Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы ТР Пространство белешмәләре фондында Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе Олег Гайнуллин һәм районның инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Тимур Кәлимуллин белән очрашу узды.
Киңәшмәдә Алексеевск муниципаль районынынң генераль планнары белән җир кулланылышы һәм төзелеш кагыйдәләрен булдыруга кагылышлы актуаль сораулар каралды. Шулай ук җитәкчеләр арасында билгеле торак пунктлар чиген билгеләүне территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү юлы белән булдыру турында килешү төзелде.
Бүген безнең ведомство оешуның 31 еллыгын билгеләп үтә. Казан губерниясе территориясендә дәүләт милке белән идарә итү буенча ведомствоны булдыру тарихы 1838 елның маеннан башлана, ул чакта император Указы нигезендә Казан губернасы губернаторы канцеляриясе каршындагы Дәүләт милке белән идарә итү буенча Палата төзелә.
80 - 90 еллар чигендә милек мөнәсәбәтләрен җайга салу янә актуальләшә бара. Татарстан ССР Югары Советы карары белән 1991 елның 7 февралендә дәүләт милке белән идарә итү буенча Татарстан Дәүләт комитеты гамәлгә куела. Дәүләт комитеты икътисад һәм халыкның, барыннан да элек, җирдән файдалану өлкәсендә төп мәнфәгатьләренә кагылышлы базар реформаларын үткәрү инструментына әверелде. Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы республикада җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм дәүләт сәясәтен башкара. Дәүләт мөлкәте һәм җир ресурслары белән идарә итү, хосусыйлаштыру, идарә итү һәм эш итү өлешендә Татарстан Республикасы милекчесе вәкаләтләрен гамәлгә ашыра.
Бүген ТР Финанс министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган бурычларны киметүгә һәм салымнар буенча җитешсезлекләргә бәйле чираттагы атналык киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты) вәкилләре катнашты.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы быел ятим балаларга найм килешмәләре буенча бирү өчен 600 торак урын сатып ала. Бу хакта Фәнил Әһлиуллин ятим балаларга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча турыдан-туры эфир вакытында хәбәр итте.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Эдик Дияровның "Рус бәяләүчеләр җәмгыяте" СРО башкарма директоры Сергей Заякин белән эшлекле очрашуы узды.
Бүген видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе юстиция министры урынбасары В.Л. Вуколов рәислегендә Россия Федерациясе субъектлары катнашында 2022 елда һәр субъектта региональ милек базасында төзәтү үзәкләрендә 400 дән дә ким булмаган урын булдыру мәсьәләсе буенча бөтенроссия киңәшмәсе узды. Бу сорау буенча фикер алышуда министр урынбасары Рөстәм Шәмеев катнашты.
Татарстан Республикасы чиге буенча эш төркеме видеоэлемтә аша чираттагы эшлекле киңәшмә үткәрде. Биредә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, “ТР Пространство белешмәләре фонды” ДБУ, ТР урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан буенча Росреестр идарәме вәкилләре катнашты.
Бүген “ТР Пространство белешмәләре фонды” ДБУ җитәкчелеге видеоэлемтә аша Татарстанның муниципаль районнары башкарма комитеты җитәкчелеге, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары вәкилләре белән киңәшмә үткәрде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы нефть чыгару компанияләре ихтыяҗлары өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүдә, шул исәптән тиешле объектлар төзү өчен яраклы җирләрне бер категориядән икенчесенә күчерүдә ярдәм итә.