ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

             ТР Министрлар Кабинетының № 416 карары нигезендә дәүләт һәм муниципаль җирләрдә төрләре Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә торган объектлар урнаштыру тәртибе билгеләнде.

      

       16.06.2015 көнне “Казан” Агросәнәгать паркында ТР Җир һәм мөлкәтт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә Директорлар советы утырышы узды.

       Утырышта Комплексның 2014 елдагы һәм 2015 елның беренче яртыеллыгы эшчәнлегенә нәтиҗәләр расланды, һәм 2015 елга үсеш планы каралды.



17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

       2015 елның 16 июнендә видеоконференция режимында торак-коммуналь хезмәтләр каршында ятим балаларның финанс бурычларының үтәлеше буенча киңәшмә узды.

       Киңәшмә барышында бу өлкәдәге законны камилләштерү буенча тәкъдимнәр кертү сораулары каралды.

       

       16.06.2015 Сарман муниципаль районында Сарман авылы рудниклары базасында фәнни-мәгърифәтчелек комплексы төзү сораулары буенча ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Болтусова, башка бу сорауда кызыксынучанлык тапкан министрлык, ведомство һәм оешма вәкилләре катнашында киңәшмә үтте.

       


16
июнь, 2015 ел
сишәмбе

       РФ Икътисад үсешенең №326, №327, №328 боерыклары белән 3 яңа Федераль бәяләү стандарты расланылды.


Бүген Казанның “Корстон” комплексында Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең “KazanSummit-2015” VII Халыкара икътисади саммиты эшен башлады. Быел анда катнашырга теләк белдергән илләр һәм вәкилләр саны узган елгыдан күбрәк булып чыккан: былтыр форумга 25 илдән 500ләп кеше килсә, быелгы чарада Россия, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Казакъстан, Латвия, Әзербайҗан, Төркия, Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Пакьстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сомали, Иран, Малайзия, Бөекбиртания, Люксембург, Италия, Марокко, Палестина, Маврикий, Катар, Нидерланд, Нигерия, Бруней-Даруссалам һ.б. – барысы 45 илдән 746 вәкил катнашырга теләк белдереп теркәлгән. Шушы халыкара чарада катнашучылар арасында илебез һәм чит илләр финанс оешмалары вәкилләре, дәүләт корпорацияләре һәм эре бизнес җитәкчеләре, дәүләт эшлеклеләре бар. “KazanSummit-2015” чараларында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та бар.

“Әлеге форум бездә 7 нче тапкыр уздырыла һәм ул Россия Федерациясе һәм аның төбәкләренең Ислам дөньясы белән хезмәттәшлеккә юнәлдерелгән. Бу безнең зур илебезнең икътисади һәм инвестицион мөмкинлекләрен Татарстан мисалында күрсәтү өчен зур ярдәм”, - дип сүзен башлады ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов.


15
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

       2015 елның 10 июненә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар буенча гомуми мәйданы 400 га булган авыл хуҗалыгы җирләрен Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә, шул исәптән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына карьерлар, элемтә объектлары, нефть чыгару, юл кырые сервисы һәм башка сәнәгать объектлары төзелеше эшләре алып баруга яраклы категорияләргә күчерү өчен ТР Министрлар Кабинеты 57 карар чыгарды.


11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

       11.06.2015 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына Департамент директоры С.М. Мишин җитәкчелегендә Ульяновск өлкәсенең Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре департаменты делегациясе килде. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев һәм министрлыкның җитәкчеләр составы арасында делегация вәкилләре белән очрашу узды. Очрашу барышында ике як та дәүләт милке һәм җир ресурслары белән идарә итү сораулары буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Аннан соң кунаклар Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы  делегациясе Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы структур подразделениеләре, шул исәптән муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлек итү белән таныштылар.


              Дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану максатыннан “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ оператив идарә итү хокукында 5 транспорт чарасы (4 Daewoo Nexia һәм бер ВАЗ-2131)тапшырылды.

   

 

      

              Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2015 елның 5 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 368 миллион 900 мең сум акча керде. Шулай итеп, 5 айда бюджет йөкләмәсе 164,9 % ка үтәлде.

     


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International