ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 7 октябрендә «Россия Федерациясе Җир кодексына үзгәрешләр кертү һәм «Россия Федерациясе Җир кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законның 34 статьясындагы 7 өлешенең үз көчен югалтуын тану хакында " 385-ФЗ номерлы Федераль законга кул куелды.

Бүген Фәнил Әһлиуллин ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ике көнлек муниципаль дәүләт хезмәткәрләре стажировкасын ачты. Ачылышта шулай ук КФУның дәүләт һәм муниципаль идарәсе югары мәктәбе директоры урынбасары Аксенова Наталья катнашты.

Стажировкада Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы урынбасары Гайфуллин Өлфәт; Закирова Лилия – Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе; Исхакова Марина – Чистай муниципаль районының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе; Нариманов Айдар-Сарман муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе; Хуббатова Алина-Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе.

«Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» Дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре Түбән Новгород өлкәсенең "Кадастр бәяләү" ДБУ нигезендә оештырылган "Түгәрәк өстәлдә" катнашты.
2022 елның 6-7 октябрендә «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» ДБУ делегациясе Түбән Новгород өлкәсенең Дәүләт бюджет учреждениесе нигезендә оештырылган "Түгәрәк өстәл" эшендә катнашты. Чарада 2022 елда җир кишәрлекләрен дәүләт кадастр бәяләвен үткәрү һәм 2023 елда капиталь төзелеш объектларын дәүләт кадастр бәяләвенә әзерлек мәсьәләләре каралды.
Әлеге чарада Волгоград, Саратов, Самара, Пенза өлкәләре һәм Удмуртия Республикасынын дәүләт кадастр бәяләве өлкәсендәге белгечләр катнашты. Чараның беренче көнендә Түбән Новгород "Кадастр бәяләү" Дәүләт бюджет учреңдениесе һәм базар җәмгыяте вәкилләре чыгыш ясады.
Чараның икенче көнендә Дәүләт кадастр бәяләү үзәге белгечләре  Түбән Новгород өлкәсенең "Кадастр бәяләү" учреждениесендә башкарыла торган эш процесслары белән  таныштылар, дәүләт кадастр бәяләве өлкәсендә тәҗрибә белән уртаклаштылар.

"Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" Татарстан һәм Башкортостан республикалары арасында чик урнашу урынын билгеләү буенча җир төзелеше эшләрен формалаштыруны тәмамлады.

Документлар Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә җир төзелешен үткәрү барыгында алынган белешмәләрне Дәүләт фондына кертү өчен тапшырылды (ГФДЗ). Хәзерге вакытта ЕГРНга чик турында белешмәләрне кертү өчен материаллар әзерләнә.

Татарстан Республикасында территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү юлы белән торак пунктларның чикләрен билгеләү эше дәвам итә.

 


10
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

ТР Бәяләүчеләр союзының чираттагы утырышында агымдагы елның дүртенче кварталында укыту семинарларын оештыру мәсьәләләре каралды. Октябрь һәм ноябрь айларында яңа редакциядә бәяләү федераль стандартларын куллану, бизнесны бәяләү, күчемсез милекне бәяләү кебек актуаль мәсьәләләр буенча дәресләр үткәрү турында карар кабул ителде. Берлек әгъзалары өчен семинарлар бушлай, шул исәптән партнер вузлар катнашында уздырыла. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясенең һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның 11.08.2022 елдагы киңәйтелгән утырышы карарлары нигезендә агымдагы елның ноябрь-декабрь айларында республиканың җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре һәм белгечләре белән хисапларга экспертизаның актуаль мәсьәләләре, бәяләүчеләрнең типик хаталары, техник бирем һәм законнардагы яңалыкларны исәпкә алып бәяләү турындагы отчет әзерләнәчәк.

Россия стандартлаштыру институты (“РСТ” ФДБУ) белән килешү кысаларында “Геодезия, картография һәм ИПД үзәге” ФДБУ эшләгән пространство белешмәләре өлкәсендә өч яңа милли стандарт Росстандарт тарафыннан расланды һәм теркәлде.

Барлык ГОСТлар 2023 елның 1 июненнән гамәлгә кертеләчәк. Әлеге стандартлар:

1) ГОСТ Р 70316-2022 (ИСО 19112:2019) «Пространство белешмәләре. Географик идентификаторлар буенча пространстволы бәйләнеш»;

2) ГОСТ Р 70317-2022 (ISO/TS 19115-3:2016) «Пространство белешмәләре. Метаданныйлар. 3 өлеш. Төп аңлатмалар өчен ХМL-схема булдыру»;

3) ГОСТ Р 70318-2022 «Пространство белешмәләре инфраструктурасы. Бердәм картографик нигез. Гомуми таләпләр».

 

Татарстан Республикасы милкендә булган мөлкәтне арендалау шартнамәләре төзү хокукына, х ук кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен аукционда сату игълан ителде.


8
октябрь, 2022 ел
шимбә

Татарстанда «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе башланды. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре ел саен бу чарада актив катнашалар.

Бүген «Мирас» спорт комплексында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча 1/8 финал ярышлары узды.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы Татарстан Республикасы Президенты Аппараты командасы белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International