2018 нче еның 5 сентябре көнне Тр җир һәм мөләт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдуард Дияров рәислегендә зыянга эшләүче һәм кредитланган ТР муниципаль унитар предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлекләрен анализлау буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Киңәшмәдә 2018 нче елның II кварталы өчен зыянга эшләүче һәм кредитланган 4 ТР муниципаль унитар предприятиенең: “Автомобиль юларының шәһәр идарәсе” МУП (ТР Әлмәт муниципаль районы), “Алабуга муниципаль районының яшеләндерү һәм төзекләндерү идарәсе” МУП, “Төзекләндерүнең комплекслы идарәсе” МУП һәм “Шәһәр электротранспорты” МУП (Түбән Кама муниципаль районы) эш нәтиҗәләре ясалды, финанс сәламәтләндерү юллары каралды.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча бу предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлекләрен контрольдә тотуны көчәйтү турыдакарар кабул ителде.
2018 елның 3сеннән 12 сентябренә кадәр Татарстан Республикасында «Экстремизмга – Юк!» декаднигы үтә. Декадник Татарстан Республикасында милләтара килешүне ныгыту, шулай ук терроризм һәм экстремизмны профилактикалау,экстримизм һәм терроризм идиологиясе тууга каршы юнәлтелгән иҗтимагый фикерне формалаштыру максатыннан үткәрелә.
«Экстремизмга – Юк!» декаднигы кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы бинасы фойесында бу тематикага багышланган махсус стенд булдырылды.
2018 нче елның 1 сентябре көнне ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев үзенә беркетелгән Татарстан Республикасының Минзәлә муниципаль районына Бөтенроссия “Белем көне” бәйрәме чараларында катнашты.
Минзәлә шәһәре гимназиясендә тантаналы линейкада министр Азат Хамаев чара катнашучылар каршында чыгыш ясады. Ул Бөтенроссия “Белем көне” бәйрәме хөрмәтенән ТР Президенты Рөстәм Миннеханов мөрәҗәгатен укыды, гимназия укучыларын һәм укытучыларын яңа ку елы белән котлады, барысына да сәламәтлек, тынычлык, яхшы гамәлләрдә уңышлар, укучыларга - яхшы уку теләде.
Тантаналы чарада муниципаль район башлыгы Айдар Сәлахов, район ветераннары Советы әгъзасы, ТР атказанган мәдәният эшлеклесе Лениза Якиева, гимназия директоры Гөлназ Хәлиуллина, район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, гимназия укытучылары, ветераннар һәм ата-аналар канаштылар.
Тнтаналы өлештән соң беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре каршында Минзәлә драма театры артистлары чыгыш ясадылар. Министр Азат Хамаев шулай ук капиталь төзекләндерүдән соң тулай торакны һәм 8 нче Минзәлә балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты.
Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты “ТР сатып алулар үсеше үзәге” ТР ДБУ оештыру ярдәме белән хезмәт, эш, товарлар белән тәэмин итүчеләрне «Дәүләт ихтыяҗлары өчен ничек тәэмин итүче булырга» дип аталган түләүсез семинарга чакыра.
Семинарда:
Спикерлар: Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты экспертлары, “ТР сатып алулар үсеше үзәге” ТР ДБУ , «Таттендер» ҖЧҖ.
Чара башлана: 2018 елның 17 сентябре көнне, Казан шәһ., Петербург ур., 28 йорт, «Эшмәкәр йорты».
Катнашу өчен алдан теркәлү буенча. Семинар программасы белән “ТР Сатып алулар үсеше үзәге” ТР ДБУ сайтында танышырга мөмкин.
Гаризалар edu.crz.rt@tatar.ru адресына 14.09.2018 кадәр “тәэмин итүчеләр семинарына” билгесе белән кабул ителә.
Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы нефть чыгаручы компанияләр өчен җир кишәрлекләре теркәүдә, шул исәптән кирәкле объектлар төзү өчен яраклы категорияләргә күчерүдә ярдәм итә.
2018 нче елның 8 ае дәвамында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар буенча гомуми мәйданы 440 га булган 282 авыл хуҗалыгы җирләрен сәнәгать объектлары төзелеше эшләре алып баруга яраклы категорияләргә күчерү өчен ТР Министрлар Кабинеты 118 карар чыгарды, шуларның:
- нефть чыгару өчен – 77 карар;
- зиратлар өчен – 19 карар;
- сәнәгать объектлары өчен - 22 карар.
2018 нче елның 29 августында Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча комиссиясе утырышы узды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы милкендәге мөлкәтне озын срокка һәм льготалы шартларда кече һәм урта эшмәкәрле субъектларына тапшыру өчен аренда килешмәсе төзү хокукына аукцион игълан ителде.
Арендага тапшыру срогы – 6 ел
Аренда түләве:
Арендалауның беренче елында – 0 процен;
Арендалауның икенче елында – 0;
Арендалауның өченче елында – 25 процент;
Арендалауның дүртенче елында – 50 процентов;
Арендалауның бишенче елында – 75 процентов;
Арендалауның алтынчы һәм аннан соңгы елларында – мөлкәтнең базар бәясе нәтиҗәләре буенча билгеләнгән аренда бәясенең 100 проценты күләмендә.
Максатчан билгеләнеше:
– авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү яки сату өчен;
– Россия Федерациясенең дәүләт программалары, Россия Федерациясе субъектлары, программалары, муниципаль берәмлекләр программалары билгеләгән социаль әһәмияткә ия эшчәнлек төрләре өчен;
– ашамлык һәм сәнәгать җитештерүчәнлек товарларын, халык куллану товарларын, дару һәм медицина өчен билгеләнеше булган эшләнмәләр җитештерү өчен;
– халыкка коммуналь һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү;
– халык сәнгать һөнәрен үстерү өчен;
– социаль билгеләнештәге объектларны реконструкцияләү һәм төзү өчен.
Аукцион үткәрү турындагы мәгълүмат https://torgi.gov.ru/, сайтында урнаштырылган, белдерү номеры 280818/0050700/01.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр рәислегендә "ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының һәм ТР муниципаль берәмлекләренең Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталарының (идарәләре, комитетының) 2018 елның 1 яртыеллык эш нәтиҗәләре турында" ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегия утырышы узды.
2018 нче елның 6 аенда консолидацияләнгән бюджетына муниципаль һәм дәүләт милке белән идарә итүдән 2 млрд. 831 млн. сум керде. Республика бюджетына 236 млн. сум керде. Бу турыда доклад чыгышында министр урынбасары Рөстәм Шәмеев хәбәр итте. Узган ел белән чагыштырганда салым булмаган табыш 26 млн.га үсте. Моның өстенә алар структурасынывң 85% ы- яңартыла торган чыганаклар. 2017ел нәтиҗәләре буенча гамәлдәге барлык ДУП табыш алдылар.
Хәзерге вакытта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләргэ методолик ярдәм, мөлкәт һәм җир кишәрлекләре белән нәтиҗәле идарә итү, коррупциялелек рискын киметү максатыннан төзелгән Килешмәләр кысаларында актив эш алып бара.
24.08.2018 җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдуард Дияров рәислегендә акцияләре Татарстан РЕспублика милкендә булган Дәүләт унитар оешмалар һәм акционерлык җәмгыятьләрнең устав капиталлары хуҗалык адарәчелегенә тапшырылган дәүләт милкенең сакланышын контрольдә тоту буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Утырышта «Үзәк Депозитарий» АҖ, «Юл хәрәкәте иминлеге» АҖ, «КАИ-Лазер» АҖ, «ПромТөзелешИминлек» ГУП, “Татарстан Республикасының казылма байлыкларыннан файдалану һәм геология буенча фәнни-битештерү берләнмәсе” ДБУ, « “Татарстан Республикасының фәнни-техник мәгълүматлар Татарстан үзәге” ДУП финанс-хуҗалык эшчәнлекләре анализланды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
2018 елның җиде ае эчендә бюджет үтәлеше йомгаклары каралды һәм сентябрь аена бюджеты расланды.
Компаниянең быелның беренче яртыеллыгындагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Хисап чорында «Татнефть» ГАҖ ятмаларында 14,11 млн. тонна нефть чыгарылган. Юлдаш газны җыю күләме 447 млн. куб. метр тәшкил иткән. Эксплуатациягә 236 яңа нефть чыгаручы һәм 95 басым ясаучы скважина кертелгән. Аеруча үзле нефть чыгару күләме – 933 мең тонна, АҮН ятмаларын эшкәртү буенча барлыгы ел башланганнан бирле 1 июльгә 4338 мең тонна нефть чыгарылган.