Фәнил Әһлиуллин коррупциягә каршы республика форумында катнашты

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Бүген Казан IT-паркында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган республика яшьләренең коррупциягә каршы форумы узды. Чара дискуссия форматында узды. Форум эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Чарада катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләп, парламент башлыгы Татарстанда коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә җитди игътибар бирелүен билгеләп үтте. Бу нисбәттән федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә тулы бер чаралар комплексы эшләнгән: ышанычлы закон һәм норматив-хокукый база булдырылган, коррупцияне кисәтү һәм минимизацияләү буенча оештыру карарлары кабул ителгән, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары эшчәнлеге активлашкан.

Татарстанда 2015-2023 елларга коррупциягә каршы сәясәт программасы, шулай ук ведомство һәм муниципаль программалар гамәлгә ашырыла. Аларда хакимият органнары эшенең ачыклыгын көчәйтүгә һәм бу процессларга халыкны  җәлеп итүгә төп басым ясала.

Фәрит Мөхәммәтшин форумны оештыручыларга яшьләр арасында коррупциягә каршы актив эш алып барулары өчен рәхмәт белдерде. Бу үзенең уңай нәтиҗәләр бирә, дип басым ясады ул.

"Без сездән муниципаль һәм дәүләт хакимияте органнары үз эшләрендә актив кулланырдай яңа тәкъдимнәрне ишетергә теләр идек", - диде ул.

ТР Дәүләт Советы Рәисе соңгы 5 елда р коррупция очракларына  эләккән татарстанлыларның саны 10,5 проценттан 8,5 процентка кадәр кимүенә игътибар итте.

"Коррупция, күгәрек кебек, республика икътисадын гына түгел, ә хакимияткә, гамәлдәге законнарга ышанычны да "ашый". Ул безнең яшьләрне боза, алар кайбер сорауларны законсыз ысуллар белән хәл итәргә мөмкин дип уйлый башлый һәм ялгыш юлга кереп китә", - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советының коррупциягә каршы көрәш буенча зур эшкә керткән өлешен билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, республика парламенты каравына тәкъдим ителгән һәр закон проекты коррупциягә каршы экспертиза уза, шулай ук ТР Прокуратурасы үз бәяләмәсен бирә. Парламент җитәкчесе ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең эшен югары бәяләде.

"Күпләр аны җәза органы дип саный. Ә мин аны кеше мәнфәгатьләрен яклауда торучы орган дип саныйм, - дип ассызыклады ул. - Идарә профилактик эш белән шөгыльләнә. Минемчә, яшьләр оешмалары бу ведомство белән активрак хезмәттәшлек итәргә тиеш".

Фикер алышу барышында яшьләр оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре еш кына коррупция күзәтелә торган өлкәләрне билгеләде. Яшьләр югары уку йортларында максатчан урыннар бүлүнең аңлаешлы һәм үтә күренмәле булуын тәүмин итү,  тулай торакларда урыннар бүлү, балаларны 1 һәм 10 сыйныфларга күчерү, грант акчаларыннан файдаланунының  һ.б. механизмнарын җайга салуны сорады.

Форумда яңгыраган тәкъдимнәр игътибар белән өйрәнеләчәк һәм хакимият органнары тарафыннан эшкә алыначак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International