ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 15 апреле көнне “Ватан” спорт комплексында ТР дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында волейбол ярышлары узды.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы турнирның  төркем кысаларында 2 еунда катнашып, 1/8 финалга чыкты.

2017 елның 13 аперелендә Татарстан бәяләүчеләре җәмгыяте – Россия бәяләүчеләр җәмгыятенең Регион бүлегенә 20 ел булуга багышланган тантаналы чаралар үткәрелде.

Бу вакыйгага багышланып  “Бәяләү өлкәсендәге актуаль сораулар. Бәяләүчеләр өчен аттестация һәм квалификация имтихан.” семинары үткәрелде.         Анда бәяләүчеләр оешмалары җитәкчеләре, бәяләү өлкәсендәге экспертлар һәм әйдәп баручы белгечләр, шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Бәяләүчеләр союзы белгечләре һәм Россиянең башка төрле регионнарыннан бәяләү берләшмәләре вәкилләре катнаштылар.

Пленар өлеше бәяләү өлкәсенә кагылышлы законнар, актуаль сорауларга багышланды.  

         Бәяләүчеләр каршында семинарда дәүләт һәм муниципаль милекне бәяләгәндә китә торган төп хаталар турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Бәяләү бүлеге җитәкчесе Лариса Швецова чыгыш ясады.


14
апрель, 2017 ел
җомга

       2017 елның 20 апрелендә  гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Югары Ослан муниципаль районы   халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барачак. .

       Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Рамил Хәбибуллин җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтәчәк.


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

11.04.2017 көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында “Бәяләү һәм колсантинг” ҖЧҖ эшләгән “Күчемсез милектән салым һәм аренда түләүләре өлеше буенча Татарстан Республикасы бюджеты табышын арттыру буенча чаралар комплексы” проектын тормышка ашыру буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә Бөтендөнья татарлары конгрессы башкарма комитеты, Техник инвентаризацияләү бюросы, “Бәяләү һәм колсантинг” ҖЧҖ вәкилләре катнаштылар.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча “Бәяләү һәм колсантинг” ҖЧҖ  ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына Татарстан Республикасы бюджетына салымнар җыелышын арттыру буенча чаралар планы җибәрергә киңәш ителде.


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстанда күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү өлкәсендә яхшы һәм сүлпән эшләүче муниципаль берәмлекләр билгеле булды. Әлеге рейтинг Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында тәкъдим ителде. Утырышта катнашучылар Татарстан Республикасы Җир кодексының күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге бирү буенча положениеләре үтәлеше буенча фикер алышты.

 


11
апрель, 2017 ел
сишәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль  берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.

       2017 елның 1 апреленә министрлык тарафыннан ТР муниципаль  берәмлекләреннән килгән 713 сату-алу эше буенча 543 мөрәҗәгать каралды, шуларның 219 сату-алу эше башкару килешенде. 494 е буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.


10
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 05 апреле көнне күчемле милек сату буенча ачык формада бәясен күтәрүгә тәкъдимнәр кертү юлы белән ачык аукцион үткәрелде. Аукционда 245 000 сумга парлы стерилизатор сатылды.


7
апрель, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре "Бергәләп террорчылыкка каршы" Бөтенроссия акциясендә катнашты. Митингта катнашучылар арасында күп яшьләр, шул исәптән төрле югары уку йортлары студентлары катнашты. Җыелган 1,5 мең кеше террорчылар корбаннарын искә алдылар.


5
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

 «Республика мөлкәт казнасы» ДБУ тарафыннан ТР Югары Ослан  муниципаль  районында урнашкан “Югары Ослан үзәк хастаханәсе” ДАСУ оператив идарәсендә булган дәүләт милке тикшерелде.  

Тикшерү барышында бала тудыру йортында кагыйдә бозулар ачыкланмады. Бина канәгатьләнерлек хәлдә, 1 064,9 кв.м. мәйданлы бинаның бер өлеше 7 учреждениегә түләүсез килешмә белән арендага бирелгән.

 


4
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2017 елның 3 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 75,67 миллион сум акча керде.      

Шул исәптән, елның 3 аенда статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 20,77  миллион сум - план 27,7 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 15,43 миллион сум – план 14,28 % ка үтәлгән;

сервитуттан – 0,61 миллион сум – план 98,4 % ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 7,96 миллион сум – план 26,5 % ка үтәлгән;

җир сатудан – 1,0  миллион сум;

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 29,7 миллион сум табыш кергән– план 57,9 % ка үтәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International