ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2024 ел
җомга

2024 елда Росреестр Пространство  белешмәләре милли системасының икенче чиратын гамәлгә кертте. Аның кысаларында системага Гаммәви кадастр картасы күчерелде, шулай ук яңа сервислар ачылды.

Буа шәһәрендә 40 фатирлы торак йортны тантаналы рәвештә файдалануга тапшыру булды. ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән яңа бинада бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, яшь гаиләләр, грант алучы табиблар, ятим балалар һәм «Арендалы торак»программасында катнашучылар үзләренең торак шартларын яхшырттылар.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы Матди тәэмин итү идарәсе учреждениесендә директор Рафис Хәбибуллин коррупциягә каршы законнарны катгый үтәүнең мөһимлеген һәм хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендәге, хокук саклау органнары һәм гражданнарның коррупциягә каршы көрәштә көчләрен берләштерү кирәклеген ассызыклады.


24
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Росреестр видеоэлемтә режимында Росреестр һәм ведомствоара эш төркеме җитәкчесе Олег Скуфинский рәислегендә пространство мәгълүматларының милли системасын булдыру һәм эшләвен тәэмин итү буенча ведомствоара эш төркеме утырышын уздырды.

Бердәм дәүләт хезмәтләре порталыннан һәм (яисә) Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланганда дәүләт хезмәтләрен алу җиңел һәм гади. Электрон гаризаны тәүлекнең нинди вакытына, бәйрәм һәм ял көннәренә карамастан теләсә кайсы вакытта бирергә мөмкин.


23
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында республика Җир кодексына Яр Чаллыда яшәүче күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү кагыйдәләрен ачыклаучы үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта 2025 елның 1 сентябреннән дәүләт яки муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен сатуда бирү вакытын кыскартырга мөмкинлек бирә торган закон кабул итте.


20
декабрь, 2024 ел
җомга

Дәүләт хакимияте органнарын, җирле үзидарә органнарын, физик һәм юридик затлары пространство белешмәләре белән тәэмин итү өчен Бердәм электрон картографик нигезне (ЕЭКО) булдыру һәм яңарту эшләре дәвам итә.

Бүген, 20 декабрьдә, Казанның «Салават Күпере» торак районының «Мәһәббәт» торак комплексында яңа фатирларыннан күптән көтелгән ачкычларны тагын 20 ятим бала алды. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров Анастасия Галимуллинага фатир ачкычларын һәм өй туена бүләк тапшырды.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясендә катнашты һәм Татарстанга буйсынучы шәһәрләрдә яшәүче яшьләргә бүләкләр тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International