2023 елда «Республика мөлкәт казнасы» ДБУ тарафыннан Татарстан Республикасы казнасында булган дәүләт мөлкәтен сату һәм арендага бирү буенча 115 сәүдә уздырылган, шул исәптән МСП субъектлары өчен билгеләнгән исемлектәге мөлкәткә карата.
2023 елның 31 декабренә Татарстан Республикасы бюджетына кергән дәүләт милкеннән һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан һәм сатудан салым булмаган керемнәр 8 108,22 млн сум тәшкил итте. Республика бюджеты алдындагы бюджет йөкләмәсе 88 % ка үтәлгән.
Әлеге матур гаилә бәйрәмен без һәрвакыт шатланып каршы алабыз. Бу бәйрәм белән иң якты хисләребезне бәйлибез, күңел түрендә йөрткән ихлас теләкләребезнең чынга ашуын көтәбез, нәтиҗәләр ясыйбыз һәм киләчәккә планнар корабыз.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР милкендә булган, өченче зат хокукларыннан азат булган мөлкәтне арендалау килешүләрен төзү хокукына аукцион игълан итте.биналар Зеленодольск, Азнакай шәһәрләрендә урнашкан. Аренда озак вакытлы нигездә һәм ташламалы шартларда МСП субъектлары һәм үзмәшгуль гражданнар өчен милек һәм (яки) файдалану хокукында билгеләнгән.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин тагын бер баланың яңа ел теләген тормышка ашырды, ул "Теләкләр чыршысы" акциясе кысаларында бүләккә робот-трансформер сорады.
Молькеевка авыл җирлегенең Полевая Буа авыл клубы капиталь ремонттан соң авыл халкына үз ишекләрен ачты. Ремонт эшләренә җирле бюджеттан акча бүлеп бирелә. Клуб 50 урынга исәпләнгән.
Кичә Росреестр видеоэлемтә режимында Росреестр һәм ведомствоара эшче төркем җитәкчесе Олег Скуфинский рәислегендә «Бердәм цифрлы платформа «Киңлек мәгълүматларының милли системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасын булдыру һәм аның эшләвен тәэмин итү буенча ведомствоара эшче төркем утырышын уздырды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты. Министр ТР Дәүләт Советы бинасында урнаштырылган чыршыдан Казаннан 10 яшьлек Мәрьямнең Кыш Бабайга язган юлламасын алды. Мәрьямнең Яңа елга иң яраткан теләге киностудиягә бару була.
"Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" дәүләт бюджет учреждениесе 24 декабрьдә үзенең 5-еллыгын билгели!
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев һәм министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында укыту практикасын узачак Россия дәүләт юстиция университетының Казан филиалы студентлары белән очраштылар.