.

2.            Файдаланылмый торган дәүләт милке:

  • Гомуми мәйданы 248,4 в.м торак булмаган бина;
  • гомуми мәйданы 83 в.м торак булмаган бина;
  • гомуми мәйданы 822,3 в.м җир кишәрлеге;
  • 3 автомобиль;

 

ТР Бәяләүчеләр союзы белән ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында 13.09.2018 көнне төзелгән килешмәне тормышка ашыру максатыннан булдырылган ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән хезмәттәшлек буенча комитеты әгъзаләре утырышта үзара хезмәттәшлек юнәлешләре турында сөйләштеләр. Аерым алганда, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында тиешле орган барлыкка китерү тәкъдим ителде, атна дәвамында документ проектлары әзерләнәчәк. Анда, шул исәптән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән берлектә эшмәкәрлеккә эксперт ярдәме, мөлкәти-җир консалтингы, агарту эшчәнлеге функционалын чагылдыру, Россия төбәкләре белән хезмәттәшлекне үстерү күздә тотыла. Шулай ук ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының бәйсез мониторингы базасында республика бәяләү оешмаларының объектив рейтингын формалаштыру планлаштырыла.

2018 нче елның 15 ноябре көнне Теләче муниципаль районында бушлай юридик ярдәм күрсәтү чарасы уздырылды.

Бушлай юридик ярдәм күрсәтү чарарасы барышында гражданнарга бирелгән пай нигезендә җир кишәрлеген өлешләү тәртибе, зиратларны теркәү, җир кишәрлегенә хокукны теркәү, җир кишәрекләре буенча сату тәртибе кебек сорауларга ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Александр Паймухин консультация бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International