2023 елның 31 июленә күп балалы гражданнардан җир кишәрлекләре алуга гаризалар буенча исемлеккә 71 674 гариза бирүчене кертү турында карар кабул ителгән, шул исәптән Казан шәһәре буенча – 18 103, Яр Чаллы шәһәре буенча – 9 386 гариза бирүче.
Мәдәни мирас объектларын хосусыйлаштыру үзенчәлекләре турында закон кабул ителде. Закон 2023 елның 3 августында үз көченә керә.
Министр урынбасары Рөстәм Шәмеев муниципаль милектә булган җир кишәрлекләре һәм мөлкәт өчен аренда түләүләре буенча бурычларны һәм салымнар буенча недоимкаларны киметү мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмәдә катнашты.
Зәймишә Бистәсе районында Куйбышев сусаклагычы участокларын чистарту максатыннан киңәшмәдә Яшел Үзән районында СНТ утрау территорияләренең яр буе полосасын билгеләү мәсьәләләре тикшерелде. Киңәшмәне министрның беренче урынбасары Артур Галиев үткәрде.
ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Кайбыч районының Каргалы авылында яңа клуб ачу тантанасында катнашты.
Бүген "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" ДБУ һәм районнарның башкарма комитетларының шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча чираттагы уртак киңәшмә узды.
Россия Президенты Владимир Путин кадастр исәбенә кую тәртибен һәм төзелеп бетмәгән объектларга милек хокукларын теркәүне гадиләштерүче законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.
Хәзерге вакытта Казанда 18,1 мең күп балалы гаилә җир кишәрлекләре алу исемлегенә кертелгән, шуларның 7 меңнән артыгы милеккә җир кишәрлекләре алган.
Конкурс Татарстан Республикасында 24 июньдә Бөтенроссия Яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында игълан ителде.
Яшьләр торак конкурсы – яшьләр өчен уникаль мөмкинлек -шул исәптән никахта булмаганнар өчен дә-социаль ипотека шартларында «чиста бизәлештә» үз фатирларын сатып алу мөмкинлеге, квадрат метры өчен 60-70 мең сум ташламалы бәя һәм яңа фатирда яшәп, 28,5 елга кадәр кечкенә түләүләр белән ипотека түләү мөмкинлеге бар.
МСП субъектларына ярдәм инфраструктурасын тәшкил итүче оешмаларның исемлеге киңәйтелде
Федераль закон белән 2023 елның 21 июленнән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасына бизнес-парклар һәм аларны идарә итүне гамәлгә ашыручы оешмалар, авыл хуҗалыгы кооперациясе һәм фермерларга ярдәм итү өлкәсендә компетенцияләр үзәкләре кертелә.