Бүген Пермь өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасына эш визиты кысаларында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәнил Әгълиуллин рәислегендә Министрлык җитәкчелеге составының Пермь өлкәсенең милек белән идарә итү һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге министры Лариса Ведерникова белән эшлекле очрашуы узды.
Делегация вәкиле ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән җентекләп танышты. Очрашу барышында җир ресурслары, дәүләт учреждениеләре һәм предприятиеләре белән идарә итү, эшмәкәрлеккә ярдәм итү, дәүләт һәм муниципаль милекне исәпкә алуны оештыру, муниципаль берәмлекләр белән үзара хезмәттәшлек итү, территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелеше зоналаштыру, дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерү һәм дәүләт милке һәм җир ресурслары белән идарә итүнең башка актуаль сораулары каралды.
«Республика мөлкәт казнасы» дәүләт бюджет учреждениесе күчемле, күчемсез һәм башка милекне сату эшен дәвам итә. 2022 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы учреждениеләренә оператив идарә итү хокукында беркетелгән 4 автотранспорт чарасын сату буенча электрон аукцион үткәрелде.
Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы мәйданчыгында, 20.01.2022, Татарстан Республикасы хакимиятенең барлык мөһим эшмәкәрләре берләшмәләре һәм профильле органнары катнашында, түгәрәк өстәл узды. Чарада Татарстан Республикасы эшлекле берләшмәләре вәкилләре региональ инвестицион стандарт элементлары белән таныштылар.
Авыл хуҗалыгы җирләреннән файдалану өлкәсендәге хәл турында Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Росреестр мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында 4 млн 600 мең гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләре бар. Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге инспекторлары тарафыннан агымдагы елның 1 нче декабрендә Казанның тикшерү пункты зонасында төрле илләргә чыгарыласы һәм Татарстанга кертеләсе азык-төлек тикшерелеп озатылды.
Фәнил Әһлиуллин билгеләп үткәнчә, файдаланылмый торган җирләрнең иң күп өлеше шәхси милектә. Файдаланылмый торган җирләр Әлмәт, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Лаеш, Зеленодольск, Мамадыш һәм Питрәч районнарында аеруча күп.
Файдаланылмый торган җирләрне әйләнешкә кертү өстенлекле бурычларның берсе булырга тиеш, шул ук вакытта бу эшкә федеральлар да, республика һәм муниципаль хакимият органнары да җәлеп ителгән, дип билгеләп үтте министр.
Намуссыз милекчеләргә йогынты ясауның төп инструменты – турыдан-туры федераль органнар көче белән дә, муниципаль җир контроле материаллары буенча да дәүләт җир күзәтчелеге алып бару.
"Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 30.12.2021 ел, № 476-ФЗ Федераль закон нигезендә "күпфатирлы йорт", "төзелеш туктатылган йорты, "азкатлы торак комплексы" төшенчәләре беркетелгән.
Шулай итеп, бинаны күпфатирлы йортка яки туктатылган төзелеш йортына керткәндә барлыкка килә торган хокукый билгесезлек бетерелде. Закон нигезендә азкатлы торак комплексы территориясе чикләрендә индивидуаль торак йортлар төзегәндә мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу үзенчәлекләре билгеләнгән.
«Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» дәүләт бюджет учреждениесе («Татарстан Республикасы ФПД» ДБУ) хәзерге вакытта генераль план проектын эшли:
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Күҗәкә авыл җирлеге
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Тойгуҗа авыл җирлеге
Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Килди авыл җирлеге.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында киңәйтелгән коллегия утырышы булды.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Төп тема-ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2021 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар .
Төп чыгыш белән Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин чыгыш ясады.
Бүген ТР Финанс министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган бурычларны киметүгә һәм салымнар буенча җитешсезлекләргә бәйле чираттагы атналык киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты) вәкилләре катнашты.
2021 елның 30 декабрендә РФ Президенты «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 478-ФЗ номерлы Федераль законга кул куйды
Закон Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы үз көченә кергәнче төзелгән, аларга карата хокук билгели торган документлар, шулай ук җиргә хокуклар турында документлар булмаган торак йортларга, яңа төзелә торган торак һәм бакча йортларына, гражданнарга Россия Федерациясе Җир кодексы үз көченә кергәнче бирелгән җир кишәрлекләренә, күпфатирлы йортлар урнашкан җир кишәрлекләренә гражданнарның хокукларын алу һәм рәсмиләштерү тәртибен гадиләштерүгә юнәлдерелгән. Күздә тотылган тәртип гражданнар өчен күчемсез милек объектларына хокукны рәсмиләштерүнең гади һәм уңайлы шартларын тудырачак.
"ТР Бәяләүчеләр союзы" КП идарәчелегенең беренче утырышында, 10 еллыкка үткәрәчәк чараларны исәпкә алып, 2022 елга эш планы расланды.