2018 нче елның 30 ноябре көнне “Корстон” шәһәр күңел ачу үзәгендә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев рәислегендә мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә Россия Федерациясенең Идел Буе федераль округы субъектларының башкарма хакимият органнары ассоциациясе утырышы узды. Утырыш эшендә 14 төбәк вәкиле катнашты. Ассоциация утырышында мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә башкарма хакимият органнарының эшчәнлегендәге актуаль сораулар каралды. Ассоциация утырышы катнашучылары алдында кулланылышта булмаган авыл хуҗалыгы өчен билгеләнелешле җирләрне әйләнешкә кертеп җибәрү турындагы доклар белән министр урынбасары Артур Галиев чыгыш ясады. Татарстан Республикасында более 4 млн 600 меңнән артык га авыл хуҗалыгы җирләре бар. ТР буенча Россельхознадзор идарәсе мәгълүматлары буенча 2018 нче елның 1 июле торышына республикада 41 мең га дан артык файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләре бар. Бүгенге көндә шуларның 13 мең га җир әйләнешкә кергән.
Министрлык тарафыннан файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләрен вәкаләтле орган буларак судка мөрәҗәгать итү юлы белән хуҗаларыннан тартып алу эшендә катнаша. ТР буенча Россельхознадзор идарәсе мәгълүматлары буенча гомуми мәйданы 500 дән артык җирне тартып алу турындагы дәгъва гаризалары җибәрелгән. Артур Галив чыгышында авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертүнең төп юнәлешләрен билгеләп үтте:
Авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге мәдәниятын күтәрү, алыначак продукциянең күләмен арттыру һәм авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертеп җибәрү;
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрендә җирләрне үзләштерүгә кызыксынөчанлыкларын арттыру;
ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы быел башкарылган эш турында хисап тотты.
2018 елның 10 аенда Татарстан консолидацияләнгән бюджетының дәүләт һәм муниципаль милекне кулланудан кергән табышы 4,65 миллиард сум тәшкил иткән. ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Идел буе федераль округында РФ субъектларының милек һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге Башкарма хакимият органнары ассоциациясе һәм министрлыкның уртак коллегиясе утырышында шул хакта хәбәр итте. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Азат Хамаев сүзләренчә, дәүләт милке белән идарә итү бюджетны — 480 миллион, муниципаль милек белән идарә итү тагын 4,17 миллиард сумга баеткан. Мондый нәтиҗәләргә урыннарда милектән файдалану уңаеннан даими рәвештә үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә ирешелгән.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының быелгы эш юнәлешләреннән тагын берсе - газ инфраструктурасын үстерү. Бу уңайдан ведомство газ белән тәэмин итү объектларын махсус оешмаларга тапшырган, шулай ук газ бүлү челтәрләренең саклау зоналарын раслаган.
Республика эшкуарларына ярдәм күрсәтү өчен ведомство аукционнар үткәрмичә генә социаль, мәдәни, көнкүреш объектлары төзү, шулай ук инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен участоклар арендаларга мөмкинлек бирә торган документлар әзерләү юнәлешендә эшли.
«Моннан тыш, без күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү, шулай ук ятим балалар өчен ТР махсуслаштырылган торак фондын формалаштыру эшләрен дәвам иттек», - дип сүзен йомгаклады Азат Хамаев.
Һөнәри бәйрәм ТР Бәяләүчеләр союзы әгъзаләре – оешмалар хезмәткәрләрен һәм җитәкчеләрен, республиканың район һәм шәһәрләреннән бәяләүчеләр берләшмәләренең коммерциячел булмаган партнерларын җыйды.Тантаналы чаралар кысаларында Союз әгъзаләренең берсе- “ТР техник инвентаризацияләү бюросы” АҖ конференц-залында “Бәяләү өлкәсендәге актуаль сораулар” темасы буенча семинар үтте.
Семинарны ТР Бәяләүчеләр союзы Президенты Андрей Лисичкин һәм ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдуард Дияров ачтылар.
Семинар барышында банклар һәм бәяләүче оешмаларның хезмәттәшлеге, күчемсез милекне сату-алу эшләре һәм бәя барлыкка килү аспектлары, суд-экспертиза эшчәнлегендәге актуаль сораулар темалары буенча чыгышлар тыңланылды.
Агымдагы елның ноябрь аенда 2013 нче елда ятим балаларга бирелгән 265 торак фатирның найм килешмәләренең беренче бишьеллык гамәл срогы чыкты.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан авыр тормыш ситуацияләре булу сәбәпле ярдәм күрсәтү мөһимлеге булу турындагы мәгълүматлар булмавы турында кара кабул ителде. Кабул ителгән каралар нигезендә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы социаль найм килешмәсе төзү өчен 112 фатирны Татарстан Республикасының махсус торак фонды составыннан чыгарды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов йөкләмәсе нигезендә бу фатирлар, анда яшәүче гражданнар тарафыннан хосусыйлаштырганчыга кадәр республика милкендә сакланачак.
Татарстан Республикасының Премьер-министры А.В.Песошин тарафыннан инвентаризацияләү вакытында ачыкланган Татарстан Республикасы милкендәге һәм муниципаль милектәге кулланышка кермәгән күчемсез милек объектларын актуализацияләү һәм хуҗалык кулланышына кертү максатыннан инвентаризацияләү буенча чаралар үткәрү килештерелде. 1 нче декабрьдә тармаклы министрлыклар һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан җыелма мәгълүмат тапшыру срогы төгәлләнә.
ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ГАҖ Директорлар советы утырышы узды.
Чарада "Татнефть" ГАҖнең агымдагы елның тугыз аенда финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында мәгълхмат тыңланды. Нефть чыгару күләме 21,538 млн тонна тәшкил итте, бу узган елдагыдан 0,6 %ка артык. 328 нефть чыгару һәм 198 тутыру скважиналары сафка кертелде. Иярчен нефть газын җыю күләме - 628 млн куб. метр.
9 айда керем күләме 694,6 млрд сум тәшкил итте, чиста табыш - 162,9 млрд сум.
2018 нче елның 27 нче ноябре көнне Казан мәркәзендә “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәге бүлегенең Юрист көненә багышланган тантаналы чарасы узды. Россия юристлары ассоциациясе җитәкчеләре, суд системасы, прокуратура, нотариат, адвокатлар, Татарстан Республикасының федераль һәм дәүләт хакимият органнары вәкилләре катнашкан тантаналы чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов ачты.Чара барышында юристлар берлеге вәкилләренә хөкүмәт бүләкләре, рәхмәт хатлары, почет грамоталары, “Ел юристы” исемнәре бирелде һәм Г.Ф.Шершеневич исемендәге Россия юридик премияләре тапшырылды.
Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы нефть чыгаручы компанияләр өчен җир кишәрлекләре теркәүдә, шул исәптән кирәкле объектлар төзү өчен яраклы категорияләргә күчерүдә ярдәм итә.
Бүгенге көн торышына ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар буенча гомуми мәйданы 398 га булган 293 авыл хуҗалыгы җирләрен сәнәгать объектлары төзелеше эшләре алып баруга яраклы категорияләргә күчерү өчен ТР Министрлар Кабинеты 108 карар чыгарды, шуларның:
- В.Д.Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ өчен – 45 карар;
- кече нефть компанияләр өчен – 59 карар;
- «РИТЭК» АҖ өчен - 4 карар.
2018 нче елның 22 нче ноябрендә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдуард Дияров рәислегендә 2018 нче елның 9 аенда муниципаль унитар предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлекләрен карау буенча нәтиҗәләре буенча видеоконференция режимында муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән киңәшмә үткәрелде.
2018 нче елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан гамәлдәге 117 муниципаль унитар предприятиенең бухгалтерлык исәп-хисабы җыелды һәм анализланды.
Бухгалтерлык исәп-хисапларын анализлау барышында зыянга эшләүче 55 предприятие ачыкланды, бу гамәлдәге барлык муниципаль предприятиеләрнең 47 % тәшкил итә.
Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Эдуард Дияров рәислегендә Хуҗалык җәмгыятьләре һәм иптәшлекләрен контрольдә тоту һәм идарә органнарындагы дәүләт вәкилләре белән эш буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Утырышта ведомствоара комиссия әгъзаләре, ТР Президент Аппараты, министрлыклар, ТР Эшмәкәрлек һәм оешмалар ассоциацияләре, «Связьинвестнефтехим» АҖ, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” АҖ вәкилләре катнаштылар.