ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы милкендә булган җир кишәрлекләрен арендага бирү буенча эш дәвам итә.  Җир кишәрлекләреннән файдаланудан  республика  бюджетына ел башыннан 28,61 млн. сум табыш керде.

       20.06.2015 Йөзү төрләре сараенда Татарстан Республикасыныэ дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында йөзү буенча ярышлар үтте.

 

       2015 елның 26 августында үткән 25 автотранспорт чарасы сату аукционы нәтиҗәләре буенча “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ транспорт бүлеге тарафыннан транспорт чараларын яңа хуҗаларына тапшыру эше башкарыла.

       Бүгенге көндә 13 автомобиль тапшырылды.


19
июнь, 2015 ел
җомга

       Кичә, 2015 елның18 июне көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазифаларына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:

·        Дәүләт милкеннән файдалану бүлегенә әйдәп баручы киңәшче;

·        Татарстан Республикасының дәүләт милке реестры бүлегенә әйдәп баручы киңәшче;

·        Икътисад бүлегенә әйдәп баручы киңәшче;

·        Кадастр мөнәсәбәтләре бүлегенә 1 разрядлы өлкән белгеч.

       Бүген, 19.06.2015, Тр Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының утырышлар залында министрлык хезмәткәрләренең яшьләр хәрәкәте активистлары белән очрашуы узды.


       Гамәлдәге закон буенча хәзерге вакытта Татарстан Республикасы катнашкан өлеше булган һәм аларга карата махсус хокук (“Алтын акция”) файдаланылган акционерлык  җәмгыятьләрендә акционерларның еллык гомум җыелышлары үтә. Агымдагы атнада акционерларның еллык гомум җыелышлары “КНИАТ” АҖ, “Бөгелмә элеваторы” ЯАҖ, “Бөгелмә икмәк продуктлары комбинаты №2” ЯАҖ, “Бердәмлек” ААҖ, “Түбән Кама шинасы” ААҖ, “КМПО” ААҖ, “Алабуга ХПП” үтте. Көн тәртибендә җәмгыятьләрнең еллык исәп-хисапларын раслау, 20414 ел эшчәнлекләре буенча бухгалтерлык исәп-хисапларын раслау, дивидентлар түләү, 2015-2016 елга җәмгыятьләрне контрольдә тоту һәм идарә итү органнарын формалаштыру сораулары каралды.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Чистай шәһәрендә урнашкан җир кишәрлекләре белән бергә күчемсез милек объектларын сату буенча аукцион игълан ителде.

       Аукцион    2015 елның 7 августында сәг. 10.00 үткәрелә.

       

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 23 422  җир кишәрлеге бирелгән. Казанда – 2 640, Яр Чаллыда -2 325 җир кишәрлеге бирелде.


18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Кыргыз Республикасы татар студентлары өчен аз катлы торак йортлар төзү өчен җир кишәрлекләре формалаштыру турында сорау каралды.

       

       ТР Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы милкендәге җирләрне, яки дәүләт милке чикләре куелмаган җир кишәрлекләрен  аукционнарсыз сату очрагында бәяләрен билгеләү тәртибен раслау турындагы” № 432 карары белән мондый җир кишәрлекләрен сату бәяләре расланды.

    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International