ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет вәкиле, «ТР Бәяләүчеләр союзы» Коммерциясез партнерлыгы башкарма директоры Олег Булгаков катнашында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Киңәшмә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин рәислегендә үтте.
Бүген ТР Финанс министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган бурычларны киметүгә һәм салымнар буенча җитешсезлекләргә бәйле чираттагы атналык киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты) вәкилләре катнашты.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына салым буенча бурычларны киметү кысаларында кураторлык итүче тармак буенча баланс комиссиясе үткәрде. Комиссия утырышында салым бурычлары булган оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге, аның барлыкка килү сәбәпләре һәм түләү сроклары каралды.
Россия Федерациясе субъектлары - Татарстан Республикасы һәм Чуваш Республикасы, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы арасында чикләр билгеләнде. ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү турындагы эшләр барышы турында сөйләде.
Узган елның декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Татарстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе арасында чикнең урынын билгеләү турында килешү расланган иде. Парламент каравына раслау өчен тагын Татарстан Республикасы белән Чуваш Республикасы арасында һәм Татарстан Республикасы белән Башкортстан Республикасы арасында чикнең урынын билгеләү турында ике килешү кертелде.
Татарстан Республикасы чигенең гомуми озынлыгы 3 мең 400 км тәшкил итә. Республика Россия Федерациясенең сигез субъекты белән чиктәш. Татарстан һәм Чувашия республикалары арасындагы чикнең озынлыгы 554 км тәшкил итә. Чиктә Татарстан Республикасының Яшел Үзән, Кайбыч, Апас, Буа һәм Чүпрәле районнары урнашкан. Чикләрне билгеләү эшләре 2019 елдан алып барылган.
Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында Биектау районы Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге вәкилләре белән районның шәһәр төзелеше документларын хәзерләү сораулары буенча киңәшмә узды.
РФ Хөкүмәте сайты хәбәр итүенчә, җир һәм күчемсез милек турында белешмәләр, шул исәптән хокук һәм кадастр бәяләре турындагы мәгълүмат, шулай ук пространство белешмәләре бер цифрлы платформага тупланачак. Бу җир һәм күчемсез милек хокукларын теркәү сферасында бизнес һәм гражданнар өчен дәүләт хезмәтен алуны камилләштерәчәк. Пространство белешмәләренең милли системасы турындагы нигезләмәне Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин имзалады.
Цифрлы платформа булдыру «Пространство белешмәләренең милли системасы» дәүләт программасы кысаларында каралган, аны Хөкүмәт 2021 ел ахырында раслаган. Ул пространство белешмәләре, күчемсез милек һәм җир мөнәсәбәтләре үсеше мәсьәләләрендә төп документы булып торачак. Әлеге ресурс җирләрдән файдалануның нәтиҗәлелеген арттырачак, идарә итү карарларын кабул итү өчен мәгълүматлар җыю процессларын гадиләштерәчәк, территориаль планлаштыру һәм пространство үсеше, проектлау һәм төзелеш мәсьәләләренә комплекслы карарга мөмкинлек бирәчәк.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы республика халкын дәүләт бәйрәме – Россия көне белән котлый!
Татарстан Республикасында территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү буенча эшләр дәвам итә. Бүгенге көндә 30 муниципаль район Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды белән СТП аша торак пункт чикләрен билгеләү буенча хезмәттәшлек итү турында килешү төзеде.
Хәзер Фонд тарафыннан Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Арча, Югары Ослан, Алабуга, Яңа Чишмә һәм Спас муниципаль районнарының үз эченә 437 торак пункт кертүче 138 авыл җирлеге проекты эшкә алынган.
Бүген ТР Финанс министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган бурычларны киметүгә һәм салымнар буенча җитешсезлекләргә бәйле чираттагы атналык киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты) вәкилләре катнашты.
Кичә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдик Дияров рәислегендә Татарстан Республикасы муниципаль унитар предприятиеләренең (алга таба-МУП) 2022 елның 1 кварталы йомгаклары буенча финанс – хуҗалык эшчәнлеген карау мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Шулай итеп, республикада 2022 елның 1 кварталы ахырына 114 МУП теркәлгән, шуларның 92 се гамәлдә, 10 МУПта эшчәнлек юк, 9 ы бетерү процедурасында һәм 3 предприятие банкротлык процедурасында.
Министр урынбасары Эдик Дияров билгеләп үткәнчә, үткәрелгән анализ күрсәткечләре буенча зыянга эшләүче предприятиеләрнең саны 2022 елның 1 кварталы ахырына 44 МУП тәшкил иткән, аккредитацияләнгән 21 МУП. Иң зыянга эшләүче оешмалар - Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Югары Ослан, Нурлат һәм Түбән Кама муниципаль районнарында. Аккредитацияләнгән муниципаль берәмлекләр: Яр Чаллы шәһәре, Казан шәһәре, Актаныш, Менделеевск һәм Түбән Кама муниципаль районнары.