ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2017 ел
җомга

       Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2017 елның 5 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 148,66 миллион сум акча керде.      

 

2017 елның 2 июне көнне ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев җитәкчелегендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.

“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ  тарафыннан  Актаныш муниципаль районында урнашкан ТР МК ветеринариясенең баш идарәсе, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыкларының оператив идарә хокукында беркетелгән  дәүләт милкенең сакланышы һәм аннан  файдалану буенча тикшерү үткәрелде.


1
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

       2017 елның 01 июнендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында һөнәри хезмәт эшчәнлеге дәрәҗәсен бәяләү нигезендә 11 дәүләт гражданлык хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булды.

       Аттестация әгъзаларының гомуми фикере буенча, барлык хезмәткәрләр дә норматив документларны, вазифа регламентларын яхшы беләләр һәм барлык сорауларга да төгәл, ышандырырлык җаваплар бирделәр.

       Аттестация әгъзаларының бердәм тавышы нәтиҗәләре буенча, аттестация үтүче хезмәткәрләрнең барысы да үз вазифаларына тәңгәл киләләр.


30
май, 2017 ел
сишәмбе

  23 майдан 25 кадәр Баулы районы территориясендәге ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең оператив  идарә хокукындагы дәүләт милкенең сакланылышы һәм кулланылышы тикшерелде.

 

 


29
май, 2017 ел
дүшәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Бутлеров ур., 41 адресы буенча урнашкан җир кишәрлеге белән торак булмаган бина сату буенча электрон формада аукцион игълан ителде.

 Башлангыч бәясе – 13 532 432,00.

Аукцион адымы  – 203 000,00.

            Аукцион үткәрү көне -  2017 елның 21 июнендә сәг. 9.00.

       2017 елның 24 маена булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 41 131 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 9 645, Яр Чаллы шәһәрендә – 5 463 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 31 294 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 3 155, Яр Чаллыда - 2 622 җир кишәрлеге.

       Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның  муниципаль районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 27 463 җир кишәрлеге бирелгән.

2017 елның 27 мае көнне республикада “Татарстанның чиста урманнары” дип аталган табигать саклау акциясе үткәрелде.

Биектау урман хуҗалыгы территориясендәге Дәрвишләр бистәсенең Комсомол күле тирәсе урманын чүпләрдән арындыру эшендә Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре дә активлык күрсәтте.


25
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 19 маенда электрон формада Татарстан Республикасы милкендә булган  "Радиоприбор" Казан заводы акцияләрен сату буенча аукцион үткәрелде.

Сату  «ТР инвестицияләр эшчәнлеге, регионара элемтә һәм дәүләт заказлары буенча агентлык" - sale.zakazrf.ru мәйданында үткәрелде.

Сату барышында "Радиоприбор" Казан заводы акцияләре пакеты 9 090 360 сумга күтәрелде. Аукционда катнашучы иң югары бәяне -  110 094 400 сум тәк]lbv итте.Сатудан кергщн акча Татарстан Республикасы бюджетына керәчәк.


23
май, 2017 ел
сишәмбе

Общественные приемные по проведению обсуждений о воздействии хозяйственной деятельности ВСМ Москва – Казань на окружающую среду начали работать.

Общественные обсуждения состоятся 13 июня в Зеленодольске, 14 июня – в Казани.

Материалы оценки воздействия на окружающую среду доступны для ознакомления на сайтах ОАО "Скоростные магистрали"(www.hsrail.ru) и АО "Мосгипротранс" (www.mosgiprotrans.ru). А также на официальных порталах органов местного самоуправления: Зеленодольский район РТ (http://zelenodolsk.tatarstan.ru) и город Казань (http://kzn.ru).

Замечания и предложения будут приниматься уполномоченным представителем заказчика – ОАО "Мосгипротранс" – в письменном и электронном виде в течение 30 дней и в течение 30 дней после окончания общественных обсуждений по адресу: г. Москва, ул. Павла Корчагина, д. 2, а также по электронной почте: ovosvsm@mosgiprotrans.ru.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International