ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2022 ел
сишәмбе

2021 елның 1 сентябреннән «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 5 апрелендәге 79-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба – «гараж амнистиясе»турында Закон) үз көченә керде.

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин «Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге» ДБУ директоры Василий Ислаев һәм министрлыкның җитәкче составы катнашында студентларны практик эшкә җәлеп итү сораулары буенча эшлекле киңәшмә үткәрде. Бу сорау буенча фикер алышуда видеоконференцэлемтә режимында ТР Президенты ярдәмчесе Рөстәм Мерзакреев, "ТР ФПД" ДБУ һәм "ТР БТИ"АҖ вәкилләре катнашты.


14
март, 2022 ел
дүшәмбе

"Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды турындагы" 1133 номерлы (14.12.2018) ТР Министрлар Кабинеты карарына үзгәртүләр кертү турындагы" 222 номерлы (11.03.2022) ТР Министрлар Кабинеты Карары белән ТР Пространство белешмәләре фонды турындагы Нигезләмә расланды.

Әлеге Нигезләмә фонд тотучы - "ТР Пространство белешмәләре фонды" дәүләт бюджет учреждениесенең вәкаләтләрен һәм функцияләрен билгели.

 


13
март, 2022 ел
якшәмбе

Ел саен мартның икенче якшәмбесендә Россия геодезистлары һәм картографлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен-геодезия һәм картография хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәләр.

Бүген хәзерге җәмгыятьтә геодезистлардан һәм картографлардан башка булмый. Геодезия һәм картография территориаль планлаштыру, архитектура һәм төзелеш проектлау, гражданлык әйләнеше максатларында күчемсез милекне кадастр исәбенә алу һәм башка мәсьәләләрне хәл итүне тәэмин итә.

 


11
март, 2022 ел
җомга

Бүген ТР Финанс министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган бурычларны киметүгә һәм салымнар буенча җитешсезлекләргә бәйле чираттагы атналык киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты) вәкилләре катнашты.

 

Татарстан Республикасының Бәяләүчеләр союзы идарәчелегенең видеоконференцэлемтә режимында утырышында 2021 ел өчен еллык финанс хисабы һәм 2022 елга җыелышка 17.03.2002 ел өчен смета (финанс планы) расланды. Берлек президенты Андрей Лисичкин финанс планы структурасын аңлатты, акчаларны экономияләү күздә тотылган статьяларга тукталды, Эксперт-консультация эшен ресурслар белән тәэмин итү перспективаларын билгеләде.

Бүген парламентта Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Татарстан белән РФ чиктәш субъектлар арасында кадастр чикләрен билгеләүнең актуаль мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Утырышта шулай ук кайбер республика закон проектларына үзгәрешләр дә каралды.

Татарстан Республикасы чикләрен кадастр исәбенә кую эшләре барышы турында республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин сөйләде. Бүгенге көндә Татарстан Башкортостан, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия, Оренбург, Киров, Самара, Ульяновск өлкәләре белән чиктәш. Татарстан Республикасы чигенең гомуми озынлыгы 3 мең 400 км чамасы тәшкил итә.

 

2022 елның 10 мартында "Матди тәэмин итү идарәсе" ДБУда коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.


10
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәтенең 31.12.2021 ел, № 2608 карары белән, гамәлдәге линия объектларын реконструкцияләгәндә һәм капиталь төзекләндергәндә, архитектура-төзелеш проектында мәҗбүри үтәлергә тиешле техник таләпләр һәм шартлар расланды.

Карарда шулай ук мәҗбүри үтәлергә тиешле техник таләпләрне һәм шартларны бирү кагыйдәләре һәм гамәлдәге линия объекты хокукына ия булучыга кире кайтарылырга тиешле чыгымнар күләмен билгеләү кагыйдәләре дә бар.

Бүген “ТР Пространство белешмәләре фонды”нда Әгерҗе муниципаль районы белән берлектә территориаль планлаштыру схемасына (алга таба – СТП) төзәтмәләр кертү юлы белән торак пунктлар чикләрен билгеләү сораулары буенча киңәшмә узды. Аңа кадәр Фонд тарафыннан, генераль план кирәксезлеге турында карар кабул итү һәм СТП аша чикне билгеләү мөмкинлеге булган торак пунктлар анализланып, җирлекләр исемлеге әзерләнде.  

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International