Бүген Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә Татарстан Республикасы белән Удмурт Республикасы арасында чик билгеләү буенча эшче төркем киңәшмәсе булып узды.
Очрашуда шулай ук «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ вәкилләре дә катнашты.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Киров өлкәсе Мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән чиктәш субъектлар арасында чик билгеләү буенча агымдагы эш буенча фикер алышу өчен телекүпер оештырылды. Киңәшмәдә шулай ук «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ вәкилләре катнашты.
1 июльдән 26 августка кадәр Татарстанда традицион «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»республика хәйрия акциясе үткәрелә.
Министрлык ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»республика хәйрия акциясендә катнаша. Бүген министр Фәнил Әһлиуллин балаларга быел беренче сыйныфка баручы министрлык хезмәткәрләре балаларына мәктәп портфельләре һәм мәктәп-язма кирәк-яраклар җыелмасын тапшырды.
Бүген ТР Финанс министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган бурычларны киметүгә һәм салымнар буенча җитешсезлекләргә бәйле чираттагы атналык киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты) вәкилләре катнашты.
Фәнил Әһлиуллин икътисадый эшчәнлекнең алып барыла торган төрләре буенча бурычлы кешеләр белән эшләү буенча баланс комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды.
Татарстан Республикасында территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү буенча эшләр дәвам итә.
29.07.2022 көненә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 68 926 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 17 529, Яр Чаллы шәһәрендә – 8 744 гаилә исемлеккә керде.
2022 елның 31 нче июль торышына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 3 738,9 миллион сум акча керде. Татарстан Республикасы бюджеты каршында бюджет йөкләмәсе 880,3% ка үтәлде.
Россия Федерациясе субьектлары – Татарстан Республикасы белән Оренбург өлкәсе арасындагы чик турындагы белешмәләр “Татарский” кадастр округына карата Бердәм күчемсез милек реестрына кертелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский белән очрашты.
Очрашуда «Пространство мәгълүматларының илкүлм системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Татарстан 20 сынау төбәге арасына керде, алар территориясендә гражданнар, дәүләт һәм бизнес өчен бердәм цифрлы ПМИС бердәм платформасының беренче сервислары эшләтеп җибәреләчәк.