Төбәкнең монополиягә каршы хезмәте эшчәнлеге нәтиҗәләре Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Уку-методик үзәгендә узган ачык фикер алышулар кысаларында тәкъдим ителде. Чарада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин видеоконференцэлемтә режимында Хуҗалык җәмгыятьләренең идарә һәм контроль органнарында дәүләт мәнфәгатьләре вәкилләре белән эшләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышын уздырды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Пространство белешмәләре фонды коллективына яңа директор Дмитрий Лунеговны тәкъдим итте. Аны билгеләү турында боерык агымдагы елның 24 ноябрендә имзаланган.
Министр Дмитрий Лунеговның хезмәт эшчәнлегенең төп этаплары турында сөйләде һәм аңа куелган максатларга ирешүләрен һәм эшендә уңышлар теләде.
Әгәр дә методик материаллар белән танышканнан соң һәм консультация алганнан соң кыйммәтле кәгазьләргә ия булган очракта мәнфәгатьләр конфликтының барлыкка килүе яки барлыкка килү мөмкинлеге буларак хәлнең квалификациясенә шик калса, нәрсә эшләргә?
1996 елның 27 ноябрендә РФ Хезмәт һәм социаль үсеш министрлыгы карары белән «Баһалаучы» мөлкәтне бәяләү буенча эксперт вазифасы буенча квалификация характеристикасы кабул ителә. Берничә елдан соң һөнәри бәйрәмне – бәяләүче көнен билгеләп үтәргә тәкъдим ителә.
Министр урынбасары Рөстәм Шәмеев муниципаль милектә булган җир кишәрлекләре һәм мөлкәт өчен аренда түләүләре буенча бурычларны һәм салымнар буенча недоимкаларны киметү мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмәдә катнашты.
ТР Пространство белешмәләре фондында республика муниципаль районнары, ТР Җир һәм мөлкәт министрлыгы, ТР Муниципаль берәмлекләре Советы, Роскадажның территориаль идарәләре һәм Росреестр вәкилләре катнашында шәһәр төзелеше документларын әзерләү мәсьәләләре буенча ай саен киңәшмә узды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ТР министры урынбасары Эдик Дияров рәислегендә алты дәүләт граждан хезмәткәрен дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүгә аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
Бүген Калугада РФ һәм аның төбәкләренең социаль-икътисади үсеше мәнфәгатьләрендә космик эшчәнлек нәтиҗәләрен куллану буенча ведомствоара комиссиянең җиденче утырышы уза. Киңәшмәгә ВКС аша Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фонды вәкилләре кушылды.
КФУның Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбендә авыл җирлекләре башлыклары «Авыл җирлекләре белән идарә итүгә заманча алымнар» темасына укыту уза. Муниципаль идарәчеләр һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен һөнәри үсеш программалары циклы традицион рәвештә көзге чорда уза.