ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан җир кишәрлекләрен Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге категориядән файдалы казылмалар төзү һәм чыгару категориясенә күчерү буенча алып барыла торган эш республиканың инвестицион климатын икътисадый үстерүгә һәм яхшыртуга күп яктан ярдәм итә.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов муниципаль районнар белән генераль планнар һәм ПЗЗлар эшләү сораулары буенча видео элемтәш аша киңәшмә үткәрде.


10
гыйнвар, 2025 ел
җомга

2024 елда Республика мөлкәт казнасы Татарстан Республикасы казнасындагы дәүләт мөлкәтен, шул исәптән КУЭ субъектлары өчен билгеләнгән исемлектәге мөлкәтне сату һәм арендага бирү буенча 108 сәүдә үткәрде.

Милли максатларга ирешер өчен пространство үсешенең камил системасын формалаштыру, икътисадның территориаль оештыру формаларын эзләү, илнең инфраструктура һәм икътисади каркасын булдыручы терәк торак пунктларын үстерү - бу һәм башка бурычлар 2036 елга кадәрге прогнозны үз эченә керткән 2030 елга кадәрге Пространство үсеше стратегиясендә чагылыш тапты. Әлеге стратегияне раслау турындагы карарга (№4146-р 28.12.20224 ел) Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин кул куйды.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР милкендә булган, өченче зат хокукыннан азат булган мөлкәтне арендалау шартнамәләре төзү хокукына аукцион игълан итте.Баулы һәм Чистай районнарында җир кишәрлеге булган торак булмаган биналар, Бөгелмә шәһәрендә гаражлар һәм 1 192 кв. м мәйданлы бина, Аксубай районында дуңгыз фермасы арендага бирелә. Аренда озак сроклы нигездә һәм ташламалы шартларда МСП субъектлары һәм үзмәшгуль гражданнар өчен биләү һәм (яисә) файдалану хокукында каралган.


31
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз!


28
декабрь, 2024 ел
шимбә

Шушы көннәрдә ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров "Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты һәм Яңа ел чыршысыннан теләкләр язылган открыткалар алды.


27
декабрь, 2024 ел
җомга

2024 елда Росреестр Пространство  белешмәләре милли системасының икенче чиратын гамәлгә кертте. Аның кысаларында системага Гаммәви кадастр картасы күчерелде, шулай ук яңа сервислар ачылды.

Буа шәһәрендә 40 фатирлы торак йортны тантаналы рәвештә файдалануга тапшыру булды. ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән яңа бинада бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, яшь гаиләләр, грант алучы табиблар, ятим балалар һәм «Арендалы торак»программасында катнашучылар үзләренең торак шартларын яхшырттылар.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы Матди тәэмин итү идарәсе учреждениесендә директор Рафис Хәбибуллин коррупциягә каршы законнарны катгый үтәүнең мөһимлеген һәм хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендәге, хокук саклау органнары һәм гражданнарның коррупциягә каршы көрәштә көчләрен берләштерү кирәклеген ассызыклады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International