Татарстан Росреестры элегрәк исәпкә алынган күчемсез милек объектларына хокук ияләрен ачыклау тәртибен билгели торган Федераль законны гамәлгә ашыруның арадаш нәтиҗәләрен чыгарды.
Исегезгә төшерәбез, әлеге Закон (№518-ФЗ) 2021 елның 29 июненнән үз көченә керде. Сүз 1998 елның 31 гыйнварына кадәр - күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турындагы закон үз көченә кергәнче барлыкка килгән объектлар турында бара.
Закон нигезендә хокук ияләрен ачыклау буенча вәкаләтләр дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына бирелде. Әлеге эш кысаларында муниципалитетлар үз архивларындагы мәгълүматларны мөстәкыйль анализлыйлар, салым органнары, Россия Пенсия фонды, Эчке эшләр органнары, гражданлык хәле актларын теркәү органнары, нотариуслардан мәгълүмат соратып алалар.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды.
Утырышны Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин үткәрде.
Иҗтимагый совет рәисе Фәрит Мусин катнашучыларны көн тәртибе белән таныштырды, утырышта катнашучыларның составы һәм аны үткәрү форматы турында хәбәр итте.
Видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе субъектлары арасындагы чик турында белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү сораулары буенча киңәшмә узды. Очрашуны Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтенең Кадастр эшләре һәм җир төзелеше идарәсе оештырды.
2021 елда Россиядә Җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмати ресурсын булдыру буенча эксперимент тормышка ашырылды, шул исәптән Татарстан Республикасының Әтнә, Яшел Үзән һәм Питрәч районнарында. Проект дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының мәгълүмат системаларында булган төрле ресурсларны берләштерергә, системалаштырырга һәм аларның кабатлануын юкка чыгарырга тиеш иде.
Тулаем ил буенча эксперимент нәтиҗәсендә кадастр бәяләве булмаган объектлар саны кимегән, салым базасы елына 2,7 млрд.сумнан арткан, гражданнарның шикаятьләре һәм суд бәхәсләре саны кимегән. Шулай итеп, ЕИР уңышлы дип танылды һәм «Пространство мәгълүматларының милли системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы форматында (НСПД) дәвам иттерелде. Әлеге системаның операторы итеп «Роскадастр» халык-хокукый компаниясе игълан ителде. Ул 4 учреждениене берләштерәчәк: «Росреестр ФКП» ФДБУ, «Геодезия, картография һәм пространство белешмәләре инфраструктурасы үзәге» ФДБУ, «Роскартография» һәм «Ростехинвентаризация – БТИ» акционерлык җәмгыятьләре.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы теләге булган һәркемне «Россия Студент Отрядлары» (РСО) Бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы сафына чакыра. РСО – илнең иң зур яшьләр оешмасы, ул РФнең 74 субъектыннан 240 меңнән артык кешене сезонлы һәм вакытлыча хезмәт белән тәэмин итә, шулай ук граждани һәм патриотик тәрбия бирү белән дә шөгыльләнә, яшьләрнең иҗади һәм спорт потенциалын үстерә.
1963 елдан Республика студент отрядлары штабы эшкә урнаштыру мәсьәләләрен хәл итә һәм хезмәт базарында студентларның конкуренциягә сәләтен арттыра. Ел саен студент отрядлары ярдәме белән 10 меңнән артык студент ел әйләнәсе эш таба, эш өчен яңа территорияләр һәм өлкәләрне, яңа объектлар һәм предприятиеләрне колачлый, яшьләр арасында хезмәтне популярлаштыра.
Җәйге хезмәт сезоны вакытында студент отрядларында катнашучылар бушлай яшәү һәм туклану белән тәэмин ителәләр, эшкә урнашу һәм медицина тикшерүен узу урыннарына кадәр барып кайту өчен компенсация алалар.
2018 елдан бирле «Торак фонды белән идарә итү департаменты» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан «Ятим балаларны һәм ата – ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү» федераль программасын үтәү кысаларында биш ел элек алынган торакка 856 социаль найм килешүе төзелде.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы экология өлкәсе хезмәткәрләрен Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне һәм Экологлар көне белән котлый!
Эколог-әйләнә-тирә мохит белән турыдан-туры бәйләнгән белгеч. Ул хосусый компаниядә, табигатьне саклау белән шөгыльләнүче дәүләт һәм коммерцияле булмаган оешмаларда эшли ала. Экология мәсьәләләре шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрнең өстенлекле бурычлары исемлегенә керә.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасыминистр Фәнил Әһлиуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында йөзү ярышларында катнашты. Ярышлар «Буревестник» спорт комплексы базасында ирекле стиль белән 4х50 эстафета формасында узды. Барлыгы дүрт йөзү булды.
Бүген ТР Финанс министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган бурычларны киметүгә һәм салымнар буенча җитешсезлекләргә бәйле чираттагы атналык киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты) вәкилләре катнашты.
2022 елның 31 нче май торышына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 196,56 млн сум акча керде. Татарстан Республикасы бюджеты каршында бюджет йөкләмәсе 46,28 % ка үтәлде.