ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы Матди тәэмин итү идарәсе учреждениесендә директор Рафис Хәбибуллин коррупциягә каршы законнарны катгый үтәүнең мөһимлеген һәм хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендәге, хокук саклау органнары һәм гражданнарның коррупциягә каршы көрәштә көчләрен берләштерү кирәклеген ассызыклады.
Бүген Росреестр видеоэлемтә режимында Росреестр һәм ведомствоара эш төркеме җитәкчесе Олег Скуфинский рәислегендә пространство мәгълүматларының милли системасын булдыру һәм эшләвен тәэмин итү буенча ведомствоара эш төркеме утырышын уздырды.
Бердәм дәүләт хезмәтләре порталыннан һәм (яисә) Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланганда дәүләт хезмәтләрен алу җиңел һәм гади. Электрон гаризаны тәүлекнең нинди вакытына, бәйрәм һәм ял көннәренә карамастан теләсә кайсы вакытта бирергә мөмкин.
Бүген Дәүләт Советы утырышында республика Җир кодексына Яр Чаллыда яшәүче күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү кагыйдәләрен ачыклаучы үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта 2025 елның 1 сентябреннән дәүләт яки муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен сатуда бирү вакытын кыскартырга мөмкинлек бирә торган закон кабул итте.
Дәүләт хакимияте органнарын, җирле үзидарә органнарын, физик һәм юридик затлары пространство белешмәләре белән тәэмин итү өчен Бердәм электрон картографик нигезне (ЕЭКО) булдыру һәм яңарту эшләре дәвам итә.
Бүген, 20 декабрьдә, Казанның «Салават Күпере» торак районының «Мәһәббәт» торак комплексында яңа фатирларыннан күптән көтелгән ачкычларны тагын 20 ятим бала алды. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров Анастасия Галимуллинага фатир ачкычларын һәм өй туена бүләк тапшырды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясендә катнашты һәм Татарстанга буйсынучы шәһәрләрдә яшәүче яшьләргә бүләкләр тапшырды.
Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр турында бердәм федераль дәүләт мәгълүмат системасын төзүне күздә тоткан закон кабул итте.
«ТР БТИ» һәм «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» хезмәткәрләре Яңа ел алдыннан бергәләп «Әйдәгез яхшылык эшлик!» хәйрия акциясен үткәрде.