ТР Бәяләүчеләр союзы Идарәчелеге утырышында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында коррупциягә каршы эш һәм ул юнәлештә бурычлар турында Дарья Проценко мәгълүматы тыңланылды. Союз составына кергән эшмәкәлек структуралары, югары уку йортлары, СРО җитәкчеләренә дәүләт милке белән идарә итү өлкәсендә коррупциоген факторлар турында коммерциячел секторның фикерен чагылдыручы анкета тәкъдим ителде. Бу өлкәдә Иҗтимагый совет эшчәнлеге турында Союзный башкарма директоры Олег Булгаков хәбәр итте. Анкеталауга агымдагы елның декабрь аенда нәтиҗәләр чыгарылачак. Бу министрлык эшчәнлеген оптимизацияләүгә этәргеч булачак.
ТР дәүләт учреждениеләренә оператив идарәгә бирелә торган мөлкәтнең гадел базар бәясен билгеләү турында Ольга Грипась доклады тыңланылды. Союзның бу юнәлештәге эшчәнлеге “Аренда” дәүләт секторы оешмалары өчен хисапчы исәбе федераль стандартына куллану максатыннан планлаштырыла.
Шулай ук киңәшмә барышында Дмитрий Захматов, Лена Хәмзина, Неля Мөхәммәтханова, һ.б. чыгышлары тыңланылды.
Идарәчелек әгъзаләре тарафыннан эшчәнлекнең көндәлек сораулары каралды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан утырышта министр урынбасары Эдуард Дияров, Фәрит Мусин һәм Зөлфия Камалова катнаштылар.
2018 нче елның 25 октябре көнне Чуваш Республикасы Сәүдә сәнәгать палатасында Чуваш республикасында беренче тапкыр бәяләүчеләр конференциясе һәм бәяләү суд экспертизасы буенча түгәрәк өстәл узды
Чарада бәяләү эшчәнлеге өлкәсенә кагылышлы ведомстволардан 50 дән артык кеше катнашты.
Бәяләүчеләр берлеге тәҗрибәсе белән төбәк кысаларында ТР Бәяләүчеләр союзының Эксперт-консультацияләү Советы рәисе Дмитрий Захматов уртаклашты.
Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне алдыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ йөртүчеләрне котлау тантанасы уздырылды. Озак еллар буенча хезмәте һәм вазифаларына намуслы караган йөртүчеләр мактау грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.
Узган атнада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Президенты Р.Н. Миңнехановның Арча муниципал районында “Балыкчылар авылы” комплексында булып кайтканнан соң бирелгән йөкләмәләрен үтәү максатыннан киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә балалар лагеры урнаштыру өчен җир кишәрлекләрен һәм күчемсез милек объектларын теркәү сораулары каралды.
2018 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында Өстәл теннисы һәм бокс үзәгендә өстәл теннисы буенча ярыш үткәрелде.
Ярышларда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы: Ринат Газизов (Кадрлар бүлеге җитәкчесе), Олег Масленков (режимлы-секретлы хезмәтнең әйдәп баручы киңәшчесе) һәм Юлия Белова (Дәүләт милкеннән файдалану бүлегенең әйдәп баручы консультанты) составында актив катнашты.
2018 нче елның 25 октябрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә министрлык хезмәткәрләре катнашында коррупциягә каршы политиканы тормышка ашыру кысаларындагы, шул исәптән мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча чаралар күрү сорауларын карау буенча семинар-киңәшмә үтте. Семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы гамәлләр буенча законнарның үтәлешен күзәтү буенча бүлекнең өлкән прокуроры Вәлитов Роберт катнашты.
Роберт Вәлитов Министрлык хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Прокуратурасы эшчәнлеге белән, шул исәптән дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы гамәлләр буенча законнарның үтәлешен күзәтү нәтиҗәләре белән таныштырды.
Семинар барышында коррупциягә каршы политиканы тормышка ашыру кысаларында актуаль темалар каралды. Темалар дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу, мөлкәти характердагы бурычлар, керемнәр, чыгымнар турындагы мәгълүматларны тапшыру, чикләүләрне үтәү һәм башка сорауларга багышланды. Семинар соңында Роберт Вәлитов хезмәткәрләрнең күп төрле сорауларына да җавап бирде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның 9 ае эчендә кече нефть компанияләре эшчәнлеге йомгаклары һәм ел азагына кадәр бурычлары буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә кече нефть компанияләре җитәкчеләре, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов, ТР Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһәветдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль структуралар вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда кече нефть компанияләре 2018 елның 9 ае эчендә нефть чыгару буенча уңай динамика сакланып калган. Июньдә «ОПЕК+» килешүе параметрлары үзгәрү нәтиҗәсендә нефтьчеләр нефть чыгаруны актив арттырганнар. Июль аенда Россия буенча уртача тәүлеклек нефть чыгару күрсәткече 11,2 млн. баррельгә җиткән.
Республикада 26 млн. 882 мең тонна чимал чыгарылган, диде ТР Президенты. Бу үткән елның шушы чорына карата100 мең тоннага артык. «Татнефть» ГАҖ 21 млн. 537 мең тонна нефть чыгарган. Үсеш 100,6%.
«Кече нефть компанияләре 5 млн. 345 мең тонна чимал чыгарган, 120 млрд. сумлык продукция төяп җибәрелгән. Компанияләр барлык дәрәҗә бюджетларга 82 млрд. сум салым түләүләре керткән», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, 9 ай йомгаклары буенча республикада сәнәгать җитештерүе индексы 101,9% тәшкил итә.
Аннары кече нефть компанияләренең 2018 елның 9 ае эчендәге эшчәнлегенә «Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев йомгак ясады.
Кече нефть компанияләренең сәнәгать һәм экологик иминлек таләпләрен үтәүләре турында Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәтенең Идел буе идарәсе җитәкчесе урынбасры Алмаз Гыймадиев мәгълүмат бирде.
Кичә Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ГАҖ директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде. Утырышта 2018 елның тугыз аенда бюджетны башкару каралды һәм ноябрь аена бюджет расланды.
Директорлар советы компаниянең 2019 елга финанс-хуҗалык эшчәнлегенә фаразларны әзерләүгә күрсәткечләрне карады. Фаразлаулар "Татнефть" төркеменең 2030 елга кадәп үсеш стратегиясе нигезендә билгеләнә.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2018 елда акционерлык җәмгыятьләрендә акционерларның еллык гомум җыелышларын үткәрүгә әзерлек эшләре алып барыла.
ТР Президенты Аппраты һәм ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, министрлыклар һәм ведомстволар тәкъдимнәре нигезендә 2019-2020 елларга Татарстан Республикасы катнашкан өлеше булган һәм аларга карата махсус хокук (“Алтын акция”) файдаланылган акционерлык җәмгыятьләренә еллык гомум җыелышларның көн тәртибенә һәм акционерлык җәмгыятьләре контроле һәм идарә органнарына дәүләт вәкилләренә кандидатлар исемлеге формалаштырыла.
Адыгея Республикасының мөлкәт мөнәсәбәтләре буенча комитеты 2016 нчы ел, 29 нчы декабреннән “20117-2019 нчы елга Адыгея Республикасының дәүләт милкен хосусыйлаштыруга план (программа) торышы турында” Адыгея Республикасы Законы нигезендә дәүләт милкен сата.
Дәүләт милкен сату турындагы мәгълүмат һәм сату процедуралары тәртибе http://www.torgi.gov.ru сайтында, Адыгея Республикасының мөлкәт мөнәсәбәтләре буенча комитетның рәсми сайтында http://komimra.org.ru, Адыгея Республикасының дәүләт хакимияте башкарма органнарының рәсми сайтында http://www.adygheya.ru урнаштырылган.
Сатуны Адыгея Республикасының мөлкәт мөнәсәбәтләре буенча комитеты оештыра, элемтә komimra@mail.ru, тел.: 8(8772) 52-17-48 аша.