ТР Бәяләүчеләр союзының эш органы булган Күчемсез милек базарын мониторинглау буенча комитетның чираттагы утырышындаүткәрелгән мониторинг һәм “01.09.2018 торышына күчемсез милек объектлары, җир кишәрлекләре һәм аренда ставкалары бәяләре мониторингы” җыентыгы макеты расланды.
Мониторингта күрсәтелгән бәяләр диапазоны 01.03.2019 көнгә кадәр гамәлдә. Җыентык бастырылуга җибәрелде һәм Партнерлык әгъзаләренә һәм хакимиятнең, беренче чиратта дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү буенча профильле органнарына бушлай таратылачак.
Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2018 елның 31 нче октябрь торышына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 479,82 миллион сум акча керде.
Шул исәптән, статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 80,44 миллион сум - план 98,6 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 59,22 миллион сум – план 84,9 % ка үтәлгән;
сервитуттан – 2,78 миллион сум – план 117,3 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 31,15 миллион сум – план 103,8 % ка үтәлгән;
җир сатудан – 13,82 миллион сум акча кергән;
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 60,6 миллион сум табыш кергән– план 98,9 % ка үтәлгән;
дивидентлардан – 203,45 миллион сум – план 100 % ка үтәлгән;
чиста табыш өлешеннән – 22,88 миллион сум - план 98 % ка үтәлгән.
2018 елның 14-16 ноябре көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә Россия Икътисад үсеше министрлыгы, Дәүләт кадастрын теркәү һәм картографиясе федераль хезмәте, эшчәнлекләренә дәүләт кадастрын бәяләү үткәрү сораулары караган Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре, шулай ук дәүләт кадастрын бәяләү үткәрү вәкаләтләре бирелгән дәүләт бюджет учреждениеләре вәкилләре катнашында “Россия Федерациясендә дәүләт кадастры бәяләве 2018” Россиякүләм фәнни-практик конференциясе уза. Конференциядә Татарстаннан «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ җитәкчесе Лена Хәмзина, аның урынбасары Рэнальд Сабирҗанов, күчемсез милек базарын мониторингы бүлеге җитәкчсесе Вадим Журавлев катнашалар.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә министрлык белгечләренең Дагыстан Республикасы коллегалары белән – министр урынбасары Хәбип Җанаев һәм җирләрне бүлү бүлегенең консультанты Гаджимагомед Каммагаджиев белән очрашуы узды.
Республиканың муниципаль берәмлекләренә методологик ярдәм күрсәтү максатыннан 12.11.2018 көнне ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары (Идарәләре, Комитеты) җитәкчеләре өчен "Дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү өлкәсендә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен җайга салуның актуаль аспектлары" темасына укыту семинары үткәрелде.
Эксперт булып семинарда Регионара суд бюросы экспертизаларының (expertsud.ru, г. Москва) җир һәм чиктәш законнары эксперты, практикалаучы юрист, юридик фәннәр кандидаты Алексей Валерий улы Мазуров катнашты.
ТР Президенты Аппараты йөкләмәсе буенча, “Социаль мәгариф академиясе” АКО һәм Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы тарафыннан республиканың хакимият органнары Иҗтимагый советлары вәкилләре өчен укыту үткәрелде. Программа темасы - Татарстан Республикасы территориясендә гражданлык җәмгыятьләре институтлары тарафыннан иҗтимагый контрольне башкару. ТР Иҗтимагый палатасыннан программа кураторы буларак, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Иҗтимагый советы әгъзасе, дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә Иҗтимагый контроль үзәге җитәкчесе Артур Мостаев чыгыш ясады.
2018 нче елның 9 ноябре көнне “Әлмәт шәһәре” МБ башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Валеев рәислегендә директорлар советы әгъзаләре Фәрит Мусин, Илдус Насыйров һәм Илнар Минһаҗев катнашында «Әлмәт-Су каналы» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
2018 нче елның 8 ноябрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрендә министр урынбасары Эдуард Дияров рәислегендә устав капиталында 100% Татарстан Республикасы өлеше булган дәүләт унитар предприятиеләре һәм акционерлык җәмгыятьләре җитәкчеләре өчен мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу һәм коррупциягә каршы политика сораулары буенча семинар үткәрелде.
Семинарда Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы политика сораулары буенча идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлегенең баш киңәшчесе Юрий Лихачев катнашты.
2018 елның 15 ноябре көнне гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Теләче муниципаль районының авылларына халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барачак.
Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Александр Паймухин җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтәчәк.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
Килешмәләр киң спектрда үзара хезмәттәшлекне, шул исәптән мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сату-алу эшләре карарлары проектларының законга тәңгәлеген анализлауны камилләштерү буенча эшне күздә тота.